Бесплатно

Сайланма әсәрләр / Избранное

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Сулган чәчкә



Бервакыт мин, кереп зур бакчага,

Чәчкәләрне кылдым тамаша;

Төрле төстә, төрле чәчкәләрне

Күреп шунда күзем камаша.





Ал, кызыл, ак, сары, көрән, зәңгәр –

Тезелгәннәр ниндәен матур!

Гүя күктән хурлар ыргытканнар,

Биреп торыр өчен җиргә нур.





Күзнең явын алып тора болар,

Әйтерсең лә җәннәт бакчасы;

Бигрәк матур шунда бер чәчкә бар –

Нәкъ бу чәчкәләрнең патшасы.





Бал кортлары йөри шул тирәдә,

Кунар-кунмас кына борылып;

Назлы чәчкә шунда өрелеп тора,

Очып китәр төсле нур булып.





Сандугачлар сайрый, шуңар карап,

Төн буенча күзен йоммыйча;

Аның яннан үткән күбәләкләр

Киталмыйлар аңар кунмыйча.





Хәйран булып мин дә карап тордым,

Шушы икән дип күңел бизәге;

Кызарган ул янып көнгә каршы,

Нәкъ гашыйкның янган йөрәге.





Уйладым мин шунда шул чәчкәне

Күкрәгемә алып кадарга,

Әрәм итәр төсле булдым да мин,

Кыялмадым кулым сузарга.





Үзем киттем, ләкин ике күзем

Калды, шул чәчкәдә бәйләнеп,

Шул чәчкәне тагын бер күрим дип,

Өч көннән соң килдем әйләнеп.





Ни күз белән күрим!.. Ул чәчкәнең

Сабагы бар, үзе – өзелгән;

«Кайсы явыз куллар өзде икән?!» – дип,

Яшь тәгәрәп чыкты күземнән.





Башым түбән төште, җиргә бактым,

Кергән кебек булдым зинданга;

Ни күз белән күрим?.. Шул чәчкәне

Кемдер ташлап киткән тузанга.





Җирдән алып бик тиз карыйм аңар,

Күрәм: җансыз кебек булган ул;

Кызыллыгы бетеп, төсе киткән,

Җирдә ята-ята сулган ул.





Их, кызганыч, нинди чәчкә сулган!..

Сулдырды икән моны кем кулы?..

Кая киткән төннәр буе сайрап,

Моны мактап торган былбылы?..





Кая киткән моның күргәннәрне

Сокландырган нурлы чаклары?..

Минем шигыремә мәүзугъ булган

Ул илаһи серле чаклары.





Сизми калдым шунда бу дөньяга

Ләгънәт әйткәнемне кычкырып,

Бу чәчкәне шунда алып куйдым,

Хәтер дәфтәремә кыстырып.





Ушбу сулган чәчкә бу көнгәчә

Җылы күкрәгемдә саклана;

Һичкем белми торган ушбу серләр

Назлы йөрәгемдә саклана.



1920

Балалар һәм китап



Дүрт-биш бала җыелганнар бер урынга,

Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга;

Һәммәсе дә колакларны торгызганнар,

Берсе укый, башкалары тыңлый шунда.





Утыралар китап укып, күңел ачып,

Шатлыкларын бергә-бергә уртаклашып;

Кайвакытта тыңлый болар тып-тын гына,

Кайчагында көлешәләр шыркылдашып.





Кайчагында әллә кемне кызганалар,

Уфылдашып, әкрен генә кузгалалар;

Ахрысы, бу китап бик күңелледер –

Күз дә алмый укый аны бу балалар.



Кошларга!..



Ник качасыз, әй матур кошлар?..

Алай сез качмагыз!

Сезне без куркытмабыз һәм

Таш, агач та атмабыз.





Уйнагыз шул бакчаларда,

Кич вә иртән сайрагыз;

Тик кенә тыңлап торырбыз,

Сезгә без сүз катмабыз.





Шул агачларның арасында

Очарсыз пыр да пыр;

Сез очып йөргән урыннар

Бик күңелле, бик матур.





Дус булыйк сезнең белән без,

Сезне без куркытмабыз;

Уйнагыз да сайрагыз сез,

Монда бездән курыкмагыз.



1921

Ач



Икмәк сорап кулын сузар иде,

Кулларында көче калмаган;

Күзләреннән яшен түгәр иде,

Күзләрендә яше калмаган.





Күз яшьләре белән бит нурлары

Юылып төшкән инде барсы да;

Ике кулы белән эчен тотып,

Калтыранып тора каршыда.





Ул сөйләми хәзер, ул сорамый –

Беткән инде аның сүзләре;

Тик аңлата аның авыр хәлен

Эчкә баткан нурсыз күзләре.





Аның битләренә кара белән

Ачлык сызыклары сызылган;

Аның авыр хәлен, моң вә зарын

Алып яздым монда мин шуннан…



Сулган гөлләр



Урамнарда сез дә очрыйсызмы

Ташлап калдырылган балага?..

Камыш кебек кипкән сары кулын

Сезгә сузып торган балага?





Ишетәсезме аның сулыгып-сулыгып,

Иңрәп әйткән моңлы сүзләрен?

Карыйсызмы сүнгән күзләренә,

Күрәсезме каткан йөзләрен?..





Саласызмы күзне гәүдәсенә:

Ничек сулган, ничек кибешкән,

Мае күптән бетеп, ите кибеп,

Каткан сөягенә ябешкән.





Сизәсезме аның эчке хәлен,

Шул минутта нишләп торганын,

Җылан кебек ачлык, эченә кереп,

Канын суырып, эчен борганын?..





Беләсезме җылап кул сузарга

Аны нәрсә мәҗбүр иткәнен,

Актык көчен җыеп, сезгә карап,

Сездән берәр ярдәм көткәнен?..





Идән чүпрәгенә ярамастай

Күлмәгенә күзегез төшәме?

Шул вакытта нечкә күңлегездән

Төрле-төрле уйлар кичәме?





Бу бер бала түгел, болар меңләп,

Ачлык белән шулай булганнар;

Кырау төшеп сулган гөлләр кебек,

Саргаешып нинди сулганнар?!





Шушы гөлләр хәзер саргаешып,

Зар җылашып сулып бетәләр;

Соңгы сулышларын алган чакта,

Сездән изге ярдәм көтәләр.





Таш күңелләр йомшап, яңгыр булып

Ява торган вакыт – бу зур эш;

Ярдәм кулын сузу – ушбу көндә

Ваҗиб

803



Ваҗиб

 – үтәргә тиешле, кирәкле.



 кына түгел, фарыз

804



Фарыз

 – эшләнми калмаска тиешле эш.



 эш…



«Картайдыра дөнья, картайдыра…»



Картайдыра дөнья, картайдыра,

Акрынлап хәлдән тайдыра;

Колач җәеп алда үлем тора,

Күңел шуны уйлап кайгыра.





Төн ягыннан җилләр искән саен,

Гомерем яфраклары шаулаша,

Кайберәүсе шунда өзлеп төшә,

Төшү белән аны ком баса.





Кайберәүсе шунда чак-чак тора,

Көтә соңгы минут җиткәнен;

Җилбер-җилбер килеп сөйли шунда

Матур җәйге көннең үткәнен.





Кайвакытта бердән шаулашалар

Ачуланган ачы җил белән,

Җырлашалар шунда кайгы җырын,

Җан кисәрдәй ачы тел белән.





Исәр тагын ачы, салкын җилләр,

Коелырлар болар һәммәсе;

Шулар белән бергә җиргә сеңәр

Хәсрәт белән аккан күз яше.



Шатлык белән хәсрәт



Шатлык белән хәсрәт – болар икәү игезләр,

Төскә-буйга башкалар, буйга-сынга тигезләр.





Кайда гына барсаң да, берсе йөрер яныңда,

Хәсрәт китәр читкәрәк, шатлык килгән чагында.





Хәсрәт читкә китсә дә, озак тормас, тиз килер,

Хәсрәт килеп җитүгә, шатлык артка чигенер.





Шушы ике нәрсәнең арасында гомергә

Йөри торгач сыкранып, керерсең син кабергә.



1922

Юлдан

(Туган җиргә)



Китәм синнән вакытча, әй туган җир һәм ис сеңгән җир!..

Миңа син, мин сиңа күптән иләшкән һәм төшенгән җир.





Зарымны, шатлыгымны һәммәсен уртаклашып бергә,

Үсеп, чәчкә атып, ничә еллар киченгән җир.





Синең аулак берәр урныңда моңланган вакытларда,

Күземнән мөлдерәп кайнар яшем тамган вә сеңгән җир.





Үзем киткән саен алга, күңел артка таба тарта,

Сиңа булган сөю шигыре ераклашкан саен арта.





Синең өстеңдәге хәсрәт белән кайгыңда да тәм бар,

Карыңда, салкыныңда, яңгырыңда серле бер ямь бар.





Җәнүб

805



Җәнүб

 – көньяк.



 былбыллары килмәс иде җәйләрендә җәйләргә,

Әгәр син булмасаң җәннәттән артык ямьле жәйләрдә.





Котып йолдызы ник соң бер урында мәңге кузгалмый

Тора, чөнки сине сөйгәнгә, ул синнән күзен алмый.





Кырымны мактаган чакта, «бу – дөнья җәннәте!» диләр.

Шулай да юктыр анда Агыйдел, Дим, Ашказар, Инҗәр.





Күңел кяндилләрен

806



Кяндилләрен

 – шәмнәрен.



, киткәндә синнән, яндырып киттем,

Шуның нурында язган бу шигырьне калдырып киттем.



Ул кем иде?



Язгы көндә киң болында уйнаган бер тай иде,

Шат иде, гамьсез иде, төрле хыялга бай иде.





Уңга чапты, сулга чапты, артка да һәм алга да –

Бу җәһәттән охшады ул борылып аккан елгага.





Кыска булды гомре, әмма алга бик шәп атлады,

Балкыган шәм булды, әмма тугры бер юл тапмады.





Эшчеләрнең ак күгендә бер болыт та, нур да ул,

Инкыйлабчы бер кеше, милләтче дә… ул.





Күкрәгендә нокталар бар, сүзләрендә нөктә

807



Нөктә

 – яшерен сер, үткен мәгънә.



 бар,

Бу кешенең кем икәнен кем зирәк – тик шул табар.



1923

Инкыйлаб



Инкыйлаб ул – вак кына бер кыл иләк:

Энҗеләрне комнан аерадыр иләп…





Вак халыклар күптән аска төштеләр,

Берсе анда, берсе монда киттеләр.





Калды өстә тик матур зур энҗеләр –

Чын иманлыклар, каһарман көчлеләр.



Яңа көчләр



Әйләнәм тулган монафикълар

808



Монафикъ

 – икейөзле, эчкерле (кеше).



, кара эчләр белән,

Һәрбере мәшгуль боларның вак-төяк эшләр белән;

Кайда ул зур идеалга бирелеп, канат җилпеп очу,

Һәрбере мәшгуль хатын-кыз һәм дус-ишләр белән.





Кайда ул эштән генә кодсиять

809



Кодсиять

 – изгелек, сафлык.



 эзләүче кеше?

Һәрберенең күңле тулган вак-төяк хисләр белән;

Мин боларның эшләрен бер-бер күңелдән үткәрәм,

Үткәрәм дә эшкә тотынам өр-яңа көчләр белән.



1924

Гөлләр бакчасында



Беркөн шулай гөлләр бакчасында

Чәчкәләрне кылдым тамаша,

Хуш исләре белән җан шатлана,

Нурларыннан күзләр камаша.





Нәфис төсләренә, буйларына

Хәйран калып, кызыгып карадым,

– Әй чәчкәләр, сезгә кемнәр дуслар?

Кемнәр дошманнар? – дип сорадым.





Гүя алар шунда җанландылар,

Нурлар чәчеп, җем-җем көлделәр…

Әкрен генә искән җил аркылы

Миңа болай җавап бирделәр:





– Кемнәр эшли, кемнәр җирләр казый,

Кемнәр безгә сулар сибәләр,

Кемнәр чәчкә кебек саф күңелле –

Шулар безгә дуслар… – диделәр. –





Кемнәр кара эчле, тар күңелле,

Кемнәр чын эшкә кул бирмиләр;

Кемнәр килеп безне хаксыз өзә –

Шулар безгә дошман!.. – диделәр.





Чәчкәләрнең шушы җавапларын

Алгач, «Дөрес!..» дидем аларга,

Эшсез кешеләрнең хаклары юк

Сезне түшләренә кадарга…





Күңелле эш, матур тормыш белән

Ел артыннан еллар агарлар…

Эшчән егет белән эшчән кызлар

Сезне түшләренә кадарлар…



1925

Яз!..



Кояш нурын болыт капласа да,

Яз язлыгын итә – эретә…

Карлар бетеп, кара җир яшәреп,

Сандугачлар сайрар көн җитә.





Җирнең йөзен, кара чатыр кебек,

Кара болыт каплап ятса да,

Яз язлыгын итте, үлән чыкты

Көнгә каршы булган бакчада.





Кояш, бара торгач, җиңеп чыкты,

Җир йөзенә карап көлде ул;

Салкын кара болыт саф кояшның

Көчле нурларына бирде юл.





Нурдан булган кояш җәдрәләре

Ертыклады болыт пәрдәсен;

Зифа буйлы, ялангач кызлардай

Күрсәтте ул бөтен гәүдәсен.





Күрәм: ертык болыт кисәкләре

Куркынып читкә китәләр,

Китәләр дә… бераз бару белән,

Төтен кебек таралып бетәләр.





Төтен – һәрвакытта тиз югала,

Тиз тарала торган нәрсә ул.

Һәм шулай ук һәммә караңгылык

Кояш нурларына бирә юл…



1926

Нигә кирәк иде?..



Миңа ник ачарга кирәк иде

Кешеләрнең мәҗрух

810



Мәҗрух

 – яраланган, җәрәхәтле.



 йөрәген?..

Миңа ник карарга кирәк иде

Мәзлумнарның

811



Мәзлумнарның

 – җәберләнгәннәрнең, изелгәннәрнең.



 моңлы күкрәген?!





Ник йөрмәскә иде башкалардай,

Үзем өчен генә ау корып,

Һәрбер эштән үземә файда уйлап,

Мәгәр үзем өчен кайгырып…





Шәп булачак икән, кешеләрнең

Эчке серләренә бакмасам,

Мин аларның кайнар йөрәк маен

Үз йөрәгемә китереп якмасам.





Йөген тарталмаган, арган атка

Чаклы карап торгач кызганып, –

Ничек рәхәт үтсен минем гомер,

Һәрвакытта торгач сызланып…



«Таңын һаман күрә алмыйм төнемнең…»



Таңын һаман күрә алмыйм төнемнең,

Читен һаман күралмыйм диңгеземнең.

Нигә янам?.. Нигә мин шат түгелмен?..

Нигә соң яктысы аз көндеземнең?..





Янам мин тик йөрәктән, һич тә түзмим,

Өметләр зур, өметне һич тә өзмим.

Җәберләнгән кешеләрне күрәм дә

Янам, һаман шуларның бәхтен эзлим.





Барам алга, кулымда якты шәм бар –

Шулай мин бик биек тауларга үрлим.

Булыр беркөн бөтен дөнья бәхетле –

Комиссарга тигез булыр кучер, дим.





Кучер көтмәс аны төнге урамда,

Каты салкын, күз ачмаслык буранда.

Тигез тезгән матур зур бер букеттай

Булыр бөтен халыклар бер заманда…





Беләм: бу сүз авыр хәзер сөйләргә,

Сөйләүчене исәпләрләр җүләргә.

Туры юлдан адашкан ул Мәҗит дип,

Керешерләр алар миннән көләргә.



1928

Алтын җирдә ятмас



Алтын затын җирнең астыннан да

Казып-чукып эзләп табалар.

Кадерләре беткән нәрсәләрне

Җиргә күмеп өстен ябалар…





Күргәнем юк энҗе чыккан җирне,

Ләкин «диңгез астында» диләр;

Энҗе булган өчен микән аны

Су астына төшеп эзлиләр…





Алтын белән энҗе кадерлеләр,

Югалтмаган өчен төсләрен;

Кайда төшсәләр дә тутыкмыйлар,

Төрле таплар басмый өсләрен.





Син үз эшеңдә саф кеше булсаң,

Алтын вә энҗедәй күрерләр;

Сине һичвакытта күмалмаслар,

Сиңа чын бәһане бирерләр.





Син үзең саф булсаң, пычрак нәрсә

Сиңа үз тәэсирен италмас,

«Әтәч карашлары»

812


  Бу сүз «Әтәч белән энҗе» дигән тәмсилгә (мәсәлгә) каратып алынды. –

М. Гафури искәр.



 бетәр сиңа,

Һичвакытта бәһаң югалмас…



1932

Монда иркен

(Авылда)



Дөньяның бар җиреннән монда иркен,

Очалар төрле кошлар төркем-төркем.





Башка җирдә мең ел торудан күп артык

Җәй көне авылларда торыр бер көн.





Леп-леп итеп, ак күбәләк анда оча,

Теләгән чәчкәсенә барып куна.



1933

Гомерем йомгагы



Җыеп караганда, алай бик зур<

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»