Бесплатно

Сайланма әсәрләр / Избранные произведения (на татарском языке)

Текст
0
Отзывы
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

– Көннәр буе, төннәр буе уйлана, бәхәсләшә, сөйләшә торгач, нинди генә уйлар баштан кичмәгән, нинди генә сүзләр, вәгъдәләр әйтелмәгән дисең. Кичерәм, дип, күпме антлар бирелмәгән дисең! Юк, җиде төн уртасында хәтергә, төшкә кереп куркып уянасың да тагын газаплана башлыйсың. Алай тиз генә түгел, ә гомер буе да, мәңгегә дә килешә торган җинаять түгеллеген аңлыйсың. Үзеңне харап итәргә йөз кабат ант итәсең… Ләкин булмый, мин андыйга сәләтле түгел, Ходай андый көч бирмәгән миңа. Үзем бүтәнчә булдыра алмагач, йә, мин гаеплеме? Әйт, гаеплеме? Әйт, гаеплеме мин?

– Барып алмаска кирәк иде, ә барып алгач, торып булмаганын аңлагач, чыгып китәргә иде.

– Мин ансыз яши алмый идем… Мин аны үзем мең кабат кичергән, үз-үземә аны җәберләмәскә мең дә ике кабат сүз биргән, ә үзем… үзем теләгәннең гел киресен эшлим.

– Сугышта да син батырларча үләргә ниятләгәнсең дә, тагын киресенчә килеп чыккан – әсирлеккә эләккәнсең.

– Бер төрле телим, икенче төрле эшлим – гомер буе шулай…

Фәрхетдиннең тормыш төбендәге кешеләргә генә хас ямьсезлегенә, кызганычлыгына карап, егетнең күңелендә әллә нинди авыр хис кузгалды. Шушы кеше турында «Сугышта батырларча һәлак булды» дигән язу килгән бит. Юк, агай, бигүк батырларча үлмәгәнсең шул…

– Минем әнине син көчсезлегең аркасында, куркаклыгың аркасында харап иткәнсең, ә үзең исән калгансың… – дип нәтиҗә ясады Тәбрик.

Һәм аның бу кискенлеге дә агайны гаҗәпләндерерлек түгел иде.

– Нинди аерма? Ул үлде дә котылды, ә миңа җәзасы калды – күпме гомер таланып узды. Хәзер дә шул ук хәл. Әллә син миңа җиңел дисеңме? Рәхәт чигеп яши дип беләсеңме син мине? Япа-ялгыз бер өйдә – өйдә генә түгел, бөтен дөньяда япа-ялгыз – рәхәт яши дисеңме?

– Әнинең хәле авырайгач, аның үтенечен тыңлап, мине алып кайтырга, изге ният белән Займищега баргансың да, үзең мине үлгән дип кайтып ялганлагансың. Тагын бер куркакларча ясалган хыянәтең ачылды.

– Ә мин кемне гаеплим? Кемне тиргәргә миңа? Кемнең якасыннан алырга? Ярый, син килдең дә мине бугаздан алдың. Ә мин кемнән таләп итим мыскылланган бәхетемне? Кемнән? Кем мине ялгыз калдырды?

Бая күпме сүз сөйләшеп, болай ук көчле яңгыраганын ишетмәгән иде Тәбрик. Бөтенләй диярлек яңгырамаган икән баягы сүзләр! Ә болары… Әйтерсең буш өй, ул сүзләрне мәңге оныттырмас өчен, кабат-кабат кычкыра иде:

– Кемне гаепләргә тиеш мин? Йә, әйт! Кемне?!

Караңгы өй, буш өй эче шулвакыт Фәрхетдин абзый үксүе белән тулды. Тәбрик аны тынычландырырмын да Үзәнбайга кайтып китәрмен дип кенә торганда, әйтерсең бая карачкы дигән нәрсә ишекне ачты да күптән түгел генә чыгып киткән плотник егет кыяфәтендә өйгә килеп керде һәм эшне үзеннән дә тупасрак мәгънәсезлек белән пычратып ташлады. Исерек сүземе? Юк, алай гына түгел шул. Яхшылык белән, янәсе, тынычландырырга теләп, янәсе, тирә-юньдә таралган яманатны, ана хакында таралган әшәке сүзне чыгарды да селкеде исерек егет:

– Һаман кычкырышасызмы? Сез нәрсә ул хәтле – әллә нинди бер зиначы хатын өчен…

– Кабахәт!

Тәбрик шулай дип кенә кычкыра алды. Егет, аның тораташтай катып калуын сизеп, җәһәт кенә ишектән чыгып сызды. Өй баягыдан да шомлырак һәм йөрәк өзгечрәк бушлык белән тынып калды.

Күпмедер вакыт узгач исенә килсә, Тәбрик инде авылны узган һәм басу юлы буйлап атлый икән.

Башында мең төрле уй чуалганга күрә, берсенең дә очына чыгарлык түгел. Кемнәрдер очрап, аңа нәрсәдер әйттеләр дә бугай. Беркемнең йөзен күрерлек, сүзләрен аңларлык түгел. Башын иеп атлый да атлый егет. Инде Черныш дигән авылга ук җителгән икән.

Тау башыннан чишмә ага.

Тәбрик чишмә янында туктап, улак башына утырды. Улак башына утырды да исәпсез күп уйлары эчендә берүзе калды.

Бертуктаусыз чылтырап, чишмә ага. Чишмә суларына кушылып, минутлар ага. Әллә чишмәдән, әллә шушы кичтә генә ачылган хәлләрдән йөрәккә ниндидер өшеткеч һәм чиркандыргыч тамчылар сибелә. Тамчылар, төнге күккә сибелеп, аннан тагы җиргә тама тора, туңа тора – кышын караңгы тау куышларында, язын-көзен өй түбәләрендә асылынып, күктән җиргә кадалырга торган боз сөңгеләр төсле укмаша. Чак кына үрел дә ал. Ал да синең йөрәкне бу хәтле дә каты җәрәхәтләгән адәмнең үз йөрәгенә када. Кемгә? Кем йөрәгенә тиешле? Күз алдына йөзен сакал баскан «дезертир» килеп баса, сакаллы, ертык шинельле… Кыяфәте, төсе белән – Фәрхетдин. «Фәрхетдин, өч адым алга!» Шулай, бу погоннар сиңа хәрәм – аларны Тәбрик «смирно!» торган иптәшләре каршында йолкып ала. Нигә дисәң, сугышка керү белән, син, Фәрхетдин, чебеш җаныңны саклар өчен җай табып, әсирлеккә шылгансың, илеңне яклап бер генә ядрәне дә тиешле җиргә атмагансың. Үзебезгә каршы да атмагансың, билгеле, тик бу аклану түгел, илгә яу килгәндә атмый калу – үзе җинаять. Сугышның азагына кадәр фашист алпавытына батрак булып бил бөккәнсең һәм сарык-дуңгыз арасында тыныч кына яшәгәнсең дә, сугыш беткәндә, бүтән ил кешеләре сине безгә бушлай биргәннәр. Солдат хисе, көрәшче хисе синдә беркайчан да булмаган һәм хәзер дә юк. Яшь солдат кайтканын һәм сине көткәнен белгәч, чакырылгач, әнисе хакына булмаса, солдат шинеленә ихтирам йөзеннән генә дә кайтып килер идең. Юк синдә андый ихтирам, булмаган. Бу шулай. Булачак солдатның әнисен кыйнап, куркытып, кычкырып, үлем чигенә җиткергәнсең һәм… әйе, әйе, үтерүчеләрнең берсе булып әверелгәнсең. Ил гомерен дәвам итәсе ананы үтерү – илгә хыянәт! Хыянәт!..

Тәбрик – улак башында… һәм яныннан гына чишмә ага.

Ул бу вакытта бөтен дөньяда берүзе. Шундый шыксыз, шундый күңелсез… Түзә алмасаң, үксе дә җибәр. Әмма җан шулчаклы өшегән – елый алу үзе бер бәхет булыр иде. Аның өчен әнә җил елый, чишмә яшь түгә, яфраклар, урманнар аһ итә – бөтен җир ыңгыраша. Тәбрик тыныч.

Тыныч. Ләкин ялгызлык куркыныч кебек. Шушы хәтле киң җирдә, шушы хәтле олы дөньяда Тәбрик бөтен нәрсәдән аерылган – үткәннән дә, бүгенгесеннән дә һәм, ахрысы, киләчәктән дә…

Шулай да кайда соң әле зур тормыш? Кайда соң ил тормышы, заман тормышы? Һәм ник шушы хәтле тын? Тукта, ерактан, офыктан ниндидер моңлы аваз килә түгелме? Самолёт тавышы. Самолёт? Әнә утлары да җемелди башлады. Килә, якынлаша, гүелди, гөрли, җырлый самолёт. Димәк, кайдадыр тормыш бар, димәк, аңа кушылырга мөмкин, бүген булмаса, иртәгә, иртәгә булмаса, соңрак. Ләкин ул анда, һичшиксез, барып җитәчәк, анасын үтергән бу тынлыкта калмаячак, калмаячак!

Күңелендә туган ышаныч тагын тынычлыкка тоташа. Күпмедер вакыттан соң караса, матур тынычлык ай булып улакта йөзә икән! Ай! Шундый ак, шундый пакь!

Моңсулыктан арыгандай, Тәбрик, чак кына читкә китеп, йомшак чирәмгә чалкан ята һәм айлы төндә чишмә чылтыравы аралаш әнисенең үксегән тавышын ишетә башлый. Елаумы бу, җырлаумы? Табигать сере… Мондый вакытта тамашачының булмавы хәерле…

Әнисе арыганчы үкси-үкси дә, чишмә чыңын гына калдырып, каядыр китеп югала. Җир өстендә чишмә җыры, ай нуры, йолдызлар җемелдәве генә кала. Мәңгелек якты, мәңгелек матурлык… Чиксез ераклык… Чиксезлек үзенең зирәк тынлыгын күңелгә йолдызлар җемелдәве рәвешендә сирпи.

Шул нурлар белән коенып күпмедер яткач, кеше, йөрәгендә ниндидер көч туганын тоеп, яңадан чишмә янына килә.

Сап-салкын төнге чишмәдә кулларын, битләрен юа. Чишмә суыдай сафлык белән әнисен, әтисен, алардан соңрак бөтен дөньяны юасы килә.

«Алар бу чишмәне күрмәделәр, белмәделәр микәнни? Ник юынмадылар икән? Ә хәзер соң микән инде?»

Тезләнеп, шул салкын суны – җиде кат җир ташын тишеп чыккан зирәк көчне – тешләрен чатната-чатната эчкәч, тәмам хәл алгач, аек акыл белән Тәбрик шуны ачыклады: күңелдә бүген туган тыныч нәфрәт күпмедер микъдарда барыбер калды, юылып бетмәде… Һәм шул хис белән ул ары китте, тау башына таба атлады. Биегрәк күтәрелгән саен, төнге үзәнлеккә, андагы авылларга ешрак борылып карый торган булды. Күтәрелгән саен, күз алдында айлы киңлек һаман зурая, киңәя барды. Шушы илаһи киңлектә табигатьнең үзенә хас зирәклек белән яшә дә яшә генә бит инде! Яшә дә яшә генә! Кешеләр, сез ни өчен берегезнең тормышын берегез харап итәсез? Ә бит бу киңлекләрдә урын һәркемгә җитәрлек – чын мәхәббәткә, бәхеткә, яшәүгә…

Кешеләр, ник сез йолдызлардан үрнәк алмыйсыз? Йолдызлар әнә, бер-берсенә һич тә комачау итмәстән, чиксез иркенлектә балкыйлар да балкыйлар, мәңге, мәңге. Бу көмеш үзәннәр галәм шикелле үк иркен ләбаса! Иркен ләбаса!

Җирдә яшибез дисәгез, җир киң, күккә күтәрелергә дисәгез, тауларыгыз тезмә-тезмә. Күтәрелегез, менегез – үзегезгә кирәк йолдызны сайлагыз да тотыгыз кулыгызга – менә шушылай үрелегез дә тотыгыз – минем кебек! Йолдызлар бит һәркемгә җитә, һәркемгә!

Тәбрик кулларын сузды, үзе сайлаган йолдызны тотты да күзләренә якынрак китереп йодрыгын ачты. Йодрыгын ачса, уч төбендә нишләптер йолдыз юк. Йолдыз аннан ни өчендер качкан иде… Ах, хәйләкәр, ах, хәйләкәр йолдыз! Ә Тәбрик бит сине барыбер тотар, барыбер тотмыйча калмас!..

Тау буйлап бара торгач, егет, Җәмәки юлын чамалап, түбән төште. Тынлыгы, моңсулыгы белән күңелгә кергән кечкенә авыл урамы буйлап атлады. Бая Тугаш бабай белән узган урамнар шул арада истәлеккә дә әверелгән. Ай-һай тын, ай-һай ямансу да соң көмеш үзәндә югалып яткан авыл!

Әнә сиртмәле кое… Ул да истәлек, ерак заманнардан калган истәлек шикелле. Төбенә карасаң, ул заманнарны күреп тә була торгандыр. Чү, анда, кое төбендә нәрсә җемелди? Йолдызлар түгелме соң? Шулай шул, йолдызлар! Аларны ничек алып чыгарга да тотып карарга? Әллә монысының да төбенә төшәргәме?

Егет тагын алга атлады.

Җәмәкине узгач, күп тә үтмәде…

Чү, нәрсә бу? Шагыйрь әйткәндәй, качкынмы, җенме? Бу заманда качкын да, җен дә калмады, кешеләр генә калды. Ә шулай да… бу нинди җиңел шәүлә? Төн кошымы, пәри күбәләгеме? Әллә Тәбрикнең күптән түгел генә кулына тотып караган йолдызы җиргә төшкәнме?

Әйе, шул, шул үзе – тик ул хәзер кыз кыяфәтендә, чибәр, җиңел, бәхетле кыз!

– Гөләндәм, син бит бу?

– Әйе, Тәбрик абый, мин бу.

Егет, тиз генә йөгереп килеп, Гөләндәм сеңлесен кочаклап алуын сизми дә калды. Кыз исә сөенеченнән Тәбрик абыйсының кулын тотты да аның янында таган әйләнгән шикелле бөтерелә башлады. Кояш тирәсендәге Җир, Җир тирәсендә әйләнгән Ай шикелле…

 

– Төнлә нишләп йөрисең, Гөләндәм?

– Сине каршылап. Сине көттем. Озакладың ич… Без инде куркып беттек.

– Ә төнлә болай берүзең йөрергә курыкмадыңмы?

– Курыкса ни!

Аңлады Тәбрик: Гөләндәм аның өчен беренче батырлыгын эшләгән, аның өчен куркуын җиңгән. Менә сиңа бала! Менә сиңа унҗиде яшьлек кыз бала! Ул инде күзгә күренә, әллә нинди рәхәт, саф уйлар һәм тойгылар кузгата алырлык икән. Фәрхетдин абзый юкка гына әйтмәгән икән. Кешегә матурлыкны да бармак белән төртеп күрсәтергә кирәк шул, югыйсә күрми ул аны, танымый, аңламый. Ә аңласаң, матурлык ачышка әверелә, бәхеткә һәм…

Ярый әле фикер агышын тыеп кала алды егет, югыйсә бәхет белән бергә йөри торган атаклы һәм изге сүз телгә килә язды бит…

Ләкин ни генә дисәң дә, Гөләндәм бар, ул янда, Тау ягының барлык матурлыгын бергә җыйган тылсымлы көч аның белән бара һәм, бер сүз әйтмичә генә, туган җирне, авылны яратырга үгетли – нәкъ Тугаш бабай сүзләре шикелле.

Йөгерә-атлый, Үзәнбайга ук якынлаштылар. Ул да Җәмәки төсле үк сибелеп-таралып ята. Уянмас та кебек – йоклый.

Икесе дә ирексездән туктап калдылар: Тәбрикнең туган йортына җителгән икән.

Туган йорт…

Ә менә хәзер шушы өйдә, әнисе, апалары белән бергә Тәбрикнең дә йоклап ятуы бик ихтимал иде бит?! Язмыш бер бармагын гына селкегән дә гомерләрне бүтән якка борган. И бу язмыш дигәннәре! Тылсымлы да, ягымлы да, усал да!

Фәрхетдин, бәлки, дөрес курка, бәлки, шушы шыксыз караңгы йорт эчендә Тәбрикне Гөләндәм шикелле ягымлы киләчәге көтә торгандыр?

Ләкин тәрәзәдән карасалар, анда – һаман да җан өшеткеч бушлык… Тыела алмасаң, кычкыр да җибәр. Юк, болай ярамый, тизрәк Сөембикә апа янына, Тугаш бабай янына кайтырга кирәк.

Тук-тук-тук.

– Кем бар?

– Без бу, бабакай!

Дүртенче бүлек

Җирне һәм күкне яшенле яңгырлар кабат-кабат юып, тагын үтә күренмәле зәңгәрлек белән бизәп китте. Уң яктагы таулар тезмәсе – җанлы сәхнә, аерым агачларына хәтле күргәзмәгә сайлап куелгандай бериш. Алар, ерак урманнар хакында уйланып, чак кына ямансу балкышлар сирпеп, күңелне каядыр дәшә, җилкендерәләр. Тезмәнең иң биек төшләре баһадирлар күкрәгедәй мәһабәт, җир тетрәсә дә селкенмәс шикелле.

Шушы яшел таулар тезмәсенә күтәрелеп, каршы якка күз салсаң, сөзәк җирләр артындагы тәбәнәк калкулыклар тагын әкертен-әкертен биеккә табан үрләп баралар.

Ә урталыкта – сусыз диңгез, алтын үзән. Ул, күкнең үзе шикелле үк, еракка-еракка җәелгән дә алгы якта – күз күреме җитмәс җирләрдә – офыклар белән тоташкан. Киңлек-иркенлек рәхәте, чиксезлек ләззәте, биеклек бәхете – бөтенесе бергә. Шул иркенлек, шул чиксезлеккә чык та, «э-һе-һей!» дип, елларга, заманнарга кычкыр.

Һәм тыңла.

Көянтәңне ал да…

– Гөләндәм, безгә сыра коярга ким дигәндә ун чиләк су кирәк.

– Кайчан?

– Хәзер үк, балакаем, көянтәңне ал да кит коега.

– Кичә төбенә мин төшеп чыккан коегамы инде ул, дәү әти?

– Изге чишмә ерак бит, Тәбрик, коега барырга туры килә инде.

– Ә бу коедан, бабай, үзең беләсең, алмыйк әле…

– Ә! Менә ни өчен соңгы көннәрдә рәтләп чәй эчмисең икән! Ул хәтле шикләнмә, песи төшкән коедан йөз егерме чиләк су алып түксәң, китап аны хәләл исәпли, балам.

– Барыбер, бабакай, әйдә, ерак чишмәдән үзем алып кайтыйм әле, ә?

Нишләсен, Тугаш карт, Тәбрик оныгының нечкә күңелен рәнҗетмәс өчен, тракторчылардан мичкәле арба сорарга мәҗбүр. Суны көянтә-чиләксез генә ташырга туры килде.

Бәки дигән авылга таба ике чакрым чамасы җир үткәч, тау итәгендә чылтырап чишмә агып ята. Бабай кабат-кабат аңлатканча, тавы – Изгеләр тавы, ә суы – Изгеләр чишмәсе. Түбәннән ургылып торган агымны тап уртада калдырып, колач җитмәслек бетон торба куйганнар да су нәкъ йөрәк шикелле… бертуктаусыз талпына һәм аның шул талпынышы аермачык күренеп тора. Чишмә төбенә бераз карап торганнан соң, Тәбрик кулларын-битләрен юмакчы булып иелгән иде, бабасы рөхсәт итмәде – изге суны корбан түләмичә эчәргә ярамый икән. Моннан ун-унбиш адым үрдәге коры чишмәгә күпме дә булса көмеш яки бакыр акча салырга, әгәр алары булмаса, шушы тере чишмәгә бер генә булса да чәч бөртегеңне бүләк итәргә, агызып җибәрергә тиешсең. Кесәсендә Казан трамваеннан калган шактый гына бакырлары бар иде. Тәбрик шуларны сусыз чишмәгә салып килде дә инде хокуклы рәвештә кулларын ялгаштан агып торган су салкынына куйды. Рәхәтләнеп кулларын-битләрен, хәтта чәчләрен юды, һәм мондый рәхәтлек өчен бер уч бакыр гына түгел, күбрәк тә кызганыч түгел иде.

Шактый озак хозурлангач, ун-егерме адым түбәнтен ниндидер корылмалар барын күреп, шунда таба китте. Барса, ни күрсен – скважина, насос станциясе… Җентекләп тикшерде – бөтен нәрсә үз урынында, моннан бер ел гына элек Тәбрикләр үз частьларына су китертер өчен төзегән чишмә шикелле үк. Бер генә нәрсә җитешми – мотор гына юк. Тәбрик шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде:

– Бабай, кил әле, дим, кил әле!

Бабасы килде килүен, әмма оныгының шатлыгын уртаклашырга ният сиздермәде. Оныгы түзмичә яңадан сорарга мәҗбүр:

– Бабай, шушы хәтле байлыгыгыз була торып, нишләп пычрак су эчәсез сез, ә? Үзегез әйткәндәй, Изге чишмәдән баш тартасыз?

Бабасы кул гына селтәде:

– Сөйләмә инде, балам, син аны, сөйләмә.

– Тукта әле, бабай, рәтләбрәк аңлат әле.

Әгәр ышанырга мөмкин дип санасаң, чишмәнең шактый искергән яңа тарихы да бар икән. Әйткәнебезчә, шушындый олы байлыгы була торып, Үзәнбай ничәмә йөз еллар буе эчәр суга тилмерә. Коедан чыккан мәче һәм тавыклар гадәти хәлгә әверелгән инде. Әгәр күрше авыл егете берәр кызны үзенә карата алмыйча үч алырга кирәк тапса, коега кош-кортны тере килеш тә ташлап китүе ихтимал. Мондый хәлләргә күнегеп беткән авыл ул хәтле күтәрелеп тә бәрелми. Ләкин менә яңа кешегә бик тә, бик тә яман тәэсир итте бу, һәм авыл халкы аңа әллә ничек кызганыч тоелды, ничектер күңелендә аларга ярдәм итәргә тырышу теләге кузгалды.

Менә чишмә, скважина, насос станциясе… төзелгән килеш онытылган. Каян килә мондый тилелек?

– Төрлечә кыландырып карадылар, барып чыкмады. Авыл артыннан узган Үләмәдә болганчык су ага. Терлекләргә ярый инде – шуннан алалар, ә кешеләргә юк шул, юк, – диде бабасы.

– Күпме кеше көянтә белән әллә кайлардан су ташый.

– Сиртмәле коелар, чылбырлы коелар матур, әмма дә суга гел саран булдылар.

Авылга саф чишмә суы бирсәң, аннан да олы бүләк булмас иде. Кешеләрнең көн саен чакырып кунак итүләренә ярашлы менә дигән бүләк булыр иде бу. Ләкин инде Тәбрикне көтмәгәннәр, үзләре корып куйганнар. Ни өчендер файдаланмыйлар гына. Сәбәбен бабасы бик җиңел аңлатты:

– Менә җиргә кадалган шушы торбалардан су килми.

– Нишләп?

– Белүче юк.

– Мәче ташлаганнардыр әле.

– Син, балам, көлмә инде безнең бәладән.

– Чынлап әйтәм, су килергә тиеш моннан.

– Әллә нинди галимнәр килеп тә, баш кына чайкап киттеләр.

– Әйдә әле, председательгә алып бар әле мине, сөйләшик әле.

– Барырбыз анысы, тик сүз белән генә су чыгара алмассың. Ул хәтле түземсезләнмә – өч ел буе тик яткан торбалар тыныч кына тагын шулхәтле ята бирерләр. Тузып юкка да чыгарлар.

Мичкәгә су тутырдылар да авылга ашыктылар. Бәхетсезлеккә каршы, идарә йортында хисапчылардан башка беркем дә юк иде. Уракка төшәр алдыннан кәнсәләрдә бик утырмаска тырышалар, имеш. Иртәгә кояш белән торып килергә булдылар.

Ә бабалы-оныклы өйгә кайтуларына Сөембикә белән Гөләндәм инде суны кайнатып та чыгарганнар иде, һәм Тугаш бабасы абзарның эчке як түбәсеннән ике зур гына көлтә алып төшкәч (яшь арыш саламын махсус җыеп куялар икән), шуны Тәбриккә балта белән вак кына итеп кискәләргә-турарга кушты. Кискәләгәч, ул башакка әверелде. Башакны Гөләндәм белән Сөембикә апа, кайнар суда бик каты пешекләп, мич буенда тезелеп торган чүлмәкләргә салдылар да, салат дигән он кертеп, аны да шул чүлмәкләргә тутырдылар, боламык сыман итеп болгаттылар һәм шуннан соң, чүлмәкләр өстенә табалар каплап, һава йөрмәсен дип, камыр белән сылап та куйдылар. Иң ахырдан, мичтә кисәүләр янып беткәч, утлы күмерләрне учакка тарттылар, анда әлеге чүлмәкләрне тезеп утырттылар. Морҗаның төтен юлы ябылып, мич авызы да каплап һәм сылап куелды. Шулай да ярты сәгать үткәнче үк өйдә чыдап булмаслык эссе иде инде. Тәбрик урынны болдырга җәеп ятты һәм анда аңа кояш белән бергә тору бигрәк тә җайлы булып чыкты. Чәй-фәләнне көтмичә, бабасын ияртеп, идарә йортына китте.

Ындыр табагы кебек такыр утарда ыгы-зыгы башланган һәм келәт төсле бер корылма алдында бер төркем кеше нәрсә хакындадыр шактый каты бәхәсләшеп торалар иде. Тәбрик аларның аерым сүзләрен ишетсә дә, бәхәснең асылына төшенә алмады. Төркем уртасында – председатель. Башында «Ялта» дип язылган ак кепка, өстенә ковбой күлмәге кигән ул абзыйның кыяфәте шактый кызык – гәүдәсенә караганда аяклары кыска икәнлеге бер күрүдә күзгә ташланды. Тәгәрәп кенә дигәндәй килеп, Тугаш карт белән, аннары Тәбрик белән үзе башлап исәнләште. Әлеге төркем дә аның артыннан иярми калмады, билгеле, тагын урап алдылар.

– Йә, солдат, яллар ничек уза? Кайтканыңны ишетсәм дә, чакырырга ашыкмадым, үпкәләмә, шәпләп ял ит. Үзең башлап килгәнсең икән, бигрәк тә шәп, тик ятасың килмидер. Әмма дә, дөресен әйтим, хәзергә автомашина юк, яңа трактор да күренми. Искесен ремонтлап карыйм дисәң, рәхим ит.

– Мин башка йомыш белән килгән идем, иптәш председатель.

– Ул безнең су станциясен хутка җибәрмәкче иде, Корбан улым, – дип ярдәм итәргә ашыкты бабасы.

Егет авызыннан ишетсә, җитдигә алмас дип курка иде ул. Ләкин карт үзе әйтсә дә, әллә ни исе китмәде председательнең.

– Җибәрегез соң, кем мишәйтли сезгә? – диде ул.

– Миңа ике автокран кирәк булачак! – Егет аның шаяруын кабул итмәде, билгеле.

– Аннары?

– Торбаларыгыз бардыр, җитәрлектер инде.

Кунакны рәнҗетмәс өчен генә абзый чынын әйтте:

– Яртысы инде җиргә үк күмелгән, ә яртысын табасы бар.

– Кыенмы табу?

– Әй энем, энем, монда инде фән кандидатлары килеп теш сындырып китте. Ә сезнең нинди образование?

– Урта мәктәп.

– Менә минем югары мәктәп. Алай да берни майтарып булмый.

– Сез зоотехник.

– Ярый, лутчы син шәпләп ял ит. Соңыннан тракторга утырырсың.

– Анысы өчен рәхмәт.

Оныгының кәефе киткәнен вакытында чамалап, Тугаш карт ярдәмгә килмәсә, председатель сүзне беткәнгә санап китеп үк бармакчы иде, ярый әле аны туктата алды.

– Тагын ни әйтер идең, бабай? – диде председатель аңа.

– Син, Корбан энем, акыллырак бул әле. «Бер олыны тыңла, бер кечене» дигән халык. Һаман сусыз интектерергәмени ниятең?

– Ну, уйлыйбыз, эзлибез тиешле белгечләрне.

– Тиешле кеше шушы бала түгелме икән?

– Эше шундый кыен булгач, мин нишли алам?

– Эшләмә, ышанып кара солдат кешегә, китерт кранны, дөбердәтеп. Сиңа ни тора. Теге чакта дөбердәдегез бит. Яшьник-яшьник аракы түгеп, ярты литр су ала алмадыгыз.

– Ә синең егет чыгара алса суны, аннан да жәлләмәс идек аракыны.

– Мин аракы өмет итмим, иптәш председатель, эш хакы да кирәкми. Минем теләкләр бүтән. Бары тик сезне жәлләп.

Шушы вакыт төркем, телгә килеп, председательне үгетли башлагач, ниһаять, тегесе йомшара төште:

– Ә син ул эшнең рәтен каян беләсең соң? – дип елмайды да, ачуланма дигәндәй, егетнең аркасыннан кагып куйды.

– Армиядә үзебезнең торган җиргә шушындый ук чишмә суы керткән идек.

Шушы сүзләрне ишеткәч, председатель йөзендәге шаянлык кинәт сүнде. Ныклап сөйләшергә кирәк икән, алайса, дип, Тәбрикне һәм Тугаш картны үзенең эш бүлмәсенә чакырды. Бүлмәдә итагать белән:

– Кайтканыңа ничаклы, иркенләп бер сөйләшкән дә юк, – дигән булды.

Сөйләшә торгач, чишмә тарихына яңа мәгълүматлар өстәлде.

Авылда элек дүрт йөз дә сиксән өй булып, хәзер ике йөзгә калган, имеш. Кайбер патриотизмы аксый торган адәмнәр чишмәле авылларга, ванналы-кранлы бүлмәләре булган калаларга сыпыртырга тырыша икән. Бигрәк тә яшьрәкләр. Иң җайсызы шул: председатель аларга үпкәли алмый, нигә дисәң, ничә ел инде сусызлык…

Кытлыктан котылмак өчен, председатель абзаң Казанга, авыл хуҗалыгы институтына барып су китертергә ярдәм сорагач, андагы иптәшләр ике куллап риза булганнар да сәләтле дигән бер аспирантка кандидатлык эше итеп шушы чишмәне тапшырганнар. Аспирант килгәч, шундый сөйләшү булган:

– Су күтәргеч манара куясызмы? – дип кызыксынган акча ягын белә торган председатель.

– Юк. Андый коточкыч расход нигә сезгә?

– Кирәк түгел шул.

– Аска кечкенә бак куябыз да суны шул бак туктаусыз озата торыр.

– Алайса, эшкә тотыныйк, иптәш аспирант, – дигән председатель, акча аз кирәк булачагына бик тә куанып. Хәзер исә, саранлык аркасында харап булдым дип, вөҗданы белән бәхәсләшеп интегә икән Корбан абзабыз.

Аспирантның дәртләндергеч сүзләре бүгенгедәй колак төбендә чыңлый аның: «Скважина, скважина кирәк сезгә. Моңарчы сез һәм без белгән насослар суны буралы коелардан алса, безнеке скважинадан алачак. Яңалык бу. Мондый станция хәзергә бөтен илдә берәү генә, ә Татарстанда бөтенләй юк. Бу үзе бер фәнни ачыш булачак…»

 

Дөрес, ачышы булган, ә менә суы…

Көнне-төнне белмичә тырышсалар да, эш төгәлләнде дигәндә, аспирант егет, бүтән вакыт калмады, калганын үзегез дә башкарып чыга алырсыз дип, каласына сызган. Ә җитәкче булмагач, ачышы ярты юлда кабат ябылган да калган – һәм менә бишенче ел дигәндә дә су юк, ә аспирант үзе диссертацияне шәп яклаган, имеш.

– Соң инде, җитәкләргә дә алып килергә иде кабат үзен.

– Алып килмәгән кая! Карады. Теоретик исәпләр барысы да дөрес, эшләнүе дә шәп, су килергә тиеш, дип, тагын китте дә барды. Бу юлы ярты куюның да файдасы булмады.

– Минемчә дә бөтен нәрсә дөрес монда.

– Ә нишләп су юк соң?

– Мәче салганнар… Берәр кызыгыз күрше авылның берәр усал егетенә кияүгә чыкмаганга үч алганнар.

– Ә чынлап әйтсәк?

– Мин чынлап әйтәм.

Председатель утырган җиреннән кәгазьләрен актарганлыктан, телефоннан әллә кемнәр белән сөйләшкән булуыннан егетнең хәтере калган сыман бернәрсә сизелеп тора иде.

– Оныгың шаярта гына бит безне, ягъни мыскыл итә…

– Бернинди мыскыл юк, күтәрергә ике кран китертегез. Әгәр барып чыкмаса, эшли башлагач, бәясен үзем түләрмен. Кран китертү бәясен әйтәм. Курыкмагыз…

Шуннан соң председатель бәхәс куертмады.

– Курыкмаска тырышыйк. Алайса, минем газикка утыр да РТСка элдер, энем. Безнең исемнән сөйләш, таныклыкны хәзер язып бирерләр.

– Ә бер чакрымлык торбаны каян аласыз?

– Суны чыгара алсаң, калганы өчен кайгырма – бетте.

Билгеле инде, бөтенесе дә Тәбрик теләгәнчә шома гына барып чыкмады. Беренче көйсезлек таныклыкта иде: анда «Маркс исемендәге әртил әгъзасы Тугашев Тәбрик Фәрхетдинович» дип язганнар иде. Үзләренең әртил әгъзаларын беренче рәнҗетүләре иде бу. Ләкин егет бүтән моңа юл куймаячак – әтисенең исемен паспортта ук Мирсәетович дип үзгәртәчәк. Ләкин әлеге кәгазьнең тылсымы әллә ни сизелмәде диярлек. Үзенең тиздән китәчәген, авылның тагын бер-ике гасырга сусыз калачагын төшендергәч кенә, бер кран вәгъдә иттеләр – анысы да өч көннән соң гына булачак. Килешмичә кая барасың. Дөресен әйтсәк, ул хәтле ашыгыр җир дә юк – Тәбрикне әле авылдан кумыйлар, киресенчә, көн саен кунакка чакырып торалар. Кичен бабасы да, ашыгу, сабырсызлану – Ходайга каршы эш, дигәч, егет тәмам тынычланды. Хәтта запаска бирелгән бу өч көн хәерлегә дә булып чыгар, шул арада аның әтисе килер (инде аның Казаннан кайткан дигән хәбәре бар) һәм иркенләп сөйләшерләр, аңлашырлар, киләчәккә планнар корырлар.

Ләкин алай уйлап кую дөрес булып чыкмады. Әтисен дүрт күз белән дигәндәй көтсә дә, кадерле кешесе ни өчендер күренмәде. Икенче көнне Тәбрик, ниһаять, түзә алмыйча, иртә таңнан торып, Келәнче авылына үзе китте.

Барышлый теге чишмәдә тагын тешләре чатнаганчы су эчкәч, тәне генә түгел, җаны да сафланып киткән кебек булды, шул дәрт, шул канат белән Келәнчегә барып җиткәнче ару-талу дигән нәрсәне бөртек тә тоймады.

Келәнчедә әремле, әрекмәнле ташландык ихаталар бөтенләй диярлек күренми. Агач-куаклар ышыгындагы өйләр яп-якты тәрәзәләре белән елмаеп торалар. Һәр өйдән ныклык, тазалык, иминлек, күңел көрлеге сизелә. Тугаш бабайның бу авылны күргәне бар микән? Ул күрергә теләгәнчә яшидер монда халык…

Тукта, нигә Тәбрик гел бабасы хакында уйлый соң әле? Ул бит әтисе янына, үз әтисе янына килә!

Җәйге аяз иртә Келәнчене искиткеч бер ямь белән бизәгән. Авыл башыннан көтү чыгып бара.

Әтисенең өен сорашып белде дә аннары бер капканы ачты. Ишегалдында кырык биш-илле яшьләр чамасындагы берәү ат җигеп ята иде. «Әти!» дип уйлап алды Тәбрик һәм кинәт тагын каушап калды. Каршысына һаулап кечерәк бер ак эт килеп чыкмаса, шактый кыен хәлгә каласы иде. Ат җигүче кеше эт өргән тавышка тиз генә борылды да:

– Бобик, ярамый! – дип кычкырды.

Ләкин, Тәбриккә ныклап илтифат итмәстән, һаман ат җигүендә булды. Әйтерсең улы аның өчен бөтенләй әһәмиятсез бер кеше иде. Нишлисең, Тәбрик үзе әтисе янына килеп, аңа карап тора башлады. Тегесе салмак хәрәкәтләр белән дилбегәне рәтләп ат өстенә куйгач кына эндәшергә тиеш тапты:

– Хәерле иртә, егет кеше! – Тавышында һаман шул ук илтифатсызлык иде.

Тәбрик бу сүзләрне яхшылап аңламаса да, мәгънәсен кабатлап сорамады һәм русча үзе эндәште:

– Сез Мирсәет исемле кешеме?

– Әйе. Соң?..

– Мин – Тәбрик…

– Тәбрик? – Ир кешенең шунда гына ваемсызлыгы юкка чыкты. Шулай да ни өчендер, каушаптыр, әлбәттә, сорап куйды: – Нинди Тәбрик?

– Менә шушындый… – Тәбрик бу юлы үзе тыныч булырга тырышты һәм, тегесе телсез калгач: – Көлемсәр улы… – дип өстәде.

Атлы арбаны Мирсәет бер сәбәпсезгә ким дигәндә өч тапкыр әйләнеп чыккандыр. Шактый йөренгәч, мөгаен, ник икәнен үзе дә белмәстән, арбасына утырды да Тәбриккә карады. Фәрхетдиннеке кебек үк, моның да күзләреннән беренче күренгән нәрсә курку иде…

Сүзсезлектән аптыраган Тәбрик үзе сүз башлады:

– Сезгә… Сөембикә апа хәбәре килеп җитмәдемени?

– Ә… Хәбәр… Синең кайту хакында… җитте, җитте анысы…

– Нәрсә… Син, алайса, мине улың итеп санамыйсыңмыни?

Җавап урынына ата кеше утырган җиреннән кузгалып кына куйды.

Тәбрик беркатлылыгы белән моны каушаудан гына дип исәпләсә, хәзер аны әтисе кочаклап алыр, беркайчан ишетмәгән кадерле, ягымлы сүзне әйтер, «Улым!» дияр, узган кайгылар, кичерешләр, шикләнүләр барысы берьюлы төтен шикелле юкка чыгар дип көтсә дә, ата кеше алай итмәде. Ә улы, «Әллә борылып китеп барырга микән?» дигән уен көч-хәл белән җиңеп, кыенлык белән булса да әйтте:

– Мин сезнең белән сөйләшергә теләр идем.

– Шулаймы? Ярый… – Һәм ата кеше, капкадан кергән бер хатынны күргәч, тагын тотлыкты.

Хатын татарча ике-өч сүз генә әйтте дә өйгә кереп китте. Шуннан соң гына Мирсәет Тәбриккә таба борылды. «Хәзер әйтәчәк, «улым» диячәк!»

Юк, егетнең өмете тагын акланмады, бернинди атаусыз-исемсез генә урын тәкъдим итте ата кеше:

– Мин хәзер шушы ат белән заготскотка китәм. Син дә утырмыйсыңмы?

– Мин анда нишләрмен соң?

– Сөйләшербез. Авылдан чыккач…

Нишләсен, авылдан чыкмыйча гына сөйләшү мөмкин булмагач, ризалашырга туры килде. Атлы арбага икенче генә утыруы булганга, анда бару Тәбриккә шактый кызыклы тоелды.

Арба кылтыр-кылтыр килгәнгә микән, атасы сүзгә керешмичә бара. Авылны чыгып шактый киткәч, атны чирәмле җиргә чыгарып туктатты да улы ягына күчеп утырды. Әмма икесе дә, башларын игән килеш, сүзсезлектән гаҗиз булып, шактый вакыт сөйләшми утырдылар.

– Ярый, яхшы – син дә бар икән дөньяда.

– Әйе шул, бар… – «Әти» димәкче иде, әйтә алмады, кыенсынды…

Кара син, үз атаңа «әти» дияргә кыенсыну ни дигән сүз инде ул? Ник болай? Әнә бит, әтисенең дә баядан бирле «улым» дигәне юк. Никадәр көтелгән кадерле сүз икәнен башына да китерми шикелле. Хәлне аңламыйдыр ул. Кемдер әйткән, сусауның нәрсә икәнен чүлдә булмаган кеше аңламый, дигән. Дөрестер бу. Аңласа, болай эшләмәс иде. Аңа нәрсә, сигез баласы сигез яктан «әти» дип теңкәсенә тия, сигезенә көн саен сиксән сигез тапкыр «улым», «балам» ди торгандыр, ә бу улына… Бу улы бөтенесеннән дә начаррак микәнни?

– Менә нинди егет булгансың… Кем уйлаган!..

Тәбрик бу сүзләрнең бернинди эчтәлексез, сүз юктан гына әйтелгәнен сизеп, аларны игътибарсыз калдырды. Ул көткән сүз бүтән шул, бүтән…

– Эшли башламагансың әле?

– Башланыр инде… – Тагын чак кына «әти» дип ычкындырмады Тәбрик.

Гаҗәп түгел, ул беренче күрешүдә үк шул сүз белән әтисенең кочагына атылмакчы иде бит. Барып чыкмады. Бөтенләй икенче төрле булып чыкты, бөтенләй. Хәзер дә сүз һич кирәкмәгән, һич теләмәгән юлга кереп китте.

– Зарплата эшкә кергәч үк бирелмәс. Шуныңча яшәрлек акчаң бармы соң?

– Анысы инде…

– Син тартынма, әйт. Мин сиңа бераз юнәтермен.

– Рәхмәт. Мин акча сорарга килмәдем.

«Фәрхетдиннең өй сорап кайткан дип коты очса, монысы акча сорар дип курка…»

Болай ук уйлаганын белмәсә дә, улының сүзендә беркадәр үртәлү сизгән ата шундук аны төзәтергә ашыкты:

– Син үпкәләмә… кирәк булса гына дим мин.

– Акча сорарга килмәдем. – Кабатлауда да мәгънә бар!

Ата кеше аптырабрак калды. Урынлы кыенсыну. Аннан ничек котылырга белмичә шактый утырдылар. Күңелдә булган нәрсә чыкмыйча, сизелмичә калмый бит ул – җитмәсә, һич үзе теләмәгәндә, әти кеше утка тагын керосин сипте:

– Ну, алайса, эшкә урнашкач, кирәк булса, тартынма, хат яз… түлке хатка «әти» дип язма…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»