Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Ни даулыйсың, йөрәк? / О чём тревожишься, сердце? (на татарском языке)
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Шагирзян Лена

(Шакирзянова Лена Галимзяновна)


Төзүчесе Илһам Ногманов

Составитель Ногуманов Ильгам Гайсович



© Татарстан китап нәшрияты, 2020

© Шагыйрьҗан Л. Г., варислар, 2020

© Ногманов И. Г., төзү, 2020

«Мөлдерәмәкүңел» китабыннан

Күңел китабы

 
Язасыңмы, диләр,
Нишлим,
Карышып булмый йөрәккә.
Калын томнар өчен түгел,
Язам җанга кирәккә…
 
 
Язасыңмы, диләр,
Ә мин
Укыйм гына бит аны —
Күңелдә күптән язылган
Иң газиз бер китапны…
 

Чигү чигәм

 
Киергедә минем хисләр…
Нечкә күңел – нечкә инә.
Җепләр сайлыйм,
Җепләр саплыйм,
Чигү чигәм…
Ак ефәккә бизәк иңә —
Төсләр эзлим,
Төсләр сайлыйм…
Күктән миңа
Нурлы дуга
Төрле-төрле җепләр суза…
Нинди кирәк,
Менә кызыл,
Менә яшел, сары, ал, ди,
Теләгәнең сайлап ал син,
Эзләп ал, ди, сорап ал, ди…
Кулларымда нәзек инә,
Ак ефәккә бизәк иңә…
Газап чигәм, рәхәт чигәм —
Күңелләргә чәчәк чигәм…
 

«Сөйләгәнең көмеш булса…»

 
Сөйләгәнең көмеш булса,
Тик тору алтын, диләр.
Кайчак сүзнең алтыннан да
Кыйммәтлеген белмиләр…
 

Сугыш беткән елны

 
Сугыш беткән елны туганмын мин,
Кояш җиргә балкып карагач.
Мин туышка ямьле булсын диеп,
Чәчәк атып куйган алмагач.
 
 
Менә-менә кайтып керерләр, дип
Ачык торган капка-ишеге.
Көтә-көтә көтек булып беткән
Ал чыбылдык япкан бишегем…
 
 
Кырык эшен кырга куеп торып,
Әти килгән мине алмага.
Тотып кайткан сыңар кулы белән, —
Ике куллап коча алмаган…
 
 
Бәйрәм ашы, бәбәй ашы пешереп,
Авылдашлар көтеп торганнар.
Бик кадерле булдык микән әллә
Сугыш беткән елны туганнар?..
 

Тәгәри китте йомгагым

 
Тәгәри китте йомгагым,
Күренмиме, агайлар?..
Йомгак эзләп йөгердек,
Күпме кызлар, малайлар…
 
 
Әкиятләрдән башладык
Тормыш җебен сүтәргә.
Туры килә җеп очын
Тапкангача, күпләргә,
Йомгак эзләп адашып,
Күп сукмаклар үтәргә…
 
 
Тәгәри китте йомгагым,
Күрдегезме, агайлар?..
Йомгак эзләп барам мин,
Юллар матур, абау ла…
 

Кулларыңда йөрәк җылысы

 
Яшьлек эзләремә баса-баса,
Мәктәбемә бүген юл тоттым.
Таныш капка. Сулда – безнең каен,
Һич онытмыйм сезне, онытмыйм.
 
 
Дәрес бара… Заллар тынып калган,
Китап-журнал тотып кулына,
Тиздән укытучым ашыга-ашыга
Каршы чыгар килер юлыма.
 
 
Мин сагынып килдем бүген, сиңа
Рәхмәтемнең иң-иң олысы.
Куллар биреп күрешик әле, апам,
Кулларыңда йөрәк җылысы.
 

Кызлар җыры

 
Кояш безгә, без кояшка
Карыйбыз да көләбез.
Ник икәнен сорамагыз,
Тик үзебез беләбез.
Ямансу зәңгәр кичләрдә
Тын чишмәгә киләбез.
Бер суга, бер айга карап
Елыйбыз да көләбез.
Ник икәнен сорамагыз,
Тик үзебез беләбез…
 

Яшел урам

 
Алда кояш,
Алда юллар,
Тирә-ягым яшел урман.
Поезд чаба, ыргый алга,
Ачык аңа яшел урам.
 
 
Туган йорттан рөхсәт сорап
Китеп барам ерак-ерак,
Күп җирләрне урап-урап,
Киләчәккә бәхет юрап.
 
 
Китеп барам балачактан,
Бергә үскән дусларымнан.
Яшел яулык болгый-болгый
Озатып калды яшел урам.
 
 
Алда кояш, алда таңнар,
Без менәсе текә таулар.
Яшьлегемә – яшел урам,
Шул урамда үзем торам…
 

Айлы кичтә

 
Талгын гына бер моң менә
Тау астыннан.
Яшь бер егет ат сугара
Ай астында.
 
 
Җемелдәтеп чиләкләрен
Ай нурында,
Яшь бер сылу төшеп бара
Тау юлыннан.
 
 
Иярә ай яшь сылуның
Эзләренә.
Иярә ай яшь егетнең
Күзләренә…
 
 
Бу кем икән тау юлыннан
Су ташыган?
Бу кем икән ай юлыннан
Сер ташыган?
Чиләгеннән, йөрәгеннән
Моң ташыган…
 

Каеннарның ап-ак күлмәге

 
Каеннар гел кайгы көтә, диләр,
Сагышланып гомере үтә, диләр.
Дөрестерме кеше сүзләре…
Каеннардан кайгы эзләдем мин,
Тик тапмадым кайгы эзләрен мин,
Каеннарның ап-ак күлмәге…
 
 
Ә аларның сере җирдә икән,
Ә аларның моңы җырда икән,
Каеннардан шунда көнләдем…
Каеннарны үбеп кочар идем,
Каеннарга үзем охшар идем,
Каеннарның ап-ак күлмәге…
 

Беренче кар

 
Беренче кар…
Кыймый гына басам.
Яп-яңа кар
Бик таныш та,
Ләкин
Онытылган,
Сагынылган…
Санап кына салам эзләремне
Саклыгымнан.
Салкыныннан түгел,
Оялып аклыгыннан…
Яп-яңа кар, ап-ак, назлы,
Ипләп кенә
Учларыма алам.
Алларыма
Тамчы-тамчы
Көмеш тама…
 

Кышкы этюд

 
Әй шук та соң җил, кар кызын
Эләктереп ала да,
Кочып нечкә билләреннән,
Вальс бии һавада.
 
 
Арып беткәч урамнарда
Парлап биеп көнозын,
Тирбәтеп ак тирәкләрдә,
Йоклата ул кар кызын.
 

Соңарган яз

 
Быел язга әллә нәрсә булды:
Апрель бетә – әле җирдә кар.
Таң калдырып, ләкин тәрәзәмә
Рәсем ясап үтте торналар…
 
 
Яз җиткән ич, сизмичә дә торам,
Һавалардан хәбәр алмасам.
Яз килгәндә җиргә, ярар иде
Торналардан соңга калмасам…
 

«Тирә-як тын, саф һава…»

 
Тирә-як тын, саф һава,
Яфрак-яфрак кар ява.
Әнә инеш… Күпердә,
Мамыктай кар өстендә,
Тылсымлы эзләр кала…
 
 
Инеш каралып тора,
Ак энҗе тама суга,
Эри дә юкка чыга…
Юк, әйләнеп тамчыга,
Ул олы юлга чыга…
Күпер ап-ак, ак таллар,
Юлларда бәхетле пар…
Ап-ак кардан да аграк,
Тамчы судан да сафрак
Иң тәүге мәхәббәт бар…
 

Сине көтәм

 
Алларымда ике кәсә
Мөлдерәмә-мөлдерәмә,
Бәхет тамчыларын саныйм,
Йөздер әллә, меңдер әллә…
Сине көтәм…
 
 
Ике күзем тәрәзәдә,
Мөлдерәмә, мөлдерәмә…
Дүрт күз белән көтәм сине.
Чын бәхетем синдер әллә,
синме әллә,
синме әллә?..
 

Синең күңел

 
Җилләр төсле җитез була алам,
Ләкин сине куып җитә алмам, —
Җилдән җитез синең күңелең…
Аккош төсле оста йөзә беләм,
Әмма куркам,
Синең күңел тирән
Һәммә күлдән…
Хисләреңнән мәрҗән тезәр идем,
Түшләремне бизәр идем —
Мөмкин түгел…
Ефәк җептән нечкә синең күңел…
Синең күңел гөлләр бакчасы шул,
Әллә яшереп гөлләр өзимме?..
Юк, шул бакчада шытып
бөреләнсәм,
Чәчәк атсам иде үзем мин…
 

Ялгыш кына

 
Ялгышып бер, күзләреңә күзем салдым —
Төнсез калдык шуннан бирле, көнсез калдык…
Иңнәреңә ялгыш кына башым салдым —
Ниләр эшлик, башсыз калдык, ашсыз калдык…
Ялгыш кына колагыңа бер сүз салдым —
Икебез дә телсез калдык, өнсез калдык…
 

Күпме сөю кулларыңда

 
Син озаттың мине
Ерак юлга.
Куллар кулда.
Аерылышу…
Гаҗәп,
Ул да
Учка сыя икән,
Кулга
Сыена икән.
Күпме сагыш,
Күпме сөю
Кулларыңда…
Бетмәс төсле сыеп
Барыр юлларыма,
Ташып чыгар кебек
Хәтта җырларымнан.
Күпме бәхет,
Күпме сөю
Кулларыңда…
 

Кайнар чишмә кебек

 
Син гейзерларга —
Кайнар чишмәләргә гашыйк.
Минем хисләрем дә шулар кебек,
 
 
Вакыт-вакыт
Ургылалар тышка,
Кайнап, ташып…
Син бит кайнар чишмәләргә гашыйк…
 

Икеле-микеле

 
Болыннарга чыксам – ромашкалар:
 
 
Ап-ак ромашкалар
Күзне камаштыра,
Күзне алмаштыра:
Сөя-сөйми, диеп,
Килә-килми, диеп,
Һаман саташтыра…
Их, сез, икеле-микеле
Шаян ромашкалар…
 

Кояш кәләше

 
Туташ!
Котлы булсын бу яз!
Ике күзең – йолдыз,
Йөзең – кояш.
Дөнья сиңа гашыйк,
Әнә җилләре
Иркәләнеп куеныңа
Сыенган.
Кулыңдагы сирень гөлләре
Бәхетеңә гүя сөенгән…
Лепер-лепер килеп, яфраклар
Синең белән генә серләшә.
Ахры, дөнья бөтен шатлыгын
Гашыйкларга гына өләшә…
Кызыгам, кызыгам,
Хәтта көнләшәм,
Бу яз сиңа
Шундый килешә.
Кояш таҗы балкый башыңда, —
Әйтерсең син —
Кояш кәләше…
 

Нинди көчләр?.

 
Әле кайтып төшәм, сагынып, сиңа,
Әле китеп барам яныңнан.
Язын сулар тулып ташкан сымак,
Ерагаеп көзен ярыннан.
 
 
Әле ераклардан тыңлыйм сине,
Әле колагыма җырлыйсың.
Бер ерактан, бер якыннан мине
Сагышларга нигә чорныйсың?..
 
 
Әле юллар төшә арабызга,
Әле бер сукмактан янәшә
Тып-тын гына икәү барабыз без,
Тик йөрәкләр нидер сөйләшә…
 
 
Аерылып таңда офыгыннан,
Кич кавышкан кояш шикелле
Китәмен дә кабат кайтам сиңа,
Нинди көчләр мине сихерли?..
 

Җилгә суздым

 
Гөлләр бәйләдем дә җилгә суздым,
Хуш исләрен илт, дип, иркәмә.
Кагылып киткән төсле булды кулың,
Рәхмәт, җаным, диеп, җилкәмә…
 
 
Гөлләр бәйләдем дә сиңа суздым,
Күзләреңнән назлар эзләдем.
Тик нигәдер җавап ишетмәдем,
Җилгә очты, ахры, хисләрем…
 

«Бикәң буласым килә…»

Р…гә

 

 
Бикәң буласым килә,
Иркәң буласым килә.
Җилләреңә буйсынырлык
Җилкән буласым килә…
 
 
Йә колың булыр идем,
Уң кулың булыр идем.
Сагышлы, моңлы сазыңның
Бер кылы булыр идем…
 
 
Көнең булсам икән мин,
Төнең булсам икән мин.
Туфрагыңда тамыр җәйгән
Гөлең булсам икән мин…
 
 
Бикәм, дип дәшүләрең,
Иркәм, дип дәшүләрең.
Тутырып-тутырып карамадың,
Әллә читләшүләрең…
 

Урамнарда күбәләк кар…

 
Карлар яуган саен искә төшә,
Үпкә тотмыйм күптән аларга.
Кардан туплар ясап, бик еш безне
«Утка тота» иде малайлар.
 
 
Урамнарда тагын күбәләк кар,
Кем яратмый карлар яуганын…
Тик нигәдер арттан
малай-шалай
Карлар атып, үртәп калмады…
 

Ә син җырдан сора

 
Ямьсез, дисең, дөнья,
Алсу төсләр
Тик җырларда гына, ахрысы…
Ә син менә уян кояш белән,
Күрер өчен ал таң яктысын…
 
 
Таһир-Зөһрә кебек сөешүләр
Хыял гына, дисең, тик бары да…
Ә син җырдан сора, әйтми калмас,
Халык серен сала җырларга…
 

Ул чакта

 
Алда нинди олы бәхет булган,
Кем уйлаган аны ул чакта,—
Яңакларны куеп яңакларга,
Сөйләшербез диеп бу хакта.
 
 
Алда нинди рәхәт торган безнең,
Хыялландык микән ул чакта,
Утырырбыз диеп, чыбык ташлап,
Икәү бергә яккан учакка…
 
 
Алда олы бер юл көткән икән,
Таралсак та төрле сукмактан,
Йөрәкләр дә бергә типкән икән,
Тоймаганбыз гына ул чакта…
 
 
Безне алга бер моң дәшкән икән,
Килде микән башка шул чакта,
Агылырбыз диеп, бер җыр булып,
Икебез ике ташкын булсак та…
 

Яшереп тормыйм…

 
Син мине кабат яшәрттең,
Син мине кышын яшьнәттең,
Син мине әллә нишләттең,
Мин башым җуйдым бугай.
Син миңа канат ялгадың,
Яңарып китте як-ягым,
Сәбәбен хәзер аңладым,
Мин гашыйк булдым бугай…
Яшереп тормыйм оялып,
Син минем яшьлек хыялым,
Соң гына шулай уянып,
Гел чынга аштың бугай.
Күңелнең күгәргән кылын
Тибрәтеп җибәрде моңың.
Бүленеп калган бер җырның
Син юлын ачтың бугай…
 

Бишек элдек

 
Бишек элдек бүлмәгә,
Бии-бии тирбәлә.
Күрше-күлән, дус-ишләр
Килде бәби күрмәгә,
Калмады бер килмәгән.
Кояш элдек бүлмәгә…
Тәрәзәдән ай кергән,
Шул кояшны күрмәгә…
 

Яңа җыр

 
Ак биләүгә бәби биләдем мин —
Җир-әнкәйгә тәүге бүләгем.
Ак биләүгә салып хисләремне,
Җырлый-җырлый теләк теләдем.
Ул җыр туды бүген,
Әлегә хәтле
Көйләп йөргән бөтен көйләрне
Оныттыра язып яулап алды,
Баштанаяк
Мине биләде.
Шул яңа җыр аша килдем бүген
Икенче кат үзем дөньяга.
Җиһан башка сымак,
Тәрәзәмнән
Гаҗәпсенеп үзгә көн бага…
Кояш җиргә алтын каләм белән
Язып куйды:
Тагын бер ана…
 

Учаклар ягасым килә

 
Чит учаклар тирәсендә
Күп җылындым, мин әле
Учаклар ягасым килә
Җылытырлык җилләрне…
 
 
Учаклар ягасым килә
Очкынланып үрләрлек,
Йолдызларга тоташырлык,
Балкытырлык үрләрне.
 
 
Ягасым килә учаклар
Һәр юлчыны дәшәрлек.
Сүнәргә түгел, гомергә
Ялкынланып яшәрлек…
 

Чишмә эзлим

 
Су алырга төшсәм тау астына,
Бу ни хикмәт: чишмә югалган!..
Улаклардан ташып моң түгелә,
Тирәкләргә сагыш уралган.
 
 
Юл буена җырлый-җырлый килгән
Чиләкләрем тынып калдылар.
Төсе китте гүя көянтәмнең,
Бизәкләре тоныкландылар.
 
 
Чишмә эзләп киттем тау юлыннан,
Сусыз ничек кайтыйм авылга?
Мөлдерәмә сулы чиләкләрне
Иңнәремә хәтле сагынган…
 
 
Йә табармын шундый татлы чишмә,
Йотылып-йотылып һәркем эчәрлек.
Йә табармын шундый серле бер җыр
Чишмәләрнең телен чишәрлек…
 

Үземә кайтып төштем

 
Тагын кайтып төштем үземә,
Мин үземне үзем сагынып.
Ничәнче кат инде адашып,
Ничә тапкыр инде абынып.
 
 
Ялыктырды чит-ят гадәтләр,
Гарык итте ашы-табыны.
Бушка узган күпме сәгатьләр,
Ятлар почмагына табынып.
 
 
Кайтып төштем тагын үземә,
Арып-талып, әмма бушанып.
Соңгы кабат, бүтән китмәскә,
Үз-үземә тәмам ышанып.
 
 
Ахры, кайтып төштем үземә,
Сусап, сырхаулардан арынып.
Ятсынасыз, беләм, үзем дә
Мин үземне көчкә таныдым…
 

«И бичара, мескен адәм…»

 
И бичара, мескен адәм,
Тудың ни пычагыма?
Төшмәгәч тә, янмагач та
Мәхәббәт учагына…
 
 
Тәмуг шул ул, янармын, дип
Шүрләдеңме сөяргә?..
Бер оҗмахын күрер өчен,
Мең кат риза көяргә…
 

Дуслар эзләдем

 
Чыксам әгәр яңа сәфәргә,
Озаккамы яки тизгәме,
Җырларыма кушылып җырларлык
Җанга якын дуслар эзләдем.
 
 
Һәрбер юлның таптым үз ямен,
Һәр коеның тойдым үз тәмен.
Дуслар җаны миңа – үз җаным,
Дуслар хәле миңа – үз хәлем…
 
 
Үлчәүләргә хисне салсалар,
Изгелекне тартыр бизмәнем…
Күңелем бары шуны теләде —
Дусның миннән җаны бизмәвен.
 
 
Чыксам әгәр яңа сәфәргә,
Озаккамы әллә тизгәме,
Унга берме, әллә йөзгәме,
Дуслар, бары дуслар эзләдем.
 

Туган йорт ишеге

 
И кадерле ишек, сиңа кайттым,
Арып-талып ерак юллардан.
Син бит исән йөреп, исән кайт, дип,
Изге теләк теләп чыгарган.
 
 
И кадерле ишек, туган бишек,
Хәсрәт тулы капчык ассам да,
Сиңа кайтам, беләм, ачыласың,
Җиде төндә килеп каксам да…
 
 
Шатлык төяп кайттым әле бүген,
Аяк атлавымнан таныдың.
Ә мин синең шыгыр-шыгыр килеп
Ачылуыңа тикле сагындым.
 
 
Йөрәгемә салып саклап йөрдем
Киткән чакта биргән ачкычың.
Тәрәзәдән күреп, әнкәй чыккан,
Гәрәбәдәй сары баскычы…
 

Әни йоклый

 
Әни йоклый…
Төшләренә аның
Кыз чаклары, бәлки, кергәндер.
Сагынып-сагынып безгә сөйли торган
Ал күлмәген киеп йөргәндер…
Уянгач та әле серле генә
Үзалдына шуңа көлгәндер…
Әни йоклый…
Җилләр исми тора,
Тавыш-тынсыз ачыла ишекләр.
Йоклаганын сизеп әбкәсенең,
Сабый тынган хәтта бишектә…
Әни йоклый…
Сабыр гына аны
Көтеп тора үзенең эшләре.
Талгын гына бер рәхәткә чумган
Шул тынлыктан өйнең эчләре…
 

Яшәгән саен

 
Тора-тора тоям яшәү тәмен,
Тормыш мине көн дә яңарта.
Гомер иткән саен арта гамем,
Гамем арткан саен яратам…
 
 
Тора-тора тормыш мавыктыра,
Иң кызыгы әле алда, ди.
Чирен бирә-бирә савыктыра,
Ымсындыра, ләкин алдамый…
 
 
Торган саен дөнья гашыйк итә,
Һәр мизгеле аның могҗиза.
Тик бер серен фәкать ачсам да мин,
Бик бәхетле шуңа – мең риза…
 
 
Яши-яши арта тормыш кадере,
Кояш мәңге үзенә карата.
Мин яшәгән саен гаҗәпләнәм,
Гаҗәпләнгән саен яратам…
 

Йөрәксенмәвең…

 
Кирәксенмәвең түгел бит, —
Йөрәксенмәвең!
Хуш! Киттем!
Җаным бизде,
Күңелем суынды.
Ярый әле, янда – якын дуслар,
Шулар җылысына сыендым.
Кирәкмәсәм,
Көн дә күрмәс идең,
Турыбыздан үтеп
Йөрмәс идең,
Йөрәгеңне яньчеп,
йомарлап…
Сөя торып —
Хисне буарга…
Күрә торып —
Күзне йомарга…
Ах, кыендыр яшәү
Андыйларга,
Куркып йөргәч,
Иркен суларга…
Төкер дә кит инде
шуларга!
 

Ак мендәрем

 
Ак мендәрем,
Бар белгәнең
Йокла да йокла, дию.
Күрмәгән син, ишетмәгән —
Бар бит дөньяда сөю…
Ачык күзем,
Син берүзең.
Мин сиңа иптәш инде…
Төннәрендә күкрәгеңә,
Белмим, күпме яшь иңде…
Бәлки, мин дә
Мәхәббәтнең
Мөнбәренә менәрмен,
Менәрмен дә
мендәремә
Бу хикмәтнең серләрен
Гомер буе чәчми-түкми
Сөйләрмен дә сөйләрмен…
 

Тимәгез лә җанга…

 
Тимәгез лә җанга вак сүз белән,
Миңа тургайларның сайравын,
Җырлый-җырлый болын-тугайларда
Печәнченең чалгы кайравын
 
 
Ишетү мең-мең тапкыр кадерлерәк,
Кирәгерәк – ул җир авазы.
Беләсегез килсә, ул – шагыйрьнең
Үзенә бер суы-һавасы,
Үзенә бер шифа-дәвасы…
 
 
Хак сүзгә мин үпкә тотып йөрмим,
Күпкә түгел, кызып китсәм дә;
Кешеләргә сузам уң кулымны,
Таш сакламыйм куен кесәмдә…
 
 
Тимәгез тик җанга вак сүз белән,
Болай да бит вакыт тарлыгы…
Мин тыңлыйсым килә аксакалның
Дөньялыкта җыйган акылын.
 

Хуш, сихерле бакча

 
Хуш, сихерле бакча,
Исергәндә
Хуш исеннән чәчәкләреңнең
Белмәгәнмен икән
Кырда үскән
Кырыс, әче исен әремнең…
 
 
Туфрагыңа синең калды иңеп,
Эч серләрем, яшьлек эзләрем.
Ядкяр итеп зәңгәр гөлләреңнең
Төсен алып китә күзләрем.
 
 
Хуш, сихерле бакча,
Бөтенләйгә,
Кабат сиңа кереп йөрмәмен.
Кайтмам инде, бер кат сахраларда,
Далаларда тойгач җир ямен.
 
 
Еллар узгач, яннарыңнан синең
Бер үтәрмен әле әйләнеп.
Син калырсың яшьнәп,
яшьлегемнең
Яшел аты төсле бәйдәге…
 

Кайтып киләм

 
Кайтып киләм.
Юл читләре яшел келәм.
Йөгерә-йөгерә, бер кыз миңа
каршы килә.
Менә-менә кочагыма
атылып керә…
Юк, туктамады, узып китте,
көлә-көлә.
Күбәләкләр кунып калган
күлмәгенә…
Толымыннан эләктереп алсаң икән,
Ефәк тасмаларын урлап калсаң икән.
Кайтып киләм…
Печәннәрнең җиткән чагы.
Кыймый гына каршы килә
бер кыз тагы…
Иңнәренә чәчелеп киткән
чәчкәйләре,
Кулларында күк кыңгырау
чәчкәләре.
Йөгереп барып, үзен кочып
алыйм микән?
Әллә танытмыйча, качып
калыйм микән?..
Кайтып киләм,
Алан аша юлым тагы…
Җиләкләрнең янып-янып
пешкән чагы,
Шук җилләрнең итәкләрдән
үпкән чагы…
Ә хисләрнең гөлләрдән дә
нечкә чагы…
Яшел юллар буйлап кына
барсаң икән,
Йә шул еллар уртасында
калсаң икән…
Кайтып киләм,
Болыннарда – эскерт-кибән.
Эңгер-меңгер,
Каршы килә тагын кемдер…
Арып-талып, уйга калып
Кайтып бару.
Басуларда җитеп килә
Иген-тару…
 

Көзләргә кереп барыш

 
Ваемсыз чакларым узды,
Талымсыз чакларым да.
Уйланып калдым бер мәлгә
Көзге юл чатларында…
 
 
Бу юлдан күпләр үткәндер,
Алар бәхетле микән?
Язларым килә озатып
Кайларга хәтле икән?..
 
 
Ак-караны аермаган
Гамьсез көннәр бар иде.
Миңа калса, төн кап-кара,
Ә иң агы кар иде…
 
 
Сүз кадерен белми торып,
Җыр кадерен кем белгән,
Туфрак тәмен белгәнгәдер,
Таллар җиргә иелгән…
 
 
Гел алдында торса бар да,
Буйлар ерак үрелми.
Кеше кадерен аңламыйча,
Үз кадерең күрелми…
 
 
Еллар өс-баш алыштыра,
Дөнья көн дә яңара…
Каршымда, алга чакырып,
Утлы усаклар яна.
 
 
Серләрен төйнәп язларның,
Көзләргә китеп барыш.
Орлык серләрен саклый күк
Өлгереп җиткән арыш…
 
 
Җиләген җыеп җәйләрнең,
Көзләргә кереп барам.
Ачырак төсле шул әле
Кызарып пешкән балан…
 
 
Йөрәгемдә җәйге җырым,
Яз нуры күзләремдә.
Шуңадыр керәм ашкынып
Алкышлы көзләремә…
 

«Пешеп өлгергән чагым…»

 
Пешеп өлгергән чагым,
Кайчак ялгыш адым ясап,
Кеше көлдергән чагым…
 
 
Яшен уйнаткан чагым,
Артык туры әйтеп ташлап,
Нәфрәт уяткан чагым…
 
 
Инде еракта чагым,
Һәр җырымда мине танып,
Һәр юлымнан мәгънә табып,
Дусны елаткан чагым…
 

Без хатын-кызлар ич…

 
Без хатын-кызлар ич…
Яшьлектә генә ул
Кычкырып көләсең,
Үкереп елыйсың —
Беркемнән яшереп тормыйсың.
Күңелең шар ачык —
Чаршау да, пәрдә дә
Кормыйсың…
Яшь чакта тормышың
Төп-төгәл, түгәрәк.
Ә үзең —
Гөлләрдән яралган
Бер гамьсез күбәләк…
Без хатын-кызлар ич…
Яшьлектә генә ул
Өлеш юк, бүлеш юк,
Шобага салыш юк,
Жирәбә тотыш юк,
Үлчәүләр тип-тигез —
Отылу, отыш юк…
Без хатын-кызлар ич…
Бүгенге ул нәрсә —
Без алга, иртәгә
Йөз тотып яшибез.
Бүгенгә дәшмибез.
Кайвакыт сагаеп,
Саргаеп китсәк тә,
Яисә өметләр
Киселсә кисәктән,
Юк әле бирешү,
Бирешү эшмени!
Без кабат дөрлибез,
Янәдән яшьнибез.
Без хатын-кызлар ич,
Көтәбез,
Ышанып яшибез!..
 

Сөю турында…

 
Сөю, яратулар турында
Сөйләр булсаң, саксыз орынма…
Хисләр гүя нәзек пыяла —
Кагылдыңмы, хәзер уала…
 
 
…Мәхәббәтнең була төрлесе,
Мәхәббәтнең була олысы.
Бер җавапсыз калса шунысы —
Башны ташка орып елыйсың…
 
 
Тыеп хисне, йомып йөрәкне,
Онытырмын, диеп көтәсең.
Төшкә керсә – уянып китәсең,
Үзен күрсәң – тагын бетәсең…
 
 
Бу бик күптән үткән эш инде,
Минем күңел хәзер бушаган…
Үзең сөйләгәнгә әйтүем,
Синең хәл дә шуңа охшаган…
 

Үзгәрү

 
Үзеңне дә хәтта танымаслык
Итә икән вакыт берзаман.
Гомер баскычларын саный-саный,
Үргә менәм. Туктыйм. Кузгалам.
 
 
Үзгәргәнсең, диләр танышларым,
Озаграк күрми торсалар,
Ә мин аны сизмәгән дә сыман,
Бара бирәм алга, юл салам…
 
 
Җирдә кеше төпле үз урынын
Табу өчен яши, эзләнә.
Шуңа, ахры, айлар-еллар аша
Үзенә генә охшап үзгәрә…
 

Шигырь турында

 
Шигырь кайчан әйбәт була? —
Аңлаганда.
Охшамаса кабатлау йә
Алдаганга…
Йөрәгеңә керсә дус-иптәшең кебек,
Бәгыреңне үтсә телеп, яшен кебек.
Шигырь шунда әйбәт була —
Көйләп торса,
Укып чыккач, күңелеңне
Биләп торса.
Шәп шигырьнең, турысын әйтим,
Бер ягы бар:
Рухландыра, гүя тылсым
Таягы бар…
 

кемгә – нәрсә

 
Киңәш бирде берәү чын күңелдән:
«Әзмәвердәй, тимер өзәрлек
Көчең булса гына, шигырь яз, – дип, —
Хәлең бармы шуңа түзәрлек?»
 
 
«Ир-атларга карап, үрнәк алсаң,
Алар чыдам, алар куәтле…
Чирли-чирли җәфаланма бер дә,
Нәрсәң җитмәгән ди ул хәтле?..
 
 
Өрлек кебек егетләргә генә
Хас нәрсә ул язу – авыр бит…
Өрсәм, очып китәрсең дип куркам,
Бар, буталма монда, ары кит…»
 
 
Рәхмәт инде, сүзләрең хак, тик бит
Көч беләктә түгел – йөрәктә.
Сыный-сыный яшим үз көчемне.
Миңа менә нәкъ шул кирәк тә!..
 

Без һаман шулай идек…

 
Их!
Без чана шуа идек,
Ә таулар шома иде.
Үзебез шома булмадык,
Ялгышлар шуңа иде…
 
 
Үрләрдән шуа идек,
Җилләрне куа идек.
Җилкуар булып үсмәдек,
Көн дә эш туа иде…
 
 
Бозлардан шуа идек,
Башларны җуя идек.
Тик башсыз булып йөрмәдек,
Һәрвакыт уяу идек…
 
 
Без нәрсә белә идек:
Егылсак көлә идек.
Чанасыз да шуа идек,
Без һаман шулай идек…
 

Атылмыйча калган ук өчен

 
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,
Халык белми андый хәлләрне.
Атылмаган нәфрәт булып җилгә
Очып киткән зәңгәр шәлләре…
 
 
Аткан уктай ләкин бәгырьләрне
Уеп кергән йөрәк җырлары.
Нәкышләргә иңеп калган алар,
Өзелсә дә сулыш, тыннары…
 
 
Дуэльләргә чакырмаган кызлар,
Намусларын аклар өченгә.
Бәргәләнеп сыкранса да җаннар,
Сулыгып-сулыгып тынган эченнән.
 
 
Тамакларда төер булып калган
Соңгы сүзне кайдан эзләргә?
Киерелгән җәядәге уктай
Төбәлгән ул кара йөзләргә…
 
 
Күпме язмышларга батып кергән
Салкын хокуксызлык хәнҗәре.
Эчтән генә тынып калган, димсең,
Зиләйлүкләр, Зөлхиҗәләре?!
 
 
Юк, гасырлар аша килгән бер моң,
Адашмыйча саклап үз көчен.
Кайтарырга теләп гүя үчен,
Атылмыйча калган ук өчен.
 
 
Дуэльләргә кызлар чакырмаган,
Ул килешми безнең халыкка.
Җырларында дәшә алар һаман
Мәхәббәттәй горур хаклыкка!
 

Мин булып

 
Без дөнья хәлен беләбез,
Дөнья безнекен белә.
Яшь аралаш көнгә карыйм,
Мин булып кояш көлә…
 
 
Сүнмә син җилдә, яңгырда,
Ялкыным, дөрлә генә!
Мин булып мәхәббәт кергән
Берәүнең йөрәгенә…
 
 
Мин булып җиргә береккән
Мәңгелек сөю көче.
Мин яшим шуның хакына,
Мин шуңа күрә кеше…
 

Дәвамы бар

 
Кеше белән көтмәгәндә очрашу бар,
Күңел тартып һәм җан атып дуслашу бар.
Тик бу бәхет күпкә түгел, узып китә.
Очрашуның яман ягы – хушлашу бар…
 
 
Йөрәгеңә оя кора сагыш кошы,
Гаҗәп, ләкин сагышның да бер тәме бар…
Ярый әле, бу чирдән дә була терелеп,
Дәвасы шул: һәр дуслыкның дәвамы бар…
 
 
Яши кеше, тыныч сымак тыштан гына,
Ә эчендә гомер буе бер гаме бар:
Иртәгегә ашкынмаса бүгенгесе,
Бу дөньяның ни мәгънәсе, ни яме бар?
 
 
Яши бәхет, яши һаман өметләнеп,
Җирдә әле ризыгы бар, тәгаме бар.
Газап булыр иде яшәү хәтта бер көн,
Ярый әле, киләчәге, дәвамы бар!..
 

Хакыйкать

 
Сулар ага, еллар ага, гомер ага…
Җир үзе дә бер искерә, бер яңара.
Үзгәрәләр кешеләр дә, нигезләр дә, —
Бертөрлелек сыя алмый бу дөньяга…
Һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.
Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә:
Ул – ХАКЫЙКАТЬ! —
Бүгенгеме, кичәгеме —
Аерма юк!
Без табынган бу изгелек ни зурлыкта,
Без соң аның бөтенеме, кисәгеме?..
Тик хакыйкать бүленмәгән өлешләргә —
Ваклап булмый аны алтын-көмешләргә!
 
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»