Бесплатно

Пьесалар / Пьесы

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Өченче күренеш

Беренче күренештәге урын. Алмаз сәхнә алдында басып тора.

Алмаз. Шулай… Шулай булды шул. Саллы гына эләкте абзагызга. Сафаныкылар нәселеннән шул. Күздән Казан утлары күренде. Туйның рәте-чираты китте инде, билгеле. Ярый әле Гөлшатның сукканын бөтен кунаклар да күреп тормады. Ишегалдында Нургали абзый белән Гөлшатның әнисеннән башка кеше юк иде. Гөлшат миңа тамызды да үкереп җылап өйләренә кереп китте. Аның артыннан әнисе чапты. Нургали абзый белән икәү генә калдык. «Әгәр дә өйләнсәң, хатыныңа кыз бала таптырма», – диде Нургали абзый. «Шулай да бу эшне ахырына барып җиткерик инде, син бүген бездә кун инде, верандада урын җәеп куелган», – диде. Кундым инде, сөйләшенгән бит. Гөлшатны күрсәтмәделәр дә, күрәсем дә килмәде. Иртәгесен… Иртәгесен ни булганны сөйләгәнче, бернәрсә әйтим әле. Менә сезгә сөйли башлаган романның шушы җиренә хәтлесен бер компаниядә сөйләгән идем. Сөйләдем дә туктап калдым. Ничек бетте, ничек бетте, дип сорыйлар. Шуннан әйттем тегеләргә, яле, мин әйтәм, ничек беткәнен үзегез чамалагыз әле, дим. Әй тотындылар сөйләргә. Берсе әйтә, син машинага утырып кайтып төшкәч, абыйлары артыңнан килеп җиткәннәр дә сине кыйнап машинаны алып киткәннәр, ди. Икенчесе әйтә, Гөлшат төнлә торып күлгә сикергән, батып үлгән, ди. Сез Нургали белән үкенгәнсез, ди. Өченчесе Гөлшатны бәхетле итеп күрәсе килә. Икенче көнне алдаган егет кайткан да аны Казанга алып киткән, ди, икенче туйны Нургали Казанда уздырган, ди. Шатлыгыннан сиңа «Ока» машинасы түгел, «Жигули» ен биреп җибәргән, ди. Тагын берсе әйтә, син кайтып киткәнсең, әмма ләкин Гөлшатны оныта алмагансың, газаплангансың һәм дә, чынлап өйләнергә дип, яңадан Гөлшат янына килгәнсең, ди. Болай дип әйтүчегә барысы да каршы чыктылар. Аңгыра мәллә ул, җүләр мәллә ул, шушыннан соң да килеп йөрергә, диләр. Китте бәхәс – очына чыга алмадылар. Ә чынында ул болай булды. Иртәгесен тордым да Гамир абыйларга кайттым. Гамир абый эшкә барырга чыккан, Сүрия апа көтү куып кайтып килә.

Гамир. Нәрсә, кияү егете, Нургали кызының кочагы кайнармы?

Сүрия. Оялтма малайны.

Гамир. Оялтырсың аларны. Маладис. Балда, майда йөзәрсең. Түлке анда бер нәрсә ишеттем әле. Әхмәтҗан күреп калган. Кәләш синең колак төбеңә ямаган, ди.

Сүрия. Сөйләмә инде кеше сүзен. Туйда сөйлиләр инде ул.

Гамир. Нургали кызы бер дә туйда утырган кебек утырмады. Алмазга күтәрелеп тә карамады. Зерә син үзеңне яратмаганга өйләнәсең. Нәрсәдер монда ни.

Сүрия. Ни булсын инде, син дә… Хатын-кыз кебек…

Алмаз. Юк, Гамир абый дөрес чамалый. Ние бар инде анысы. Гөлшатны мин күптәннән беләм ич. Дамир адресын бирде дә хат язышып тордык. Моннан өч ай элек Гөлшат минем янга килде. Шунда ялгышканбыз. Беләсең бит инде, баш юк бит бездә. Гөлшат шуннан ни инде, балага узган. Шулай…

Сүрия. Сөбханалла!..

Гамир. Мондый чакта «сөбханалла» дип әйтмиләр.

Алмаз. Шуннан соң үзгәрде Гөлшат. Ызгышып аерылыштык. Хат та язмады. Монда да сөйләшергә теләмәде. Нургали абзыйга әйттем. Калганын беләсең инде.

Гамир. Нәрсәгә дип киреләнде икән соң, үзе килгән яныңа. Ни җитмәгән?

Сүрия. И-и-и, алар нәселен беләсең инде. Холыклары көнгә ун үзгәрә.

Гамир. Инде ничек?

Алмаз. Ничек дип. Нургали абзый әйтә…

Гамир. Нургали абзый түгел инде хәзер. Бабай…

Алмаз. Бабай әйтә: бар да җайланыр, кияү, балага узган хатын холыксызлана, кайтып кил авылыгызга, ди, килеп алып китәрсең, ди.

Сүрия. Әйбәт булсын инде, әйбәт булсын.

Гамир. Шулай да сугуы хакмы?

Алмаз. Булды инде.

Гамир. Юк, тормышыгыз булмый инде. Хатын-кыз ир буласы кешесенә кул күтәрдеме, юк инде ул. Сылап җибәрәсең калган үзенә дә.

Сүрия. Бөтен кеше син түгел, бар, эшеңә соңга каласың. Чәй өлгергән, әйдә, Алмаз улым.

Алмаз. Рәхмәт, Сүрия апа. Сыйландым.

Гамир. Бергә яттыгызмы соң?

Сүрия. Төпченмә хатын-кыз кебек, бар.

Гамир. Ярый, сау бул инде, алайса.

Алмаз. Сау булыгыз, Гамир абый. Сау булып торыгыз, Сүрия апа.

Сүрия. Исән-сау кайтып җит.

Алмаз (Гамир белән Сүрия киткәч). Уф!.. Тәки ерып чыктым бит. Бу хәтле үк ялган сөйләгәнем юк иде. Өйрәтте бит Нургали абзагыз. Дамирга хат язып салырга кирәк, минем ялганны тоттырмасын. Вот әкәмәтство, үз ялганыңа үзең ышанып куюың бар. Гөлшат баласын тәки үз балам дип йөрерсең. Тизрәк ычкынырга кирәк. Әллә машинасын да алмаска инде Нургали абзыйның. Юк, бер ахмаклык эшләдең, икенче җүләрлек эшләмә. Син «Ока» лык кына хезмәт иттең.

Нургали (Алмаз янына килеп). Кай арада чыгып киттең?

Алмаз. Нишләп ятыйм анда?

Нургали. Әйе… Шулай… Нишләп ятасың… Машина ишегалдында.

Алмаз. Күрдем. Әллә алмаскамы дип тә уйлап торам.

Нургали. Ал, энекәш. Тормышның рәте китте. Машинасы да күзгә күренми.

Алмаз. Аптырамагыз ул хәтле. Балалы кызлар хәзер дөнья тулы.

Нургали. Дөньяда эшем юк минем. Ал син машинаны, ал. Тырыштың.

Алмаз. Шулай сөйләштек бит.

Нургали. Исән-сау кайтып җит. Берәүгә дә сөйләмә инде моны. Оныт… Әйдә, утыртып җибәрәм. Шулай…

Алмаз. Гөлшат нишли?

Нургали. Каян белим? Беләсем дә килми. Әнисе кайнаша шунда. Хатын-кызларсыз гына торам. Шулай… Шулай шул… (Китә.)

Алмаз. Шуннан… Шуннан шул инде, киттем кайтып. Машина әйбәт. Кәеф кенә әллә ничек. Бозылган колбаса ашаган кебек. Бара-бара бераз ачылды. Туктап су да коенып алдым. Шуннан бөтенесе онытылды. Кайтам җырлап.

 
Бу дөньяга ник тудым дип
Үкенмә икән,
Дөнья йомгагы бик җиңел
Сүтелә икән.
Эх-ма, эх-ма-ма!
Аласын ал, йоклама.
Ходай сиңа бирәм дисә
Бирә икән ул…
Сиңа ниләрнең кирәген
Белә икән ул.
Эх-ма, эх-ма-ма!
Биргәндә ал, йоклама.
Бәхет юк дигән булалар,
Булмый димени?
Аккан суга чиләк тотсаң,
Тулмый димени?
Эх-ма, эх-ма-ма!
Бәхет бар ул, йоклама.
 

Шулай… Җырлап кайтып кердем авылга. Ничек каршы алганнарын сөйләмим инде – миңа кызык түгел, сезгә дә кызык түгел. Шуны гына әйтәм, машинаны каян алдың, дигәнгә, тагын алдаштым, яхшы хезмәт иткән өчен генерал бирде, дидем. Ышандылар, җаннарым. Берәр җиргә чыгып таяргамы әллә дип йөрдем. Таеп кая барасың? Бөтен җирдә бер дөнья. Әни дә кызганыч. Тотындым яшәргә. Бер кыз белән таныштым. Уналты яшьтә генә булса да, белмәгәне юк. Муенга асылына, кызык түгел. Күңел нәрсәдер эзли. Эзләгәндә килә дә төшә бит искә теге. Төшә – нишләтәсең. «Козёл» дигәне дә «бәгырькәем» булып ишетелә. Яңакка сукканы да килеп кочаклаган кебек тоела. Төшкә керә, сабакы. Шулай дигәнгә ачуланмагыз инде, яратып әйтәм, яратмасам, «эт» дияр идем. Көн үткән саен якыная бу миңа. Бер елга якын интектем. Әллә барып күреп кайтыйм микән дип тә уйлыйм. Шүрләп калам. Ә өченчекөн шундый төш күрдем. Сезгә аны сөйләмичә булмый. Гөлшатны беренче тапкыр очраткан урын икән. Гөлшат көянтә-чиләген күтәреп суга бара икән. Дөнья шундый аллы-гөлле икән. Миллион сандугач сайрый икән… (Гөлшат каршына атылып барып.) Исәнме, Гөлшат?

Гөлшат. Исәнмесез!

Алмаз. Мине таныдыгызмы, Гөлшат?

Гөлшат. Алмаз ич син.

Алмаз. Әйе шул. Үзе. Нихәлләрдә яшисең, Гөлшат?

Гөлшат. Сине көттем.

Алмаз. Ә мин синең өчен килдем. Син шундый итеп атлап киләсең, судан йөзеп барган шикелле.

Гөлшат. Сине күргәнгә шулай ул.

Алмаз. Чынмы, Гөлшат?

Гөлшат. Мин бит гомерем буе көттем сине, Алмаз. Сине очраткач, бу егет минем бердәнберем дип уйладым.

Алмаз. Беренче очрашканда сөйләмәдең, ямьсез сүзләр әйттең, туебызда яңагыма суктың.

Гөлшат. Сине сынар өчен иде ул, Алмаз.

Алмаз. Тегесе дә мине сынар өчен идеме?

Гөлшат. Чынлап яратуы хак булса, ышанмас дип, юри генә әйткән идем.

Алмаз. Чынлап әйтәсеңме, Гөлшат?

Гөлшат. Валлаһи, билләһи. Сине сагыныплар үлә яздым. Син киттең дә югалдың.

Алмаз. Югалмадым мин. Авылда гына идем. Мин дә сине бик сагындым. Мәхәббәтнең мондый икәнен белми идем әле мин. Акылдан шаштыра икән ул. Туйда чакта мин бит синең кулыңнан «әйдә биибез» дип әйтергә тоткан идем. Шундый йомшак, шундый кайнар иде кулларың, шуңадыр инде яңагым ут кебек янды. Яңакның януларына түзеп була, йөрәк януларына түзеп булмый икән. (Җырга күчә.)

 
Чәчәк эзли күбәләкләр,
Күбәләкне көтә чәчәк.
Безгә чаклы эзләгәннәр
Бездән соң да көтәчәк.
Гөлшатым, Гөлшатым!
Сине тапкач мин шатмын.
Гөлшат. Лачын оча күкләр гизеп,
Сандугачка таңнар кирәк.
Таңны көткән сандугачка
Кунып сайрар таллар кирәк,
Алмазым, Алмазым!
Синсез яши алмасмын.
Икәү бергә. Табышканга, кавышканга
Бәхет гөле атсын чәчәк.
Безгә чаклы яратканнар,
Бездән соңнар да сөячәк.
Алмазым! Гөлшатым!
 

Сине тапкач, мин шатмын.

Гөлшат. Синең җырың күгәрчен гөрләве кебек, Алмаз.

Алмаз. Ә синеке сандугач сайравы шикелле.

Гөлшат. Син Таһирга охшаган, Алмаз.

Алмаз. Ә син – Зөһрәгә. Гөлшат, мин бер әйбер үтенеп сорасам ачуланмассыңмы?

Гөлшат. Меңне сора, Алмаз.

Алмаз. «Идиот» дип әйткәнеңә дә үпкәләмим, «дурак» дип әйткәнеңә дә ачуланмыйм. Син миңа «козёл» дип әйтмә инде, ярыймы. Бик нык, бик нык ачуың килгәндә, «айгыр» дип әйтерсең. Ә мин сиңа гел генә дә «сандугачым, карлыгачым» диярмен. Аннары соң туебызда үбешмәдек тә. «Горько» дип әйтүче дә булмады.

Гөлшат. Татарлар туйдан соң гына үбешә бит, Алмаз.

Алмаз. Туебыз узды, әйдә пәп итешик инде. (Үбешкәч.) Их, миннән дә бәхетлерәк беркем юк дөньяда. (Биюгә күчә.)

Аңа Гөлшат кушыла. Биегәндә Гөлшат югала. Аны Алмаз эзли.

Гөлшат! Гөлшат! (Сәхнә алдына килә.) Шулай булды шул. Шуннан түзмәдем, килдем менә. Нигә килгәнемне дә белмим. Нишләргә җыенганымны да белмим. Әллә нәрсә мине этеп алып килде. Торам менә Гамир абыйлар өе каршында.

«Бәтәч» дигән тавышка борылып карый. Сүрия басып тора.

Сүрия. Бәтәч… Алмаз, син түгелме соң бу?

Алмаз. Исәнмесез, Сүрия апа.

Сүрия. Кая югалдың син?

 

Алмаз. Югалмадым.

Сүрия. Монда сөйлиләр. Качты, диләр. Эзләтеп тә караган сине Нургали. Әллә кая Себер якларына китеп качкан, ди. Дамирыбыздан да хат килде. Озакламый кайтып җитәм, дигән. Хатының бала тапты. Ир бала. Бигрәкләр дә үзеңә охшаган инде, койган да каплаган. Кердеңме соң әле үзе янына?

Алмаз. Оялам.

Сүрия. Нидән, үз хатыныңнанмы?

Алмаз. Әллә ничек килеп чыкты бит. Акча эшлим дип, Төмән ягына киткән идем дә кайта алмадым.

Сүрия. Бар, кер, аңлатырсың. Хат та язмадыңмы?

Алмаз. Язмаган идем шул.

Сүрия. Һәй, яшисез дә инде уйламыйча. Абыйлары очрамасын инде, кыйнап имгәтерләр. Гөлшат бик үзгәрде. Басылып, юашланып калды. Алып китәргә дип килмәгәнсеңдер ич?

Алмаз. Белмим әле.

Сүрия. Ничек инде белмисең? Алма кебек балаң бар.

Алмаз. Гөлшат ни әйтер бит. Гафу итмәс.

Сүрия. Итәр, итәр. Кая барсын бала белән? Кая бара ала хатын-кыз?

Фәһимә (үтеп барганда Алмазны күреп ала). Син түгелме соң бу, оятсыз?

Алмаз. Исәнмесез!

Фәһимә. Исән булмый нишлик? Нишләп йөрисең монда?

Сүрия. Нишләп йөрсен, ди. Хатыны, баласы бар.

Фәһимә. Исенә төшкәнмени, оятсыз. Хәзер Әүхәт абый белән Әхмәткә әйтеп иманыңны укыттырам.

Сүрия. Бик нитмә әле син, Фәһимә. Башта сораш. Аннары, син алай судия булма әле. Син килен генә. Гөлшат үзе бар. Гөлшатның әти-әнисе бар.

Фәһимә. Булгач, нигә анда кермәгән, нигә монда басып тора?

Сүрия. Уйлашабыз менә. Бар әле, Нургалине чакырып чыгар әле.

Фәһимә. Оятсыз… (Китә.)

Сүрия. Әйбәтләп сөйләш Нургали белән. Гафу үтен. Иелгән башны кылыч кисми. Кияве бит, әллә нишләтмәс. Ну болай бик ачулары килеп йөрде инде. Мактанчык нәселгә җитә калды. Әле авылыбызның мулласы белән сүзгә килгәннәр. Никахсыз кыз бирдең, шуңа да шулай булып чыкты, дигән мулла. Коммунист башың белән кысылма, дип әйтә икән Нургали. Шундый хәлләр. Син дә бераз олыгаеп киткәнсең сыман. Бала атасы кыяфәте кергән. Ярый, мин чәй куя торам. Гафу үтенсәң дә, Нургали белән куркып сөйләшмә. Үзләреннән курыкмаганга каты бәрелмиләр алар. (Кереп китә.)

Алмаз. Нургали абзый белән сөйләшербез анысы. Гөлшат нишләр? Аны күрергә дип килдем. Кызык та инде кешеләр, ни сөйләсәң, шуңа ышаналар. Үзем дә ялганларга өйрәнеп беттем. Төмән, имеш. Көтәләр ди анда сине, бар. Чыккан Нургали абзый. Ничегрәк итеп аңлатырга икән аңа? Нәрсә ялганларга? Юк, дөресен әйтәм дә бирәм, Гөлшатны күрәсем килде, дим.

Нургали. Нишләп йөрисең?

Алмаз. Исәнмесез, Нургали абзый?

Нургали. Күрешик… Шулай…

Алмаз. Менә килдем әле, Нургали абзый. Гамир абыйларның малае Дамир белән бергә хезмәт иттек бит. Кайтырга тиеш иде, кайтмады микән дип килдем.

Нургали. Монда буталып йөрмәскә дип сөйләшкән идек бит.

Алмаз. Сөйләштек инде анысы. Сез дә мине Себергә качкан дип сөйләп йөргәнсез.

Нургали. Тинтәк халыкка төшендерергә кирәк ич. Шулай…

Алмаз. Хәлимә апа ни хәлләрдә соң?

Нургали. Исән-сау.

Алмаз. Гөлшат ни хәлләрдә?

Нургали. Балагыз бар… Шулай… Анагызны саткырлары.

Алмаз. Минем әнине нигә сатасыз? Аның ни гаебе бар?

Нургали. Син инде, энекәш, тизрәк ычкын моннан. Бүтән килеп йөрмә. Гамир малае кайтса, үзе синең янга барыр.

Алмаз. Гөлшатны күрергә ярыймы миңа, Нургали абзый?

Нургали. Нигә кирәк ул сиңа?

Алмаз. Кирәкми дә…

Нургали. Кирәкмәгәч…

Алмаз. Кызык ич.

Нургали. Кызык… Кызык инде анда. Укуын ташлады. Ята өйдә. Кызык…

Алмаз. Ни исемле куштыгыз?

Нургали. Кемгә?

Алмаз. Нигә инде… Гөлшатның ниенә.

Нургали. Сиңа нигә кирәк ул?

Алмаз. Кирәк дип… Кирәкми дә… Туйда янәшә утырдык бит. Мин сезнең сүзне тыңладым бит. Гөлшатны күреп кенә китим.

Нургали. Әллә чынлап күрәсең килә?

Алмаз. Мин шуның өчен килдем, Нургали абзый.

Нургали. Шуның өчен?

Алмаз. Шуның өчен.

Нургали. Алай… Ярый… Шулай… Ник туры безгә кермәдең?

Алмаз. Ничек туры керим ди.

Нургали. Гөлшатны күргәч, ни була инде.

Алмаз. Сорау алмагыз инде, Нургали абзый. Болай да оялам.

Нургали. Анысы менә ярый, ояла белү ярый ул. Шулай… Тагын бер тапкыр яңагыңа сукмасмы соң Гөлшат?

Алмаз. Сукса суга инде.

Нургали. Әллә тагын син?..

Алмаз. Күрәсем килә, Нургали абзый.

Нургали. «Күрәсем килә»… Менә нәрсә, энекәш… Син күңелеңне аздырып йөрмә. Күрсәң дә шул, күрмәсәң дә шул бу дөнья. Беләм дә инде, исеңә төшкән дә инде синең… Өстән генә уйлыйсыз. Асты бар икәнен онытасыз дөньяның.

Алмаз. Бәлки, аның асты өстенә караганда яхшырактыр.

Нургали. Нәрсә-ә?..

Алмаз. Күрим Гөлшатны. (Нургалинең текәлеп каравыннан уңайсызланып.) Нигә инде шулай карыйсыз?

Нургали. Карыйм әле менә… Шулай… Әллә күреп була бүтән, әллә юк… Шулай… Бар, кер Гамирларга. Урамда болганып йөрмә. Караңгы төшкәч килерсең.

Алмаз. Сезгәме?

Нургали. Гөлшатның бездә икәнлеген белмисеңмени? Әй, дөньясы… (Китеп бара.)

Алмаз. (Сәхнә алдына килеп.) Көттем инде Гамир абыйларда караңгы капканны. Күрәсе килә бит, нишләтәсең. Планнар корган булам. Әгәр дә Гөлшат «козёл» дип каршыласа нишләргә дә, әгәр төштәге шикелле «көттем» дисә, нишләргә? Кем белә, бәлки, күренергә дә теләмәс. Караңгы капкач, киттем Нургали абзыйларга. Барам шулай. Капкаларына җитсәм, капка төбендә теге абыйлары утыра. Карап торам боларга, бәйгә куйган усал этләргә караган сыман.

Әүхәт. Нихәл, кияү?! Кил утыр безнең уртага. Сагындырдың.

Әхәт. Утыр, утыр, оялма.

Алмаз урталарына утыра. Моны ике яклап кысалар.

Алмаз. Кысмагыз, үтерәсез ич.

Әүхәт. Синең әле яшисең киләмени?

Алмаз. Сезнең дә яшисегез киләдер ич… Кысмагыз, дим, юкса сугыша башлыйм.

Әүхәт. Нәрсә-ә-ә?.. Кем белән сугышасың, чебеш?

Алмаз. Мин спецназда хезмәт иттем. Әгәр дә имгәнсәгез, миңа үпкәләмәгез.

Әхәт. Оһо! Шулай укмыни? Яле күрсәт әле морякларга кем икәнлегеңне!

Ике яклап тагын да ныграк кысалар.

Алмаз (кычкырып). Җибәрегез, дим.

Нургали (тавышка чыгып). Ни бар монда?

Алмаз. Менә болар.

Нургали (улларына). Нишләп йөрисез монда?

Әүхәт. Менә кияү күрергә дип килдек.

Нургали. Барыгыз, кайтыгыз өйләрегезгә! Кемгә әйтәләр!..

Әхәт. Ә бу?

Нургали. Анда сезнең эшегез юк. Барыгыз!

Әүхәт. Нәрсә инде син, әти?..

Нургали. Ике әйттермәгез. (Әүхәт белән Әхәт киткәч.) Нишләттеләр?

Алмаз. Кысалар.

Нургали. Ә син кыстырма, егет булсаң. Көчең җитмәсә дә сугыш. Кысылганны кысалар ул бу дөньяда.

Алмаз. Алар икәү бит.

Нургали. Булса соң. Телевизор карамыйсыңмыни? Кысалмыйлар бит чаянны. Шулай… Инде болай… Өйгә кермисең булып чыкты. Гөлшат үзе чыгар.

Алмаз. Үзе риза булдымы?

Нургали. Төпченмә. Көт. (Кереп китә.)

Алмаз. Уф! Йөрәк дөп-дөп тибә. Кабырганы авырттырдылар звирләр. Спецназ дигәч тә курыкмыйлар. Сүзне нидән башларга инде? Гел «исәнмесез» дип әйтү дә туйдыра. Теләсә ни булсын, капкадан чыгуга ук кочаклап алам. Беткән баш беткән. (Капкадан Гөлшат чыккач, сүзен әйтә алмыйча, Гөлшатка карап тора.)

Гөлшат. Исәнмесез!

Алмаз. Исәнмесез… Исәнме… Исәнмесез, Гөлшат… Мин… Әйе… Шулай… Утырыгыз әле, Гөлшат.

Гөлшат (утыра). Нигә килдегез?

Алмаз (Гөлшат янәшәсенә утырып). Ни… Гөлшат… Сезне күрәсем килде.

Гөлшат. Нигә?

Алмаз. Котлыйм сезне.

Гөлшат. Ни белән?

Алмаз. Улыгыз бар дип ишеттем.

Гөлшат. Шуны әйтер өчен килдегезме?

Алмаз. Ул гына түгел инде, билгеле. Әйттем ич, күрәсем килде. (Гөлшатның үзенә текәлеп карап торуын күреп.) Сез Нургали абзый кебек икән. Дәшмичә кешегә карап торасыз. Ни уйларга да белмәссең.

Гөлшат. Нигә килдегез?

Алмаз. Кызык икәнсез сез, бер сорауны әллә ничә тапкыр бирәсез.

Гөлшат. Чөнки җавап бирмисез.

Алмаз. Күрәсем килде, дигәч, җаваптыр инде ул.

Гөлшат. Сезгә нәрсә кирәк тагын? Туйда утырдыгыз, машина алып киттегез.

Алмаз. Машина дип… Мин аны алмыйсы да идем әле. Алып килдем мин аны, калдырып китәм. Миңа ошамасагыз, туйда да утырмый идем.

Гөлшат. Минем кем икәнлегемне белә идегезме? Ник дәшмисез?

Алмаз. Болай ул, Гөлшат… Әйе… Шулай…

Гөлшат. Әти белән бигрәк килешкәнсез, аныңча сөйлисең.

Алмаз. Начар кеше түгел бит ул. Инде болай, Гөлшат. Әйе… Шулай… Син миннән сорау алма. Үткәннәрне тикшерергә дип килмәдем монда. Син кем идең, мин кем идем дип тә килмәдем. Мин төшеп калган малай түгел. Каушатма мине. Сине күргәч, болай да инде әллә нишләдем. Нигә килдең дип бүтән сорама. Сине күрәсем килде. Нигә күрәсең килде дип тә сорама. Күрәсем килде, бетте-китте. Синең күрәсең килмәсә, кереп кит. Болай да инде төшләремә кереп интектерәсең. Мин гаеплемени аңа? Сиңа начарлык эшләгән булсам, гафу ит. Син дә «козёл» дип әйткәннәрең өчен гафу үтен. «Дурак, идиот» дип әйткәннәрең өчен гафу үтенмәсәң дә ярар. Яңакка сукканга да ачуланмыйм. Син чөнки дә белештермичә суктың. Менә шул… Шулай… Мин әйтәсен әйттем, теләсәң нишлә. Сине күрәсем килеп килдем.

Гөлшат. Кайда сез хәзер?

Алмаз. Авылда… «КамАЗ» йөртәм.

Гөлшат. Мин дә авылда менә. Өйдә ятам.

Алмаз. Ә нигә җылыйсың?

Гөлшат. Мине күрергә килгәч, нигә җылаганымны да бел.

Алмаз (паузадан соң). Беләм. Җылама. Җылаган кеше күрсәм, минем йөрәгем бозыла. Казанны сагынасыңмы?

Гөлшат. Юк. Күрәсем килми ул кабахәтне.

Алмаз. Алай димә. Казан – безнең башкалабыз. Аның гаебе юк.

Гөлшат. Сине әллә кая, Төмән ягына качкан дип сөйләделәр. Дамирның әнисе Сүрия апа да әллә ниләр сөйләп йөргән, мине синең янга барып йөргән дип…

Алмаз. Мин аны үзем сөйләдем.

Гөлшат. Нигә?..

Алмаз. «Нигә, нигә»… Нигә икәне билгеле инде. Инде болай… Әйе… Чыннан әйтәм, Гөлшат, мин сине яратам, ахрысы. Төшкә юкка гына кермисеңдер, юкка гына сине күрәсем килмәгәндер.

Гөлшат. Ул турыда сөйләшмик.

Алмаз. Нәрсә турында сөйләшик соң?

Гөлшат. Килгәнеңне әти әйткәч, ачуым да килгән иде. Инде… Рәхмәт искә алып килүеңә.

Алмаз. Нәрсә инде… Сиңа рәхмәт чыгуыңа. Берәр тапкыр мине исеңә төшердеңме?

Гөлшат. Синең кайгың булмады. Ачуланма. Нигә туйда утырганыңны сизгәч кенә… Мин керим инде. Син килеп йөрмә инде, Алмаз.

Алмаз. Беренче тапкыр исемемне әйттең.

Гөлшат. Килеп йөрмә. Бөтенесе өчен дә мин сине гафу итәм. Машинаны калдырма, истәлек булсын. Килеп йөрмә. Мин ант иттем. Мин беркайчан да беркем белән мәхәббәт турында сөйләшмәячәкмен.

Алмаз. Без бүтән нәрсәләр турында сөйләшербез.

Гөлшат. Нәрсә турында?

Алмаз. Дөнья булгач, сөйләшергә сүз бетми инде ул. Менә сөйләштек ич әле.

Гөлшат (урыныннан торып). Хуш!

Алмаз. Утырыйк инде, Гөлшат.

Гөлшат. Юк. Мин инде хәзер сиксән яшьлек карчык кебек.

Алмаз. Соң, мине дә сиксән яшьтә дип уйла.

Гөлшат (елмаеп). Чыннан да, тиле, ахры, син. Тагын бер тапкыр яңагыңа сугарга дип чыккан идем… Хуш! (Кереп китә.)

Алмаз. Мин барыбер киләчәкмен, Гөлшат…

Килдем мин. Бер генә түгел, әллә ничә тапкыр килдем. Чыкмады. Дамир кайткач, ул да сөйләшеп караган. Онытсын, дип әйткән. Ул «онытсын» дигән саен, мин кыза гына барам. Аптырагач, хат яза башладым. Аңардан хат килмәде. Хет, ичмасам, карточкаңны җибәр, дип язган идем, улы белән төшкән карточкасын җибәргән. Тик сүз юк. Бер сүз дә юк. Әни күреп алган карточканы, кемнәр алар, дип сорый. Барысын да сөйләп бирдем. Башыңны әйләндермә, бәхетегез булмый, диде әни. Синең бәхетеңә ул бала аркылы төшәчәк, диде. Мин әле ул турыда уйламый идем, Гөлшатның үзе турында гына уйлый идем. Үземне биздерергә тырыштым. Тик барыбер хат язудан туктамадым. Барыбер үземнекен иттем, Гөлшат хат язды. Кыска гына иде ул хат. Хатта очрашканда әйткән сүзләр инде. Тора-бара бүтән сүзләр дә яза башлады. Язмаслык та түгел шул – мин аңа шундый хатлар язам, кайсы хатын-кызның йөрәге түзсен. Бер хатны әле шигырь белән дә яздым. Бер куплеты истә дә калган.

 
Нигә икән Чулпан йолдыз
Айдан ерак киталмый,
Айдан ерак китмәсә дә,
Ай янына җиталмый?
 

Шулай булды шул… Хат языша-языша, тагын бер ел үтеп китте. Көннәрдән бер көн Гөлшатның хатында «Сагынам, ахры, мин сине» дигән сүзләрне укып акылдан шаша яздым. Хатны укуга ук киттем авылларына. Анда ни булганын сөйләп тормыйм инде, җәмәгать. Үзегез дә сизенәсездер. Ләкин, чү… Ашыкмагыз… Дөнья без сизгәнчә генә бармый ул. Син уйлыйсың тауның түбәсенә менеп утырдым дип, ә тау уйлый бу адәм нишләп минем итәгемдә буталып йөри дип. Болар очрашып, бәхетле булдылар дип уйлыйсыз инде сез. Шулай булса, ни әйтер идең дә бит, шулай булмый шул. Сөйләве авыр булса да, авылларына килеп төшкән моментны әйтәм. Чөнки анысы сезгә дә кызык тоелыр. Үзем дә аны бик еш искә алам. Әйе… Шулай… Килеп төштем авылларына. «Ока» да түгел, үзем эшләгән «КамАЗ» да. Машинаны калдырдым да Дамирларның бакча артында, киттем җәяүләп кенә Гөлшат өе ягына. Шунда карасам, каршыма Нургали абзый килә. «Соңга калдың, энекәш, Гөлшатлар яңа гына китте», – ди. «Кая китте?» – мин әйтәм. «Баласының әтисе кайтты бит, шул алып китте», – ди. Минем хәлне аңлыйсыздыр инде, җәмәгать. Сезгә дә бу сүзләрне ишетү җиңел түгелдер. Минем Гөлшатны үлеп яратуым сезгә дә күчкәндер. Күпләрегез минем бәхетле булуымны теләгәндер. Ләкин борчылмагыз, җәмәгать. Барысы да сез уйлаганча булды – Гөлшатлар өе ягына барганда капкадан чиләк-көянтә күтәргән Гөлшат чыкты да…

 

Гөлшат, иңнәреннән чиләк-көянтәләрен ташлап, Алмазның кочагына ташлана.

(Гөлшатны кочаклаган килеш залга карап.) Менә шулай булды шул, җәмәгать. Бәлки, алай да кирәкмәгәндер. Шулай да ун ел яшибез бит әле. «Козёл» дип әйткәне дә юк, яңакка да сукканы юк. Сезгә дә бәхет телим.

Пәрдә.

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»