Бесплатно

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

72

Менә мә! Кичә волостной судтан, хөкемгә чакырып, кәгазь китерделәр. Авылның ике тиенлек бер кешесе, мулланың бозавы, ындырыма кереп, кибәгемне ашады, дип өстемнән күрсәткән. Моннан элгәре ике күрше хатыны, тавык йомыркасы өчен орышышкан вакытларында берсе берсене мыскыл итте, дип, мине шаһид итеп хөкемгә биргәннәр иде. Ансында алдап-йолдап бер йомырка низагысының шаһиде булудан котылган идем. Монсыннан, белмим, котылырмынмы? Бар, сөйлә! Шулар берлә бер йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, биш тиен акча өчен судлашып йөре! Шуның өчен дуст бул, дошман бул! Орышыш, кычкырыш, хөкемләш! Менә шул кешеләр берлә чолган да, шул тормышта яшә! Мин шул йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, бер кочак салам өчен, биш-алты кисәк утын өчен дустлаша, бозылыша, сүгешә, сугыша торган кешеләр дәрәҗәсенә төштеммени? Минем тормышым да шундый вак мәсьәләләр берлә тулыр, минем башым да шулар берлә мәшгуль булырмыни? Мин дә шулкадәр вакландым, изелдем, беттеммени?

9 нчы апрель, 1901 ел

73

Күрше Сафа абзыйның яшь килене Миңлесафа һәрвакыт безгә кереп-китеп йөргәндә тәрәзәгә күзенең очы берлә карап үткәнгә, мин, йортта тугры килгәндә дә күземез каршы-каршыга очрашып киткәнгә, бу хатын хакында төрле фикерләрем бар иде. Хосусән аның көязлеге, шактый пөхтә киеме өстенә чибәрлеге, сынының килешлеге күңелемә дә бераз тәэсир итә иде. Алай булса да, аның артыннан йөрми, аны кулга төшерер өчен бер-бер эшкә керешми идем. Беркөн, хатыным ашта вакытта, мин ялгыз идән буенда аптырап йөри идем, бүлмә ишеге ачылды. Мин, мәче-фәләндер дип, илтифатсыз гына бүлмәгә чыктым. Ни күзем берлә күрим, Миңлесафа басып тора! Мине күрү берлә: «Абыстай өйдә юкмыни? Иләк сорый идем», – диде. Мин дә: «Әнә шунда чоланда, ал», – дидем. Ул да, ишекне рәтләп япмаенча гына, чоланның ишегене «чыгыр» иттереп, караңгы чоланның шүрлегендә шатыр-шотыр әйберләр шотырдатып, иләк эзли башлады. Аның килеп алдыма басуы ук теге фикеремне уятканга, мин, моның таба алмавыны хәйлә иткән булып: «Таба алмыйсыңмыни?» – дип, чоланга иләк эзләшергә кергән булып, киленне тоттым. Ул, тотуымда «әһик» дип көлеп, чоланның теге тарафына киткәч, мин, тагы гайрәт җыеп, кочаклап алдым. Килен минем берлә тартышкан кеби тыпырчына, селкенә башлады. Ләкин кулымнан котылырга аз гына көч тә сарыф итмәде. Мин, аның таза биленнән кочаклап, өйгә алып керә башладым. Ул, әллә нидән курыккан кеби: «Кеше күрә, валлаһи, кеше күрә», – диде дә тыпырчына башлады һәм дә, бик тиз минем кулымнан котылып, кыр кәҗәсе кеби сикереп ишек янына барып басып, миңа бармак селкеп чыгып китте.

Шуннан бирле ул хәзер, һәр көн кеби, минем хатын китте исә керә, элгәреге кеби тыпырчынмый, тиресләнми!

24 нче июнь, 1901 ел

74

Мин икенче ел мулла булып торам. Язарга эш булмаганга, тормышта үзгәрү булмаганга, күптән бирле бернәрсә язмадым. Нәрсә языйм? Нәрсә бар?

28 нче июль, 1902 ел

75

Ыж-ыж итеп сызгырып, тәрәзә капкачларыны шакылдата, морҗалардан кереп, озын иттереп сузып, моңлы, куркынычлы улый, тәрәзәнең элгечләренә килеп бәрелеп, аларны чат-чот шалтырата торган кышкы җилнең тавышына уянып киттем. Җилнең ыж иттереп ачулы сызгырулары, көтмәгәннән тәрәзә капкачларының дөберт-дөберт итеп барабанлап куюлары, кинәттән генә морҗага кергән җилнең моңлы, кайгылы көй берлә уу-уу дип, авыру кеше кеби, җәрәхәтләнгән ерткыч хайван кеби еглавы бөтен тамырларымнан йөреп чыкты. Әллә нинди куркынычлы уйлар уятты, башымда ямьсез төшенмәләр тудырды. Үземнең каялыгымны хәтеремә китермәенчә, үземне чолгаган өйләр, авыллар, кешеләрдән, җәмәгатьләрем-хатыннарымнан аерып, яп-ялангач кеби иттереп, шул куркынычның алдына китереп бастырды. Мин шул куркынычлы ыжылдый торган тавышлар, шул, бөтен дөньяны туңдырам дигән кеби, уйларны, агачларны, авылларны каплаган кар арасында, һәрнәрсәдән аерылган, һәр ярдәмчедән мәхрүм булган көенчә, үземне үзем япа-ялгыз күрдем. Үземне үзем шул куркынычлы җилләр, шул мәрхәмәтсез суыклар, шул котны ала торган ялгызлыклардан саклар өчен, үземне үзем шул һәлакәттән коткарыр өчен, үземне үзем үземнең эчке җылыларым берлә җылыта, үземне үзем үземнең эшләрем берлә каплый, чолгый, шулар берлә юата башладым. Гүя күңелемә үзем мөрәҗәгать иткән кеби: «Күңел! Тор! Күрәмсең, нинди ямьсез куркынычлы җилләр каплады? Күрәмсең, мине нинди котны ала торган, тәмугларны хәтергә китерә торган суыклар чорнады? Күрәмсең, мине ничек куркыныч галәмдә ялгызлык биләде? Уян, күңел! Үзеңнең дөньяларны җиңә торган, тауларны тишә торган, диңгезләрне корыта торган, тарихларның көпчәкләрене теләгән тарафка әйләндерә торган көчеңне, гайрәтеңне сарыф кыл да, мине шул куркыныч диңгездән коткар! Уян, күңел, уян! Үзеңнең Сибирия суыкларыны эретә торган, каткан-кипкән калебләрне майга әйләндерә торган, бөтен дөньяның бөтен эшләрене изгегә сөйри торган, бөтен дөньяның матурлыкларыны үзеңнең йомшак матурлыгың берлә бизи торган сөю хисене уят та, мине шуның җылысы берлә җылыт! Мине шул биек мәхәббәт сараеннан алынган кечкенә генә, иске генә бер кием берлә өрет! Уян, күңел, уян! Шул меңнәр-миллионнар адәмнәр берлә тулган, меңнәр-миллионнар фикерләр берлә кайнаган, меңнәр-миллионнар мәсләкләр берлә чолганган кешеләр диңгезендә өйсез, фикерсез, мәсләксез, идеалсыз, ялгыз калган мине дә кечкенә бер идеал, иске бер мәсләк берлә булса да иптәш яса да, мине дә шул ялгызлык, шул моңлык, шул мәгънәсезлектән коткар! Уян, баш, уян! Шул эшсезлектән селкенергә өйрәнмәгән, хәрәкәтләнергә оныткан миләреңне селкет тә, мине дә шул бушлык, тормышның шул мәгънәсезлегеннән коткар! Мине дә «мин» дип әйтерлек, «мин» дип телгә алырлык яса!

Бу сүзләр, бу уйларга каршы чыдый алмаенча, башым да, күңелем дә уянган кеби булды. Алар да күңелемнең катлы-катлы амбарларыннан, башымның бормалы-бормалы, керделе-чыктылы чокырларыннан мине сакларга, мине җылытырга, мине «мин» иттерергә хәзерләнергә тотындылар. Күңелем яшьлегемнән бу көнгә кадәр үткән тормышымның кәгазьләрене берәм-берәм ача башлады. Менә мин – яшь, матур, маңкалы, таза-нык, ыштансыз, укырга дәртле, хикәя сөюче малай! Менә мин – мәдрәсәдә дараба ядрибу, нәсара янсару[133] сарыфлый торган, каты икмәк берлә чәй эчә торган вә шул мәдрәсәдәге хәлфәләр кеби хәлфә булуны, әти кеби мулла булуны, пәйгамбәр кеби яхшы булуны идеал иткән бер шәкерт! Менә мин – мәдрәсәдән мәдрәсәгә барып, моназарә кылышып, «вөҗүд ваҗибләр, хөдүс галәмләр, гадәм заманлар» ны[134] исбат кылып йөрүче, бөтен мәшһүр Кышкар, Казан моназирләре кеби булырга тырышучы, динле, суфи, эчми-тартмый тырыша торган кара бүрекле, озын чалбарлы, дәһри Казан шәкерте! Менә мин – бу китаплар, бу моназарәләр, бу тәртипсез укуларның дошманы, мәдрәсәләр, мәктәпләр исляхының тарафдары, гәзитә укучы, төрек китаплары укучы, җәй көннәре русча укучы, киләчәктә бөтен халыкның фикерене үзгәртүне төшенүче яшь шәкерт, фикерле егет! Менә мин – әллә нинди яңлыш-йоңлыш аңлаган фикерләрем берлә Ауропаның тормышына гашыйк булган, ауропаланыр өчен актык биш тәңкәсенә пальто алган, бурычка алган акчасына исле майлар, кершәннәр алган, үзене француз романнарының каһарманы иттереп хисап иткән бер Дон Кихот! Менә мин – башымдагы фикерләр берлә тирәянымны чолгап алган дөньяның аерым-аерым идекләрене аңлаучы, минем идеалымның дөньяда юклыгыны күреп кайгыручы вә шул идеал дөньямны тудырыр өчен, тирә- янымны шул идеал дөньяма әверер өчен тырышырга юл таба алмаучы ярты өметле, ярты өметсез бер яшь егет! Менә мин – үземнең җиңүемә шөбһә иткән, үземнең фикеремне мәйданга китерә алуыма шикләнгән, үземнең мәгълүб[135] булуыма ышанып, игътикадым-иманымнан мәхрүм калган, тормыш сугышына кергәнче җиңелгән бер гаскәр! Менә мин – шул иске тормышка әсир алынган, аның кергән саен чыга алмаска иттереп ябыла торган унике ишекле зинданына куелган өметсез, имансыз бер имам! Менә мин – сөймәгән, сөелмәгән бер хатын берлә гомеремне үткәрергә, сөю-сөешү нәрсә икәнене белмәенчә, яшьлегемне уздырырга, картлыгыма кадәр былчырак хезмәтче хатыннар, әдәпсез күрше киленнәре берлә күңелне мыскыл итә, вөҗданны газаплый торган мөнәсәбәтләрдә яшәүче, йомыркалар, кибәкләр, утыннар, саламнар, чүпрәкләр өчен судлашучы кеше калдыгы!

Менә мин – хәзер шул суык көндә, шул ыжгырдый торган җилдә, шул хатыным берлә бер түшәккә яткан өйдә, үткән гомерендә бер нәрсә эшләмәгән, киләчәгендә эшләргә идеалыны, иманыны югалткан, күрше хатыннары берлә маташудан башка эшкә ярамый торган бер адәм калдыгы! Менә мин – шул үземнең тормышымның начарлыгыны уйлап та, аңлап та, үземне үзем шул начарлыктан, шул баткаклыктан чыгара алмаган көчсез, хәлсез бер әрәмтамак!

Әнә минем киләчәгем! Зур корсаклы, көненә ун бәлеш төбе ашый торган, күрше хатыннары, асраулар берлә маташа, былчырана торган мин! Әнә мужиклар берлә юк нәрсәләр өчен ялган шаһидләр яллап-яллап хөкемнәргә йөрүче мин! Әнә мужик хатыннары берлә каз бәбкәләре өчен орышышучы мин! Әнә тагы мин! Әнә тагы мин!

Тышкы җилнең ыжгылдавына минем күңелемнең ыжгылдавы, аның суыклыгына минем күңелемнең суыклыгы кушылды. Мин эчтән-тыштан туңа, калтырый, дерелди башладым. Үткән гомеремнең, үтәчәк гомеремнең начарлыгы өчен кайгырырга, егларга, шул беткән идеалымны озатырга, бәхилләшергә бер тамчы кайнар яшь таба алмадым. Мин туңдым, мин каттым, мин беттем!

 

21 нче декабрь, 1902 ел

76

Әллә кайда яшеренеп яткан шул кәгазьләрне кичә өй юар өчен җыештырганда табып алдым. Башыннан ахырына кадәр укып чыктым.

Тагы иске тормышлар күз алдымнан үтте. Тагы болар минем йоклаган йөрәгемдә зур бер җәрәхәт ачты. Мин төн буе йоклый алмаенча уйладым. Үземнең нишләгәнемне, нишләвемне, нишләячәгемне төшендем! Бик озак уйлаган, төшенгәннең соңында күңелемә: «Шулмы гомер? Тормышмы бу?» – дигән сөаль килде.

Шул «Тормышмы бу?» сөале, үлгән кешенең өрәге кеби, алдыма килеп басты! Мин җавап бирә алмадым. Сездән сорыйм: «Тормышмы бу?»

3 нче май, 1908 ел

Сөннәтче бабай

Авылның картлары, ир уртасылары, яшьләре – һәммәсе дә, үзләре белә башлаганнан бирле, аны Сөннәтче бабай дип таныйлар, Сөннәтче бабай дип йөриләр иде. Угыллары, кызлары йиткән карчыклар да, яңа төшкән яшь килен чакларда, аны Сөннәтче бабай итеп таныганнар, анлар да, бу көнге яшь киленнәр кеби, урак өстендә кызу-кызу урак урганда да, көз көннәрендә төшмәенчә башны әйләндерә торган гөбе язганда да, бәйрәм алдында ашыга-ашыга өй юганда да, еглаган угылларыны туктатыр өчен, «Сөннәтче бабай килә!» дип куркытканнар иде.

Аның яшене белгән кеше юк иде. Яше күпме дип уйлаган кеше дә юк иде. Һәм дә, әллә ничек, бөтен авыл халкы шул Сөннәтче бабай берлән яшь арасында мөнәсәбәт барлыгыны уйлый алмый иде. «Сөннәтче бабай сиксән яшендә, туксан яшендә» дигән сүз анларның колагына ят килер кеби, «ата таш, ана таш» дигән шикелле мөнәсәбәт булыр кеби тоела иде.

Сөннәтче бабай – сөннәтче бабай иде. Ул, авылның өч сайлануында да староста булып торып, хаҗга барып кайткан Ашаяк Шәрәфи бабайның да сөннәтче бабае булган кеби, авыл хәзрәтенең тимер юллар, парахутлар берлән үтеп барып, Казан шәһәрендә укый торган мәхдүменең дә сөннәтче бабасы иде. Авылның бу ел төшкән яшь киленнәренә дә ялгыз калып уйлап ятканда яисә эштән соң каенанасыннан яшеренеп иске чүпрәкләрдән искеләр хәзерләгәндә дә, угылы булуыны уйлап бетерүе берлән, Сөннәтче бабай хәтеренә төшә, угылы булуы берлән сөннәт ясавы Сөннәтче бабайдан һич аерылмый иде.

Кечкенә кызлар курчак уйнаганда курчакларының туе иттереп, кодалар, кодагыйлар чакырып маташканда, иске чүпрәкләрдән ямьсез генә иттереп, һәрвакыт бер курчакны «Сөннәтче бабай» дип атыйлар, сөннәт туйлары ясап, аның исеменнән әллә никадәр сүзләр сөйләнәләр, ир балаларны еглаттыралар иде. Бөтен авыл, «сөннәт» дигән сүзне ишеткәндә, шул картаеп, искереп беткән Сөннәтче бабайны хәтеренә китерә, сөннәт туе хакында сүз ишетсә, аның кайда булганыны да уйламаенча, мотлакан[136]: «Сөннәтче бабай булган», – дип утыртып куя иде.

Аның, яше югалган кеби, исеме дә югалган иде. Көлдергечрәк картлар, эшләр бетеп кырдан кергәч, җомга көннәрне кояш җылысында җыелышып сөйләшеп ятканда: «Сөннәтче бабайның метрикәсене кәҗә ашаган икән. Аның исеме югалгач, Газраил фәрештә аны оныткан икән дә, шуның өчен авылда ике зур холерада ул исән калган икән», – диләр иде. Газраилнең онытуы сүзе дөрест булса булыр, ләкин Сөннәтче бабайның исеме югалган икән хәбәре ялган иде. Аның исеме бар иде. Исеме генә түгел, аның бөтен нәселене язган, аның бабаларыны, бабаларының бабаларыны язган «Сөннәтче шәҗәрә»се бар иде. Ул шул шәҗәрәсе берлән, үзенең сөннәт кисәргә мирас тарикы[137] берлән хакы барлыгыны читтән килгән һәрбер шарлатан алдында исбат итә алырлык булса да, авыл халкы аның үткен чалгы пәкесе берлә сап-сары агач черегенә шәҗәрәсеннән дә нык ышанганга, ул шәҗәрәнең кирәге дә булганы юк иде.

Авылның кырыеннан сан буенча икенче исәпләнә торган Сөннәтче бабайның йорты да, дөрестене әйткәндә, өе дә, үзе кеби, бөтен авылның өйләреннән аерым иде. Ул, авылның сатучысы Әхмәдинең кызылга буяган өенә охшамаган кеби, авылның иң фәкыйрьләреннән хисаплана торган капка каравылчы Садриныкына да охшамаган иде. Ул Сөннәтче бабайның өе иде. Бөтен йире, бөтен төсе Сөннәтче бабайга охшаган иде. Авыл тарихыны белми торган вакытта такта берлән ябылган түбәсе, вакыт үтә-үтә каралып бетеп, анда-бунда кәкрәеп торулары берлән Сөннәтче бабайның битенә бөтенләй охшый иде. Түбәсенең кырыйларына солы, борай, алабута катышыннан үскән үләннәр дә берсе анда таба, берсе бунда таба карап, Сөннәтче бабайның рәтләп тарамаган сакалыны хәтергә китерә иде. Өйнең сулга да, уңга да таба кәкрәйгән диварлары Сөннәтче бабайның төрле тарафка таба бөкрәйгән аркасыны искә төшерә иде. Аның пыяласыннан күп рамлы тәрәзәләре үзенең яшәргән[138] пыялалары берлән бабайның һәрвакыт яшьле күзенә бик охшый иде. Өйнең берәм-берәм агачларыны таратудан саклап тора торган, өсттән сылаган күк балчык та Сөннәтче бабайның да шул картайган тәнене бер кеше иттереп җыеп йөртү вазифасыны кыла торган киемнәренә төсе-нисе берлән дә бик охшаган иде. Бунда һәрнәрсә Сөннәтче бабайга охшаган, Сөннәтче бабай үзе дә һәрнәрсәгә охшаган иде. Кем белсен, бәлки, Сөннәтче бабай чынында шул өйнең балчыгы берлән бер балчыктан яратылгандыр. «Мал иясенә охшамаса хәрәм була» диләр. Аның дөрестлегене белмим, ләкин мал иясенә охшаса, мал берлән иясе арасында аерма бетә. Менә бунда да кай йирдә Сөннәтче бабайның үзе башлануы, кай йирдә аның әйберенең чиге булуы әллә кайчан хәтерләрдән себерелгән иде; әллә кайчан бу чик баганалары авып беткән иде. Дөресте генә, Сөннәтче бабай шул Сөннәтче бабай үзе генә түгел иде: ул шул киемнәре берлән, шул өе берлән, шул үткен чалгы пәкесе берлән, шул әллә ничә кат кәгазьгә төргән череге берлән бергә Сөннәтче бабай иде. Бөтен авыл халкы шуны шулай уйлый, бөтен авыл халкы шуның шулай икәнлегенә ышана иде. Шуның өчен авылдагы ике зур утта да Сөннәтче бабайның йорты янмый калуын да Сөннәтче бабайдан аерым бер эш иттереп сөйләнмиләр, Сөннәтче бабайның өе янмый калды, аны ут онытты-фәлән дә, димиләр иде. «Газраил дәфтәреннән югалды» га шунларның һәммәсене бергә кертәләр иде.

Сөннәтче бабайның «сөннәтче бабай» лыгы әле буның берлән генә тәмам булмый иде. Аның тагы берничә кисәге, кәбестә теле берлән сөйләсәң, тагы берничә яфрагы бар иде. Аның өенең алдында, юкә агачлар берлән бастырып тоттырган кечкенә бакча да, бер караганда, һаваланганнан күкрәгене чыгарып, кукраеп тора кеби, бер караганда, картайганнан арып, билене тота алмаенча, бөкрәеп тора кеби күренә торган миләш агачы да бар иде. Көзгә таба аның кып-кызыл миләш сабаклары кызыл ахак кеби салынып, сөялеп, яшь кызларның муеныны, кулыны, колагыны бизәкли торган төймәләр, алкалар кеби, Сөннәтче бабайның өене бизи иде; аның искелектән туеп беткән йөзенә көләчлек бирә, битенә кызыл йөгертә иде. Сөннәтче бабай, шул үзе берлән бергә картайган миләш агачының телене белгән кеби, һәр көн иртә берлән чыгып, агачка таба карый, һәр көнне аның берлән сөйләшергә тотына.

– Нихәл, суык булмадымы? Кырау төшмәдеме? Чәчәкләреңне өшетмәдеңме? – дип сорый иде.

Миләш тә, шуны гына көткән кеби, офицеры алдында басып тора торган солдатның офицерының сәламенә каршы кычкырып: «Исәнлегеңне телим!» – дигән кеби, миләш тә әллә кайдан килгән җил берлән шаулап җавап бирә; Сөннәтче бабай да аның сыгылып-сыгылып килә торган ботакларыны, чәчәкләрене тотып карап, туңмаганына, өшетмәгәненә ышанып, агачның тамырларыны карарга: «Йир корымадымы? Су кирәкмиме?» – дип, туфракны кулы берлән изәргә тотына иде. Ул күп вакытны: «Су сибәргәме, юкмы», – дип уйлап тора-тора да, «майдан ботка бозылмас» дип, чиләкне күтәреп, артындагы инешкә төшә дә, анда үзе ясаган басмадан су алып менеп, миләшенең төбенә сибә иде. Аннан соң салыныбрак төшкән ботакларыны бер-бер җеп берлән бәйләп куя, иелгәнрәкләрене агачлар берлән терәтә, миләш вакытында урамга якынракларыны бакчага таба борып куя иде. Ләкин бунысы кирәкмәс бер эш кенә, Сөннәтче бабайның картлыгыннан килгән артык бер саклану гына иде. Аның миләшләре ерактан караганда никадәр малайларны кызыктырса да, урамның теге ягыннан үтеп баргандук үзенең ачылы-төчеле тәме берлән никадәр анларның авызыннан суны агызса да, килеп басып алырга берсенең дә көче йитми иде. Түбән оч, югары оч бакчаларында кыярга рәхәт йөзе күрсәтми торган Гата малае Касыйм да, юлаучы Камалинең күршеләрендә йомыркаларына көн күрсәтми торган ирдәүкә кызы Мәрфуга да шул миләшләргә таба тугры килә алмый иде. «Сөннәтче бабай» дигән сүз анларның да күңеленә әллә нинди бер курку төшерә, анларның да күз алдына шул Сөннәтче бабайны, карт Сөннәтче бабайны пәкесе, череге берлән китереп бастыра; аның авызыннан Сөннәтче бабай һич сөйләми торган бер тавышта: «Кисеп алырмын!» – ди-гән сүзне ишеттерә иде. Шул «кисеп алырмын» нан Касыйм да куркып кача, никадәр ирдәүкә булса да, киселәчәк артык бернәрсәсе дә булмаган Мәрфуга да якын килми иде.

Миләшкә башка да бабайның байлыгы юк түгел иде. Аның өенең артында канау берлән әйләндереп алган суга кадәр сузылган йорты бар иде. Читтән караганда никадәр кечкенә генә төсле күренсә дә, бу йортның бер почмагы уҗым кыры, бер почмагы сабан ашлык кыры, суга якын йире печәнлеккә бүленгәнгә, башка – урта йире шалкан, кыяр, кәбестә, чөгендер, борчак, бәрәңге түтәлләрене дә эченә ала алган иде. Шул ферма, урам ягыннан кечкенә генә йил капка берлән авылга чыккан кеби, пөхтә генә такта ишек, тар гына, матур гына басма берлән суга таба да сузылган иде. Шул су ягындагы ишектән Сөннәтче бабай түтәлләрене, ашлыгыны сугара, урам ягындагы капкадан шул ашлыкларны чит дөньяга чыгара, җәгърафиячә әйтсәң, чит мәмләкәтләргә йибәрә иде. Җәйнең һәр вакытында аның шул бакчасы ямь-яшел тора, илдәге корылык аның арышыны саргайтмый, җәйге эсселек аның карабогдаены көйдерми иде. Һәр елны кояшка карап тора торган каш йирендә аның бодае уңа, уйсу йиргә чәчкән аның солысы кара туткыллы булып гөрләп үсә, карабогдае, миләш кеби, сабаклары берлән тулы була; арышы, сары ука кеби, башыны күтәрә алмаенча сузылып ята иде. Аның кыяры, шалканы, кишере хакында сөйләмә дә инде – анлар бөтен авылның авызыннан суыны агыза, бөтен авылны кызыктыра иде.

Сөннәтче бабайның кош-корты да юк түгел иде. Ләкин бунлары ни өчендер Сөннәтче бабайныкы дип сөйләнмәенчә, аның карчыгы Гөлйөзем әбинең исеме берлән йөри иде. Мәсәлән, аның бүрекле тавыгы, кызыл әтәче «Гөлйөзем әби тавыгы», «Гөлйөзем әби әтәче» дип йөртелә; аның зур җиленле, һавалы мөгезле, көтүнең иң артыннан килә торган кәҗәсе дә «Гөлйөзем әби кәҗәсе» дип сөйләнә иде.

Бу тавыклар, әтәчләр, кәҗәләр – һәммәсе дә Сөннәтче бабай кеби карт булсалар да, Сөннәтче бабай күрше картларыннан аерылган кеби, анлар да күрше тавыкларыннан, әтәчләреннән аерылсалар да, һәммәсе дә холыклары, табигатьләре берлән Сөннәтче бабайга бик охшасалар да, күрше-колан ни өчендер бу мәсьәләдә, Сөннәтче бабайның хакыны кабул итмәенчә, Гөлйөзем әбигә нисбәт биргәннәр иде. Кем белсен, өй, бакча, миләш Сөннәтче бабайга никадәр охшаса, тавык, әтәч, кәҗә, бәлки, Гөлйөзем әбигә шулкадәр охшагандыр. Шулай дигәч тә, сез Гөлйөзем әби берлән Сөннәтче бабай арасында аерма бар иде, берсе кара туткыллы, берсе сарырак; берсе каты табигатьле, берсе йомшак; берсе матур, берсе ямьсез иде дип, бер хата фикер чыгармаңыз. Бунларның төсләрендә, йөзләрендә, кылынышларында, табигатьләрендә дә һичбер аерма юк иде. Дөресте генә, бунлар хәзер ике кеше түгел, икедән кушып ясалган бер кеше иде. Бунларның берсене күреп, икенчесене күрмәгән кеше иттифакый[139] күрмәгәнене, икенче авылда яисә кара урманның ялтыраган аланында җиләк җыйганда күрсә, мотлака, буның кем икәнлегене таныячак иде.

Бунларның төсләре генә түгел, уйлары да берләшеп беткән иде. Мәсәлән, Сөннәтче бабай: «Карчык, түтәлләргә сибәргә вакыт түгелме?» – дияргә өлгерә алмый иде, Гөлйөзем әби чиләкне күтәреп чыга башлый иде. Көз йитеп, сөннәт туйлары итә башларга вакыт йитеп, Гөлйөзем әби: «Карт, «сөннәтләр» йитә», – дияргә өлгерми, Сөннәтче бабай, тәһарәт төзеп, чалгы пәкесене кайрарга тотына иде. Алай булса да, бунлар үзләре бер-берсене аералар иде. Гөлйөзем әби бервакытта да Сөннәтче бабайга «карчык» дип дәшми, бабай да, онытып йибәреп, карчыгына «картым» дип эндәшми иде.

 

Ул гына да түгел, бунлар арасында эштә дә аерма бар иде: кәҗә саву, тавыклар ашату, йомырка җыю, самавыр кую Гөлйөзем әбинең эше булган кеби, миләшкә су сибү, йортны себерү, канауларны төзәтү дә Сөннәтче бабайның гына эше иде. Онытканмын икән әле, өй җыештыру да бөтенләй Гөлйөзем әбинең җилкәсендә иде. Ул һәр көнне әллә ничә мәртәбә идәнне себерә, һәр атнакич ком берлән сап-сары итеп самавырны ача, айда бер өйнең ярыкларыны ямар өчен сылаган балчык өстеннән акбур берлән буйый, һәр намаз алдыннан картының комганына су сала иде.

Өйләрендә әллә никадәр җиһазлар булмаса да, җәмәгатьләре шул карт-карчык берлән бетсә дә, Гөлйөзем әби көн буе эштән бушамый иде. Ул кайвакытлар мич ягып күмәч сала, кыстыбый пешерә, бәйрәм көннәрендә картының намаздан кайтуына коймак хәзерләп куя иде. Өйдәге бөтен әйберләр, җиһазларда һич артык нәрсә булмаса да, бунлар арасында берсе дә кыйммәтле, кыйммәтсезлек берлән аерылмаса да, өч нәрсә бунларга һич охшамаган, бөтенләй башка дәрәҗәдә иде: аның берсе – Сөннәтче бабайның мирас юлы берлән сөннәтчелеккә хакы барлыгыны исбат итә торган шәҗәрәсе, икенчесе – сөннәт кисә торган чалгы пәкесе, өченчесе – сөннәткә сибә торган, шешәгә тутырган сары череге иде. Бунларның өчесе дә өйнең иң кадерле йирендә, Гөлйөзем әбинең кыз чагыннан калган «Һәфтияге», бөтиләре саклана торган түрдәге шүрлектә, кечкенә сандыкта тора иде. Бунларның һичберсе дә гади көндә алынмый, һичберсе андый-бундый эшкә тотылмый иде. Хосусән[140] шәҗәрәнең кыйммәте әби берлән бабай алдында бик зур иде. Ул һәрвакыт карындыкка төрелгән көенчә, берничә кат кәгазьгә сарылып, чүпрәкләр берлән бәйләнеп куелган иде. Аның эчендә ни язылганыны Сөннәтче бабай укый белмәсә дә, шул кәгазьнең бик зур кәгазь икәнене белә, әллә нидә бер зур кунак-фәләнгә күрсәтергә тугры килсә, ул, шәҗәрәнең бер йирендәге исемгә бармагы берлән төртеп:

– Менә бунысы – Сәлман Фарси разый Аллаһе ганһе, менә бунысы – мин, – дия иде.

Ул, шул сүзне әйткәндә, бераз һаваланып та киткән кеби була; теге кешегә гади кеше берлән эш итмәгәнене, «Сәлман Фарси» нәселеннән бер кеше берлән эш иткәнене белдерер өчен кеби:

– Сәлман Фарси хәзрәтләре безнең бабамыз булган, – дип куя иде.

Аннан соң ул шәҗәрәнең тарихыны сөйләргә тотына иде. Сөйләгәндә, гади сүз сөйләмәгәнене белгәнгә, сүз араларында салаватлар әйтә, «Разый Аллаһе ганһе, рәхмәтуллаһи галәйһи» ләр берлә бизәкли иде.

Бабай ул шәҗәрәне әтисеннән мирас тарикынча алган иде. Шуннан соң, аңар үзенең исемене яздырыр өчен, мәрхүм (Алла рәхмәтендә булсын!) Түнтәр (Гали ишан) хәзрәткә барган иде. Сөннәтче бабай шул вакыйганы менә ничек сөйли иде:

– Кышның көне иде. Әти мәрхүм, Алла рәхмәт итсен, вафат булды. Үләр алдыннан мин берничә ел әти берлән читкә сөннәткә чыгып йөрсәм дә, иҗазәт[141] ала алмаган идем. Менә беркөнне тегермәннән кайтсам, әти: «Угылым, хәзрәтне алып кил, хәлем начар», – диде. Мин хәзрәткә киттем. Хәзрәт мәрхүм, Алла рәхмәтендә булсын, ул вакытта Кәбир хәзрәт иде. «Хәзрәт бабай, әти авырый», – дигәч: «Машалла!» – диде дә, мәдрәсәдән чыгып, чанамга утырды. Өйдә әтине телсез таптык. Хәзрәт «Ясин» укырга тотынды. Әти һаман телгә килмәде. «Ясин» нан соң хәл җыйган кеби булды. Хәзрәткә күзене тутырып карап, телене кыймылдатырга тотынды. Хәзрәт, әллә ни әйтергә теләгәнене күреп: «Алла!» – диде. Әти акыртын гына: «Алла!» – диде дә, кулыны селкеп, әллә ни сөйләмәкче булды. Бик авырлык берлән кулыны күтәреп, шүрлектәге сандыкны күрсәтте. Аннан ары күзене миңа борды. Хәзрәт: «Сиңа сөннәтче бабай булырга иҗазәт бирә», – диде. Хәзрәт шул сүзне әйтеп өлгерә алмады, әти тагы: «Алла!» – дип әйтеп, җан бирде. Алла рәхмәт итсен, бик яхшы күмдек. Гүр сәдакасына зур бер сарык бирдем: фидиясенә, өй тумасы кашка кырыкмыш бар иде, шуны бирдем, кырыгына кадәр өстенә йөрергә алты тәкәдән теккән туныны бирдем.

Менә көн үтте, кыш үтте, җәй булды, көз булды – сөннәт вакыты йитте. Мин, тәһарәт алып, әтинең пәкесене алып, сөннәткә чыктым. Малайлар минем артымнан йөри башладылар. Анлар: «Корбанколый сөннәтче бабай булган», – дип көлә башладылар. Ул вакытта әле яшь идем. Бер өйгә кердем. Үзем берлән үскән Гадиләнең өе икән. Угылы сөннәтлек булган, яхшы каршы алдылар, белен берлән чәй эчерделәр. Ләкин: «Быел әле сөннәткә бирмәскә телимез, баламыз үссен дип уйлыймыз», – диделәр. Икенче йирдә тагы шулай. Мин бөтен авылдан бер малай да таба алмадым. Үткән ел бай ел булганга, сөннәтлек малай күп иде. Мин уйладым-уйладым да, яңа тун киеп, кияү булып кергән казакины киеп, мәрхүм Кәбир хәзрәткә киттем. Хәзрәт мине өенә алып керде. Кергәч тә, тулы ният бирдем. Хәзрәт, дога кылып, сорашырга тотынды. Хәзрәткә бәйин-бәйин[142] хәсрәтне сөйләдем. Хәзрәт уйлап торды-торды да: «Син, Корбанколый, Түнтәр (Гали) ишанга бар, аннан иҗазәт ал», – диде. «Хәзрәт, ул кая соң?» – дидем. Хәзрәт, фәлән йирдә, фәлән йирдә, дип сөйләп бирде. Шул ара да булмады, авылга әллә кайдан, «сөннәтче» дип, бер карт килде. Миңа «баламыз кечкенә» дигән бөтен кешеләр сөннәткә бирә башладылар. Атам мирасының әллә кемнәргә китүенә ачуым килде. Атны җигеп, хәзрәткә дип бер савыт кәрәзле бал алып, юлга чыктым. Унике көн бардым.

Менә хәзрәтнең авылына барып йиттем. Иртә намазга кердем. Ул халык, ул халык! Сакаллы шәкертләр берлән мәсҗед тулган. Намаз бетте. Хәзрәтнең намаздан чыкканыны көтеп торып күрештем. Хәзрәткә серне аңлаттым, үземезнең хәзрәттән алган хатны бирдем. «Өйлә намазына тәһарәт төзеп кил», – диде. Килдем. Дерелдәп кенә намаз укыдым. Коръәннән соң хәзрәт мине чакырды, иманны сорады, җавап бирдем. Намазларны сорады, җавап бирдем. Шәҗәрәне сорады, әтинең, бабайның исемене әйттем. Шуннан соң хәзрәт кул күтәреп дога кылды. Шундагы бер зур шәкерткә: «Шуның шәҗәрәсене күчереп, исемене яз», – диде. Шатлыгымнан язган шәкерткә бер талир тәңкә бирдем. Унике көн барган йиремне уналты көн кайттым. Менә йиңел генә түгел, шулай алдым, – дия иде дә шәҗәрәне күрсәтә иде.

Шәҗәрәне укый белгән кеше, башыннан әллә никадәр аятьләр, салаватлар укыганның соңында: «Корбанколый бине Уразколый, Уразколый бине Миңлеколый, Миңлеколый бине Габдулла, Габдулла бине Мөхәммәдсалих, Мөхәммәдсалих бине Мулламорад баба[143], Мулламорад баба бине Хан Гәрәй, Хан Гәрәй бине хәзрәти Аксак Тимер, Аксак Тимер бине хәзрәти Гали, хәзрәти Гали бине Сәедбаттал, Сәедбаттал бине хәзрәти Хәнәфи, хәзрәти Хәнәфи бине Мөхәммәд, Мөхәммәд бине Габделсәлам, Габделсәлам бине Мамай, Мамай бине ибн Габбас, ибн Габбас бине Габделмөталиб, Габделмөталиб бине Һашим, Һашим бине Хәсән, Хәсән бине хәзрәти Билал, хәзрәти Билал бине Сәлман Фарси разый Аллаһе ганһе», – дип бетергән бер шәҗәрә күрә иде. Укучы Сәлман Фарси берлән бабай арасындагы шул мең дә өч йөз елның шулкадәр тиз кичеп, биш-алты буында Сәлман Фарсига барып йитүендә дә, шундагы кергән тарихи исемнәрнең тугрылыгында да шөбһәләнми иде.

Пәке шәҗәрәгә караганда шәфкатьсезрәк булса да, ул бик мөкатдәс иде. Бабай аны да салаватсыз тотмый, аны да күрсәткәндә атасыннан калганыны сөйләп кенә калмаенча, аның да шул буыннардан үтеп, хәзрәти Сәлман Фарсидан килгәненә кадәр барып йитә, аңар хәзрәти Рәсүлнең үз кулы берлән бирүене дә әйтеп куя иде. Пәкене караган кешенең күңеленә «Ул вакытта чалгы бар иде микәнни?» дигән фикер килми, бабайның башына да андый шөбһәләр керми иде. Замана бозылмаган иде. Халык бер-берсенә ышана, язылган сүзләргә Коръән кеби игътикад[144] итә иде.

* * *

Көннәр кыскара башлап, кичләр суыгая башлагач, киленнәр киндер урыннарыны чормадан төшереп кора башлагач, кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, анларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде. Шул көн якынлашуы сизелә башлагач та, Гөлйөзем әби керләр чайкый, өенең идәннәрене юа, самавырны тагы көзге кеби иттереп ачып куя, шул көнгә дип җәйли җыйган каймагыннан гөбе яза иде.

Менә көтәр көн килеп йитә, көннәр салкынланып йитеп, чебеннәр, күбәләкләр үлеп бетә иде. Сөннәтче бабай иртә намазга алдан ук барып утырып, ниятләрене укый, намаз беткәч, ишракъ намазыны да бетереп, хәзрәткә килеп: «Безгә фатиха биреп чыкмассыз микән? Карчык, самавыр куеп торырмыз, дип әйт дигән иде», – дип, хәзрәтне ашка чакыра. Хәзрәт тә, чакырыласыны әллә кайчан белеп торганга, вәгъдә бирә. Сөннәтче бабай, сүз беткәч кенә: «Хәзрәт, остазбикә берлән, – дип, тагы ныгытып әйтеп: – Алай булса сез, хәзрәт, тәһарәт яңартыңыз да барыңыз. Мин карчыктан кайтып сөенче алыйм», – дип, кызу-кызу кайтып китә, кайнаган самавыр, яккан мич берлән көтә торган карчыгына хәбәрне сөйләп, үзе киенергә тотына иде. Ул бу көнне үзе кияү булып кергән вакытта бикәч бүләге иттереп бирелгән чиккән якалы күлмәкне, аның өстеннән бу хәзрәттән элгәреге хәзрәт биргән кыска җиңле, алды теткәләнгән булса да, арты өр-яңа тора торган әдрәс казакины, башына хәзрәтнең кияүгә чыккан кызының угылыны сөннәткә утырткач биргән чиккән кәләпүшене кия иде. Ул шул киемдә матураеп, шул көндә яшәреп китә иде. Ул шул көенчә хәзрәтләрне көтәргә капка төбенә чыга; күзне кытыклый торган көзге кояшның йөдәтүеннән сакланыр өчен, күз өстенә кулыны куеп, хәзрәтләргә таба карарга тотына иде. Хәзрәтләр капкадан чыгу берлән, ул: «Карчык, карчык!» – дип, Гөлйөзем әбигә кычкыра; Гөлйөзем әби дә, мичтәге коймагыны алга тартып, самавырына тагы бер күмер салып, каршы чыга иде. Хәзрәтнең сәламенә каршы Сөннәтче бабай сәламне алгач та, Гөлйөзем әби: «Әй рәхмәт, хәзрәтем, остазбикәмне алып килә! Кил, остазбикәм!» – дип, остазбикәнең аркасыннан кага.

– Әй канатым, рәхмәт! Олуг башыңны кече итеп килүең өчен Аллаһе Тәгалә йиде оҗмахның ишегене ачык кылсын! Безнең ярлы йортымызга аяк баскан өчен Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре алтын-көмештән сарайлар бирсен! – дия иде. Абыстай да, хәзрәт тә: «Амин!» – дип, өйгә керәләр иде. Гадәтнең тышында, абыстай, Сөннәтче бабайдан качмаенча, хәзрәт берлән бергә утыра иде. Шул гадәткә, шәригатькә сыймый торган эшне бертөрле тәэвил итәр[145] өчен, хәзрәт догадан соң да:

133Дараба ядрибу, нәсара янсару – гарәп телендәге фигыль үзгәреше формалары.
134Вөҗүд ваҗибләр, хөдүс галәмләр, гадәм заманлар – мөселман фәлсәфәсендәге терминнар.
135Мәгълүб – җиңелгән.
136Мотлакан – һичшиксез.
137Тарикы – юлы, ысулы.
138Яшәрү – яшелләнү.
139Иттифакый – очраклы.
140Хосусән – бигрәк тә, аеруча.
141Иҗазәт – рөхсәт.
142Бәйин-бәйин – бәйнә-бәйнә.
143Мулламорад баба – Кырым ханнары Гәрәйләрнең угылларыннан. Ни сәбәптәндер Русиянең уртасына күчеп килеп, гыйлем юлында хезмәт иткән. Чистай вә Бөгелмә уездларында зур исеме бар. Шонталы авылында, Чистай уездында күмелгән. – Г. Исхакый искәр.
144Игътикад – ышаныч.
145Тәэвил итү – аңлату.
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»