Читать книгу: «Шигырьләр / Стихи», страница 6
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: «Таң вакыты» шигырендәге «Башларын ваткан татарларның тик шул бер Алла! / Бетәрләр микән татарлар, Алла, ди-ди? / Хата ул өмид Алладан!» кебек юлларны совет чорындагыча саф атеизм күренеше итеп кенә кабул итү чынбарлыкка туры килеп бетмәс иде. Октябрь инкыйлабына кадәрге әдәбиятыбыздагы бер генә язучыбыз да дәһри булмады. Яңарыш әдәбияты вәкилләре буларак, алар Кешене дә олыладылар, Алланың берлеген, барлыгын һәм бөек иҗатчы, кодрәт иясе булуын да таныдылар. Бу – Сәгыйть Рәмиевтә дә шулай. Ул да, Алла турында:
Бөтен дөньяны бар иткән
Бардыр, үзе бердер, –
дип, үзенең әт-Тәүхид – монотеизм тарафдары икәнен белдерә. Ләкин меңләгән Алла колларының – Габдуллаларның – акыллары белән ислам диненең асылын, ягъни «көнһен» аңламауларына, үзләрен хорафатлар, наданлык чылбыры белән бәйләп куюларына бик тә ачына («Әмма көнһенә ирешмәктән / Гакылларны тар иткән»).
«Таң вакыты» мөсәҗҗәгъ нәсере генә түгел, Сәгыйть Рәмиевнең Алла исеме телгә алынган башка шигырьләре дә шундый ук тулырак аңлатуны сорый.
(…) Мәсәлән, «Алла» (1909) шигырендә ул үзе дә күңеле белән «Аны һәр дәм үз дә итүе», даим «аның белән бергә булуы», «Аннан бүтән затка җегенмәве» һәм тезләнмәве турында яза; дөньяда газап чиккән вакытларда әйтелгән авыр сүзләре өчен Ходайдан гафу үтенә. Бер үк вакытта ул урта гасырлардагы Ренессанс шагыйрьләречә кешене дә югары куя, аны илаһилаштыра:
Беләм тик: бу җаным Аннан
Яратылган, мин – Ул, Ул – мин!
XX гасыр башы татар романтизмы өчен гаять тә актуаль булган хөр шәхес образын иҗат итүдә Сәгыйть Рәмиев шәрык суфичылык поэзиясенең символик эчтәлекле образ-сурәтләрен уңышлы файдаланды. Мәсәлән, «Мин» (1908) шигырендә яшәешнең төрле мизгелләрендә төрле халәткә кергән – кайгы-хәсрәт килгәндә рухы белән үлгән, хөр булганда шатланган, җирдәге табигатьнең матурлыгы белән хозурланган гыйсъянчы герой шаһлар, аллалар чыгарган кануннарга каршы куела, мин аллалаштырыла, Алла кешеләштерелә:
«Мин!» димен мин, яшәсен «мин!»
«Мин» – минемчөн Алла ул,
Рухым үлгәндә күренсә,
Рухыма җан салган ул.
Кеше белән Алла арасына тигезлек билгесе кую – шулай ук Шәрыкның һәм дөньяви, һәм суфичылык әдәбияты өчен хас пантеизм күренеше. Сәгыйть Рәмиев героеның үзен «мин – Алла» дип раславы суфичылыкның «Әнә әл-Хакк» тарафдарлары Мансур Халлаҗны һәм Имамеддин Нәсимине хәтерләтә. Азәрбайҗан шагыйре Нәсими дә: «Алла – кеше улы, кеше улы – бөек», «адәм балаларының һәркайсы – Алла» дигән иде. Шундый фикерләре өчен Халлаҗ да (922), Нәсими дә (1417) җәзалап үтерелделәр. Заманында мондый пантеистик рухта шигырьләр язган өчен Сәгыйть Рәмиевкә карата да ачы тәнкыйди сүзләр әйтелде. Мәгълүм ки, дини тәгълимат буенча бәндәләрнең берсе дә илаһият дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Моннан тыш, Аллаһы Тәгаләгә кешеләштерелгән сыйфатларны тагу да ширек гамәле (мәҗүсилек) булып санала.
Галимҗан Ибраһимов исә Сәгыйть Рәмиевнең:
«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм,
Миңа бер зур көч керә,
Аллалар, шаһлар, кануннар
Булалар бер чүп кенә, –
дигән шигъри юлларын «дөньяда хөррияте шәхсияне ниһаясез югары, мокаддәс урынга кую» дип бәяләде. Шунда ук әдип «мин» нең һичнинди чикләүләрне белмәгән азатлыкка омтылуыннан: «буңардан борынгы татар каны, татар куәте исе килә, ул куәт, ул йөрәкнең бездә бөтенләй бетмәгәнлеге күрелә…» – дип тә язды. «Мин» образын бу рәвешчә төрки-татарның менталитеты, тарихы, «кан» теориясе белән бәйләп аңлату Ауропаның культура-тарих мәктәбеннән килгән традиция иде. Әле моннан тыш та Сәгыйть Рәмиевнең «Мин» шигырендә бөтендөнья әдәбиятлары белән байтак уртак сыйфатларны табып була. Шагыйрьнең «мин» е үзенә чиксез азатлык таләп итүче Хафиз Ширази газәлләрендәге иҗтимагый һәм рухи кысуларга ризасызлык белдерүче рәндне (русча – ринд) дә хәтерләтә; бу «мин» дә М. Лермонтов романтизмы өчен хас демонизм сыйфатлары да чагыла; «һич бернәрсә белән хисаплашмый торган адәм» образында (Г. Ибраһимов) немец философы Ницшеның «гадәттән тыш көчле шәхес» («сверхчеловек») культы чалымнарын да сизәргә мөмкин.
Шәхесне илаһилаштыру кебек пантеистик суфичылык әдәбияты образларын Сәгыйть Рәмиев феминистик мотивларны гәүдәләндергәндә дә файдаланды. Гасырлар дәвамында кимсетелгән, «кыска аяк, чәче озын, акылы кыска» дип саналган, «тере курчак» ка әйләндерелгән хатын-кызны да ул, «рух биргән Аллам!» дип, күкләргә күтәреп мактады, аны да ирләр белән тигез хокукка лаек «бөек зат» дип атады.
Мине утка аткан ул – син,
Мине суга салган да – син,
Утта янсам, суга батсам,
Тартып алган Аллам да – син! –
дип, хатын-кызны идеаллаштырды һәм, шул рәвешчә, XX гасыр башы татар Яңарыш әдәбиятын урта гасырлардагы Шәрык Ренессанс әдәбиятыннан килгән гуманистик традицияләр белән баетты, аларга яңа сәнгати хасиятләр өстәде.
Сәгыйть Рәмиев үзенең тәрҗемәләрендә дә гыйсъянчылык романтизмы шагыйре булып кала. 1909 елда Рәмиев белән Тукай, ярыша-ярыша, берсе Лермонтовның, икенчесе Пушкинның «Пәйгамбәр» шигырен тәрҗемә итәләр.
Пушкинның пәйгамбәре, үзен гаделлек сакчысы дип игълан итеп, декабристлар хәрәкәтен искә төшерә, азатлык идеалларының юкка чыгуына ачына, замандашларын якты өметләрдән ваз кичмәскә, яңадан баш күтәрергә («восстань») өнди. Тукай пәйгамбәре исә үгет-нәсыйхәт, изге аятьләр белән сабыр гына җирдәге гаделсезлекне бетерергә тели. Ул ярлыга да, байга да бертигез хезмәт итә. Ләкин замандашлары аны пәйгамбәр дип танымыйлар: өстенә ком сибәләр, ташлар ыргыталар, шәһәрдән куып җибәрәләр. Күренә ки, боларның барысы да Мөхәммәд пәйгамбәр биографиясен һәм аның эш-гамәлләрен хәтерләтә.
Сәгыйть Рәмиев пәйгамбәре Пушкин, Лермонтов, Тукай пәйгамбәреннән аерыла. Ул, галәмнең җир-күгеннән бизеп, гаделлек юклыкка ут йотып, шашу дәрәҗәсенә җитеп, дастан баһадиры сыман горур һәм ярсыган кыяфәттә тау башында утыра. Аның дөньядан бизүе шул дәрәҗәгә җиткән ки, ул кешеләрне күралмый, аларны «еланнар», «языклы кортлар» дип атый. Пәйгамбәрнең кулында «хикмәт кылычы», ягъни ул – сүз остасы, шагыйрь һәм гыйсъянчы пәйгамбәр. Мәгърифәт кылычын күтәреп, пәйгамбәр җир йөзен шакшылыктан арындыру, мәхәббәт гөлләре үстерү турында хыяллана.
XX гасыр башы Ауропа һәм рус әдәбиятларында шәхеснең дөньядан туюы, аны күралмау әйдәп баручы бер мотивка әйләнгән иде. Татар әдәбиятында да бу темага иксез-чиксез әсәрләр язылды. «Дөньяның җир һәм күгеннән» бизү мотивы Сәгыйть Рәмиевнең гыйсъянчылык романтизмында да чагылыш тапты. Аның Пушкиннан тәрҗемә иткән, назыйрә рәвешендә язылган «Пәйгамбәр» шигыре – моңа ачык мисал.
Рус поэзиясеннән башка тәрҗемәләрдә дә Сәгыйть Рәмиев үзенең иҗат принципларына турылыклы булып кала. Мәсәлән, сюжет җепләре бик еракка – Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендәге Бәһрам образына барып тоташкан Лермонтовның «Перчатка» шигырен дә ул гыйсъянчылык романтизмы рухында татарчалаштыра.
Сәгыйть Рәмиевнең оригиналь әсәрләренә һәм тәрҗемәләренә күз ташлагач та, аның иҗатындагы төрледән-төрле мотивларны бер үзәк тирәсенә җыйнаучы тема калкып чыга. Ул – феодаль-буржуаз җәмгыятьнең шәхескә мәрхәмәтсезлеген, дошманлыгын күрсәтү, гадел булмаган иҗтимагый шартларның кеше табигатен бозыклыкка этәрүен гәүдәләндерү. Шуңа күрә дә «кара таплы бәхет» тән интеккән шагыйрь, гыйсъянчыга әйләнеп:
Әрни-әрни ләгънәт әйтәм
Тискәре бу дөньяга, –
ди дә тормышны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә ямьсезлек эстетикасы һәм этикасына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Аныңча, чын матурлык бары тик табигать дөньясында, авылда гына:
Синдә бар да чын матур һәм
Чын матур синдә генә.
Шагыйрь авылның гөл-чәчәкле кырларын, урман, тауларын тоташ нур диңгезенә күмелгән итеп тасвирлый; андагы табигать гүзәллеген бәгырьләрне өзүче, елмаеп нурлар сибүче ай һәм яктылык бөркүче кыйммәтле металлар һәм ташлар (көмеш, бриллиант, фирүзә) белән чагыштыра. Лирик герой бер авылны мәдәният җимешләрен татый-татый бозылып беткән мең шәһәргә дә алыштырырга җыенмый. Бу рәвешчә авылны шәһәргә каршы кую Сәгыйть Рәмиевнең «Авыл» (1908) шигырендәге руссочыл мотив иде.
XX гасырның беренче чирегендәге иҗтимагый вазгыять Сәгыйть Рәмиевне «рәхим-шәфкатьсез изеп» («үзем»), явызлыкка, ямьсезлеккә каршы гыйсъянлык кылычын күтәртсә дә, гомумән алганда, ул һаман матурлыкка табынды, татар халкына хезмәт итте.
Булмас артык олуг бер эш
Илгә хезмәт итүдән, –
дигән идеалына шагыйрь гомеренең азаккы көннәренәчә тугрылыклы калды.
XX гасыр башы татар әдәбиятында йөзләгән шагыйрь иҗат итә. Аларның әсәрләрен укып карагач та, канун рәвешен алган бер күренеш күзгә ташлана. Бу шагыйрьләрнең күбесе йә Габдулла Тукай, йә Дәрдемәнд, йә Сәгыйть Рәмиев әдәби мәктәбе аша үткән икән. Кайберләре, мәсәлән Шәехзадә Бабич, бу олы өч талант традицияләрен берьюлы һәм бертигез дәрәҗәдә кабул иткән. Совет чоры поэзиясендә дә, гасыр азагындагы әдәби барышта да Сәгыйть Рәмиевнең шигърият өлкәсендәге ачышлары иҗади хәрәкәттә булды. Яңа XXI гасырда да Сәгыйть Рәмиев тудырган шигъри мәктәп маяк вазифасын үтәр дип ышанасы килә.