Бесплатно

Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы

Текст
iOSAndroidWindows Phone
Куда отправить ссылку на приложение?
Не закрывайте это окно, пока не введёте код в мобильном устройстве
ПовторитьСсылка отправлена
Отметить прочитанной
Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

© Татарстан китап нәшрияты, 2021

© Әмиров М. М., варислар, 2021

© Ногманов И. Г., төзү, 2021

Повестьлар

Агыйдел

I

Иртәнге кояшның йомшак нурларына иркәләнеп, көлеп уяндым. Торакта чакта, сигнал булгач та бер-ике генә минут булса да изрәп яту өчен, тартышырга, дежурныйның кәефен бозарга туры килгән көннәр күп була иде. Торганның соңында да әле, спорт залына кереп бераз сикергәләмичә, күп кранлы умывальник янында ялангач иптәшләр белән салкын су сибешә-сибешә юынмыйча, йокы ачылып җитми торган иде. Ә бүген… һичкем кыңгырау шалтыратмады, өстемә ябынган чикмәнемне һичкем килеп тартмады, фәкать күксел урман белән капланган көчле таулар артыннан көлеп күтәрелгән иртәнге кояш нурларының йомшак кына итеп битемнән сыйпавы җитте – уяндым. Эчке тәртипне бозу куркынычы да, иртәнге ашка кичегү, беренче дәрескә барып өлгерә алмау хәвефе дә юк иде – сикереп тордым.

Юк, бу йокыдан уяну гына түгел, бу – яңадан туу! Барлык кайгы-хәсрәтләрне, кыш буенча үтелгән дәресләрдән имтихан бирү авырлыкларын онытып, мәктәп стенасында үпкәләргә кунган тузаннарны юып, белем белән бергә мигә оялаган талчыгу «микроблары» н куып чыгарып, сабый баладай җиңеләеп, яңадан туу!..

Шундый бәхетле, шатлыклы, җиңел уяну иде бу!

Агыйдел буе табигатенең никадәр матурлыгын, никадәр көчлелеген – аның төшкән күңелләрне күтәрү, сәламәтлекне ныгыту өчен кирәк булган барлык даруларга иксез-чиксез дәрәҗәдә бай табигать икәнлеген фәкать шул иртәдә генә сиздем булса кирәк. Югыйсә сабый чагым шул ук Агыйдел буеның ямьле сахраларында йөгереп, эшкә ярый башлагач та, шул ук җирнең печәннәре, саламнары арасында аунап узды бит. Ләкин бәләкәйдән үк авыр эшкә җигелү, һәрнәрсәнең кыен ягын, авыр ягын гына күреп үсү тойгыларымны тупасландырган булган, күрәсең, берсенә дә әһәмият бирмәгәнмен.

Ә бүген!..

Без йоклаган арба төбендәге кичә генә чабып кайтарылган печән исе дә мине исертә. Хәтта шул исле чәчәкләр арасына кысылган әрем исе дә кыйммәтле хушбуйлар исеннән тәмлерәк булып тоела. Әллә ничә төрле яшел белән бизәлеп, иртәнге кояш яктысында күзләрне иркәләп күренгән урманлы таулар гына түгел, хәтта читән буйларына сырышып үскән алабуталар да, кычытканнар да Шишкин пейзажларыннан матуррак булып күренәләр.

«Әйе, дөнья матур, чиксез матур!..» Шулай дип, үзалдыма үзем кычкырып җибәрә яздым. Күңелле минутны якын иптәшем белән уртаклашасым килде. Ә иптәшем уянмаган әле.

Аның өстендә дә минеке кебек үк җиңсез челтәр күлмәк, арзанлы материядән тегелгән кара чалбар. Таза мускуллы ялангач беләкләре ике якка ташланган, тыгыз күкрәк итләре белән ныгытылган авыр гәүдәсе чи печәнгә чумган. Куе яшел печән белән кушылып киткән кара бөдрәләре астыннан күренгән ап-ак киң маңгае аны әкиятләрдә сөйләнә торган гүзәлләргә охшата. Тигез булып сызылган коңгырт кара кашлар, көлеп чыккан кояш нурлары кебек, түбәнгә табан атылган озын керфекләр, каш-күз, маңгай тирәсендәге бөтенлеккә зыян китерә күрмәсен дип, саклык белән генә эшләнгән төсле авыз-борын аны тагын да матуррак итеп күрсәтәләр. Чынлап та, аның йөзендә ниндидер нур балкый кебек күренә иде ул минутта. Мин, аның матурлыгына, җанлылыгына, ягымлылыгына сокланып, шактый вакыт сүзсез генә карап тордым. Мин аны яратам. Техникумда укый башлаганыма менә быел, 1927 елның көзендә, ике ел тула. Шул ике ел эчендә без, аның белән икебез, бер кеше төсле яшәдек. «Ишәй белән Кушай» дип, бездән көләләр, берәр җирдә ялгызыбызны гына очратсалар, «Кушаең кайда?» дип сорамыйча булдыра алмыйлар иде. Чыннан да, безне ялгыз очрату кыен булгандыр. Бер-беребездән аерылып бер генә сәгать тору да безнең өчен күңелсез – ямансу иде шул. Шуңа күрә җәйге ял чорында өч ай буенча аерылышып тору беребезнең дә башына сыя алмады. Бергәләшеп Агыйдел буена – минем туган авылыма кайттык.

Кайткан вакытта, олаучыбызның бездән башка да егерме биш потлап йөге булганга күрә, чемоданнарыбыз гына утырып кайттылар. Үзебезгә йөз километрдан артыкка сузылган юлның күбрәк өлешен җәяүләп үтәргә туры килде. Ямьле җәйге юл буенча җәяүләү җиңелчә киенгән яшьләр өчен авыр булмаса да, авылга кайтып җитү белән, буыннарыбызда арыганлык сизелде. Агыйдел буенда утырган авылның матурлыгы, авыл өстенә ишелә язып күтәрелгән күксел түбәле тауларның мәһабәтлеге белән дә кызыксынмадык, фәкать каймаклы чәй эчү белән генә канәгатьләнеп, кояш батар-батмастан йокыга яттык.

Әнә шул йокыдан мин яңадан туган төсле булып уяндым. Иптәшемнең дә һичбер ирексезләүсез шундый бәхетле уяну белән уянуын теләп, кояш чыкканны көткән төсле, аның күзләре ачылганны көтә башладым. Ләкин аның күзләре тиз генә ачылмады. Сабырлыгым җитмәде, шундый күңелле, матур минутларда аның йоклап ятуын әрәм санадым да уяттым:

– Гаяз!.. Гаяз!..

Ул күзен ачмыйча гына эндәште:

– Кем тия?

– Тор, күр тизрәк безнең авылның ямьлелеген. Мондый яхшы иртәдә йоклап яту – җинаять, Гаяз, тор. Күзеңне генә ачып кара, уянырга кирәклекне үзең үк аңларсың.

Аның күзләре ачылды. Әйтерсең лә ул кара күзләр юри генә йомылып торганнар: шундый мәшәкатьсез, шундый чиста булып ачылдылар алар, минем өчен чыннан да икенче кояш чыккан кебек булды.

– Нигә бик иртә? Барасы җир юк бит, – диде ул.

– Бар, Гаяз, барасы җир бар. Әйдә, мин сине хәзер Агыйдел буена алып барам, су коенырга.

Ул, минем күзләремә туп-туры карап, бик аз гына вакыт хәрәкәтсез ятты да кинәт машина тизлеге белән сикереп торды. Шундый ук җитезлек белән җиргә сикерде:

– Әйдә, киттек.

Мин, тиз генә өйгә кереп, киҗеле сөлге алып чыктым. Әни мичкә ягып азаплана иде: «Нигә алай иртә тордыгыз, иртәнге салкында рәхәтләнеп йокламыйча?» – дип, безнең тынгысызлыкка гаҗәпләнеп калды.

Иртә торучылар без генә булып чыкмадык: авылның аргы очындагы урам коесының сиртмәсен шыгырдата-шыгырдата су чыгаручы ак алъяпкычлы хатыннар, бозау куып йөрүче әбиләр күренде. Ярым ялангач килеш Агыйдел буена төшеп баручы ике егет аларга ят булып тоелды, ахрысы, һәммәсе дә хәрәкәтләреннән туктап, сораулы күзләре белән безгә текәлеп калдылар.

Сирәк-сирәк кенә утырган салам түбәле өйләрне үтеп, Агыйделгә алып төшә торган кечкенә тыкрыкка борылуга, миңа балачагымнан ук бик таныш булган Тешсез Ибрай очрады. Ул тыкрыкны, аның исеме белән атап, «Тешсез Ибрай тыкрыгы» дип йөртәләр. Чөнки аның өе нәкъ чатта утыра. Ишегалдына ялганып, артка табан киткән озын яшелчә бакчасы да шул ук тыкрык буйлап сузыла. Без үз аягыбыз белән Агыйдел буена төшәрлек малай булганнан бирле шул тыкрыкны таптап үстек. Кар бетү белән диярлек, Ибрайның шалканнары иртә өлгерә, һәм ул шалканнарның иң куркынычлы корткычлары без була идек. Шалканнар белән бергә үк суган кыяклары күренә башлый, алар артыннан кыяр, кишер, кавын шикелле кадерлерәк яшелчәләр җитешә, без дә аларга җитешәбез. Бу кәсеп фәкать иң соңгы яшелчә булган кәбестәләр җыеп алынганнан соң гына, аларның да җирдә утырып калган күчәннәренә чаклы йолкынып беткәч кенә тәмам була иде.

Билгеле, шуклык һәрвакытта да шома гына үтеп тормый. Тешсез Ибрай кулына эләгүчеләр дә булмады түгел. Андый малайларны Ибрай, вак кычыткан белән чәбәкләп, акыртып-бакыртып, «Икенчеләй бакчага кермәм, кермәм, кермәм!» дип ант иттереп җибәрә торган иде. Ләкин андый бәхетсезлеккә очраган малайлар барыбер тәүфыйк тапмыйлар, утыра торган әгъзаларында кычыткан эзе бетү белән, антлары онытыла, тагын да хәйләлерәк юллар белән, тагын да усалрак итеп урлаша башлыйлар иде алар. Тешсез Ибрай безнең өчен иң куркынычлы, иң рәхимсез кеше булып санала иде. Җитмәсә, әниләрнең дә бик теңкәләренә тигән чакларыбызда Тешсез Ибрайга әйтү белән куркытулары безнең каршыда Ибрайны тагын да куркынычрак итә иде. Шуңа күрә дә без, бакчага төшкән вакытта гына түгел, урамда, яланда очрашырга туры килсә дә, Ибрайны күрү белән, ерактан ук кача торган идек. Ләкин көтелмәгән бер вакыйга миңа Ибрайның бөтенләй икенче кеше икәнлеген танытты.

Җәйнең ямьле көннәренең берендә алты-җиде малай бергәләшеп, тыкрык башыннан ук күлмәкләрне сала-сала, Агыйдел буена төшеп барабыз. Бакчага төшү гадәткә үк кереп киткән булган, күрәсең. Тешсез Ибрай тыкрыгыннан тыныч кына үтеп китү ничектер килешми дә кебек тоела. Чират буенча ул көнне бакчага мин керергә тиеш идем. Башка малайлар, кешедә шик тудырмас өчен, билләреннән алышып кочаклаштылар да, бөтен тыкрыкны иңләтеп җырлый-җырлый, Идел буена төшеп киттеләр. Мин бер малай белән читән буенда калдым. Иң әүвәл тирә-якны, аннары бакча эчен бик җентекләп караганнан соң, әкрен генә читән аша төштем. Иптәшем, читән буенда үскән алабуталар арасына посып, тыш якта калды. Бакча эченә төшкәч, иң элек чөгендер түтәлләрен, аннан соң суган, шалкан, торма түтәлләрен һәм кәбестә җирен узып, безне иң нык кызыктыра торган кыяр түтәлләре арасына килеп җиттем. Тирә-якта беркем дә күренмәүгә карамастан, кул-аякларым дер-дер калтырый, йөрәгем леп-леп тибә… Читтәге түтәлләрдә юньле кыярлар күренмәгәч, тагын да эчкәрәк кердем. Тәгәрәшеп яткан бәләк-бәләк сары кыярларны өзеп, итәгемә тутырдым. Инде ук җитезлеге белән читәнгә табан атылам дигәндә генә, кыяр түтәлләрен әйләндергән куе кабак яфраклары арасыннан Ибрай үзе килеп чыкты. Урынымнан да кузгалырга өлгермәдем, итәгемнән эләктереп тә алды. Аның куллары шул минутта миңа саженьнан да озынрак төсле тоелды. Билгеле, мин капкынга төшкән күсе шикелле акыра, тыпырчына башладым. Ләкин юкка тыпырчынганмын. Гаҗәбемә каршы, Ибрай миңа тимәде. Тимәде генә түгел, мине мактап, әллә нинди акыллар өйрәтеп, кыйнаганнан да яманрак хәл эчендә калдырды:

– Молодец икәнсең, энекәш, – диде, – Сәмигулла малаемы син? Әле бер малайның да бу тикле эчкә керергә батырлыгы җиткәне юк иде, – диде. Әни сөйгән төсле йомшак итеп аркамнан сөеп куйды: – Ләкин, энем, – диде, – синең кыяр ашаганың юк, ахры, тәмен белмисең, ахры, әле син кыярның, – диде. – Андый кыярлар тәмле булмый ул, – диде, минем итәгемнән коелып җирдә яткан эре сары кыярларга төртеп күрсәтте. – Картайган кыярлар алар, орлык кыярлары. Кил әле монда, мин сиңа тәмлесен күрсәтим, – диде, мине, үз артыннан ияртеп, түтәлләрнең аргы башынарак алып барды. Ул минем итәгемне ычкындырган иде инде. Шунда качкан булсам, билгеле, аңа тоттырмыйча, читән аша чыгып өлгерергә дә кулымнан килгән булыр иде, ләкин ниндидер билгесез көч ирекле-ирексез аның артыннан иярергә, ул ни кушса, шуны тыңларга мәҗбүр итте мине.

 

Ул, яфрак араларыннан эзләп, кечкенә-кечкенә ямь-яшел кыярларны чеметеп кенә өзә, үзе һаман минем белән сөйләшә, миңа акыл өйрәтә: «Кыярны аны, синең кебек, тамыры белән йолкып чыгармыйлар, менә шулай ипләп кенә өзәләр, болай өзсәң, менә бу солы бөртеге кебек кенә кыярлар да бер-ике көннән тагын ашарлык булалар», – ди.

Ул өзгән кыярлар чынлап та бик тәмле булып чыктылар. Мин аның кыланышларыннан баштарак бик нык шомланган идем. «Бу юри шулай кыланадыр, сугып егар өчен берәр уңайлы әйбер эзлидер йә булмаса кычыткан янына алып бара торгандыр» дигән куркынычлы уй йөрәгемне өзлексез талап торды. Ләкин Ибрайның йөзендә аз гына да ачу җыерчыклары күренмәве, озын сары мыекларының да тырпаеп түгел, елмаеп торуы, җитмәсә, чынлап ук тәмле кыярлар да өзеп бирүе тиз тынычландырды мине. Иптәшләрем турында да бөтенләй онытып, мондый бәхетле вакыйгага тап булуыма шатлана башладым.

Аның бакчасын карап бик озак йөрдек. Матурлыклары, тигезлекләре белән мине хәйранга калдырган кишер, суган, шалкан, помидор түтәлләрен карап узып, бакчаның ишегалдына таба чыга торган капкасы янына килдек. Бөтен тирә-якка ямь сибеп утырган алсу-көрән мәк чәчәкләре уртасында җәелеп-җәелеп эре сары чәчәкләр аткан көнбагыш белән әйләндерелгән яшелле-кызыллы-сарылы чәчәкләр тавы күренде.

– Менә бу минем беседка, – диде Ибрай.

Башта мин аның «беседка» дигән сүзен аңламаган идем, эченә кергәч кенә, «беседка» дигәне «куыш» дигән сүз була, күрәсең, дип куйдым. Миңа «беседка» дигән сүз бик ошады. Чөнки мондый матур, искиткеч матур итеп эшләнгән әйберне «куыш» дип атау бик гадиләштерү сыман тоела иде. Кабак, колмак, үрмәле гөл үсемлекләре белән капланган бу беседка һичбер вакытта да онытылмаслык булып минем хәтеремдә калды. Аның эчендә без җирнең үзеннән киселгән эскәмиягә утырдык. Бу җир эскәмияләрнең өсте, хәтфә палас җәйгән төсле булып, куе чирәм белән капланган иде. Беседканың тараеп барып очланган түбәсендә бүрек-бүрек булып телгәчләнгән колмак чәчәкләре ак болытлар төсле булып күренәләр, куе яшел яфраклар белән капланган стеналарда йодрык-йодрык булып ак кабаклар асылган, юкәгачтан – кабак сабакларына, кабак сабакларыннан колмакларга тотынып үскән нечкә генә үрмәле гөлнең күгелҗем-алсу кыңгыраулары бөтен беседка эчен чуарлап, караган саен карыйсыны китерерлек ямь биреп торалар. Бу матурлык эчендә мин үземне әкиятләрдә адашып йөргән балалар төсле сиздем. Ни әйтергә, ни эшләргә белмичә, авызымны ачып хәйран калдым. Ибрай беседканың уртасында торган кечкенә агач өстәлгә яңа гына йолкып алынган кишер-шалканнарны, кыярларны куйды. Ул, «Аша, энекәш, аша, сиңа тансык бит ул», – дип, йомшак, ягымлы тавыш белән ашарга кыстый, шул ук арада «Тартынма, урлап ашарга тартынмаганны, биргәнне ашарга тартынмыйлар инде аны» кебек сүзләр белән йөрәкне телеп-телеп ала, андый сүзләр чыкканда, мин оятымнан нишләргә белмим, битләрем ут төсле кызып яна. Шул минутта мин аның алдына тезләнеп антлар итәр идем, «Гафу ит син мине, Ибрай абзый, мин моннан соң һичбер вакытта да мондый эшкә бармам, бу эшнең ярамаганлыгын башка малайларга да аңлатырмын, гафу ит» дигән булыр идем. Тик безнең авылда андый гадәт булмаганга, күңелдә шундый тойгылар туса да, аны әйтеп булмый иде.

Бик озак утырып, бик күптөрле яшелчәләр ашап туйгач, Ибрай, чирәм эскәмия өстенә сузылып ятып, түбәгә карады:

– Йә, энекәш, минем беседка ошыймы? – диде.

– Мондый матур куышны минем гомеремдә күргәнем юк иде, Ибрай абзый, – дип җавап бирдем.

– Ә минем бакча ничек, ошыймы?

– Зерә шәп, Ибрай абзый.

– Ә син беләсеңме, теләсә, синең әтиеңнең дә шушындый ук бакча ясарга кулыннан килә бит?!

– Минем әти бер түтәл кыяр да чәчми ул, урыс чәчсен әнә, дип кенә куя.

– Тешсез Ибрай чәчсен, дип тә куядыр әле ул?

– Шулай дип тә куя.

– Тешсез Ибрай ашасын, дип әйтми, ә?

– Һи-һи-һи!..

– Син, энекәш, кайт та әтиеңә әйт. Тешсез Ибрай бакчасында булдым, диген, үзең күргәннәрнең барын да сөйлә, без дә шундый бакча үстерик, диген, әгәр дә кирәк булса, Тешсез Ибрай өйрәтермен, дип әйтте, диген, арзан гына хак белән орлык та бирермен, дип әйтте, диген, ярыймы?

– Ярар, әйтермен.

– Бәлки, синең иптәш малайларыңның да минем бакчаны күрәселәре киләдер?

– Килер шул.

– Берәр көнне җыеп алып кил син аларны, күрсәтеп җибәрермен.

– Малайларга әйтәм, алай булгач.

– Ә урларга тагын кайчан киләсез?

– Моннан соң мин бервакытта да синең бакчаңа төшмәм, Ибрай абзый…

Һәм шуннан соң мин бакчага төшүләргә чик куйдым. Малайлар арасында да ике фикер туды: берәүләр, минем Ибрай бакчасында күргәннәремне сөйләвемә ышанмыйча, урлауны дәвам иттерергә кирәклекне куәтләделәр; берәүләр, минем фикергә кушылып, калганнарга каршы чыктылар. Өстенлек безнең якта калды. Чөнки уйлары белән урлау ягында булган малайлар да, безнең әләкләүдән куркып, уйларын тормышка ашыра алмас булдылар.

Ибрайның әнә шул акыллы хәйләсе мине бөтенләй аңа якынайтып калды. Шул вакыттан бирле мин аның белән бик дус яшәдем. Ул миңа үзенең сугышта күргәннәрен сөйләгән саен, мин аңа якыная бардым.

Менә бүген, авылдан аерылуыма ике ел тулып килгәндә, шәһәрдән алып кайткан иптәшем Гаяз белән икәүләп Агыйдел буена төшеп барганда, мин тагын аның белән очраштым. Ул һаман да шул ук бакчасында, түтәлләр арасында казына иде. Читән аша исәнләштем:

– Ибрай абзый, исәнме!

Ул кинәт гәүдәсен турайтты, беренче карауга усал күренә торган зәңгәр күзләрен текәп, бик аз гына вакыт хәрәкәтсез торды да, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча киң елмаеп, балчыкка буялган кулларын киндер алъяпкычына сөртә-сөртә, безнең янга ашыга башлады.

– Синме бу, Ильяс, танырлык та түгел бит, егет, ә? – дип сөйләнә-сөйләнә килә иде ул.

Читән аркылы гына кул биреп күрештек. Иптәшем белән дә таныштырдым. Гаязның шәһәр егете – завод егете икәнен белгәч, Ибрай тагын да шатлана төште:

– Ә, рабочий егетме, – диде ул, – мин сине бик күптән көтә идем. Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бик күп. Әйе, әйе, бик күп сүзләр сөйлисем, бик күп сораулар бирәсем бар әле минем сезгә, һи-и-и… туйдырып бетерермен әле мин сезне.

– Сөйләшербез, сөйләшербез, – диде Гаяз, гадәттәгечә тыныч та, ягымлы да, шуның белән бергә җитди дә булып ишетелде аның бу җавабы.

Ибрай, зур бер яңалыкны онытып кинәт исенә төшергән кеше төсле, шап итеп ботына сугып куйды:

– Әй, әттәгенәсе, мужикның мужикча шул инде, кеше белән кешечә сөйләшә дә белмибез бит: ник соң әле мин сезнең белән читән аша сөйләшеп торам, керегез әле бакчага, мин сезне кыяр белән сыйлап җибәрим, быел кыяр күргәнегез юктыр әле…

– Рәхмәт, Ибрай абзый, – дидем мин, – син алай бик ашыкма әле, авылда озак торырга уйлыйбыз, күрешербез, сөйләшербез, кыярыңны да ашарбыз, ә хәзергә без су коенырга барышлый гына синең белән исәнләшергә туктадык.

– Куй, куй, юкны сөйләмә әле, Ильяс, су коенырга барышлый гына булса да минем бакчага сугылып үтә торган идегез бит әүвәле. Тешсез Ибрайның кычыткан себеркеләре хәтереңдәдер, һи-һи-һи… Әйдәгез, башка җирдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгән, ә миндә ашарлыклары бар инде аның. Әйдәгез, әйдә, сезгә генә читән аша керергә дә рөхсәт итәм.

Озак карышмадык. Бакча эченә кергәч, Ибрай, гомер буена кеше күрергә тилмергән төсле, безнең белән мавыгып китте. Әле бер әйберен күрсәтә, әле икенчесен күрсәтә, бакчасының тәртиплелеген, яшелчәләренең шәплеген мактап бетергәнебезне дә көтми, яңа әйберләргә күчә. Миңа бик күптән таныш булган беседкасына алып керде ул безне. Беседка янында, чынлап та, аның өлгереп җиткән кыярлары бар булып чыкты. Башка кешеләрдә әле кыяр чәчәк атарга да өлгермәгәндә, шундый кыярлар җитештерүенә гаҗәпләнгәнебезне белдердек. Ул аны ничек итеп җылыда үстерүен, зуррак мөмкинлек булганда, бөтен тирә-якны тәэмин итәрлек күләмдә өлгертергә дә кулыннан киләчәген сөйләп, тезеп китте:

– Беләсезме сез, безнең Агыйдел буенда никадәр җимеш, никадәр яшелчә бирерлек җирләр әрәм ята?! Ә шул вакытта үзебезнең халык яшелчәгә тилмерә: хатыннарыбыз корсак күтәргәндә тозлы кәбестә талымласалар, ат җигеп күрше авылларга чабабыз, бала-чагаларыбыз, бер кыяр кабарга зар булып, караклыкка өйрәнәләр. Уйлап карасаң, чүп урынына аяк астыннан табарга мөмкин булган әйберләр бит. Күрми безнең халык, күрми.

Ибрай безгә бик күп нәрсәләр сөйләмәкче, үзендә булган бик күп теләкләрне әйтмәкче иде, ләкин без хәзергә бу турыда калдырып торырга булдык. Аның белән яңадан очрашырга, аның күңелен борчыган күп нәрсәләр турында ныклап сөйләшергә, киңәшергә вәгъдәләр биреп, Агыйделгә төштек.

II

Агыйдел!..

Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!.. Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны күбесенчә яшь гомергә охшаталар. Чынлап та, бик урынлы охшату. Кыска гына ара эчендә дә чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың – яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баштүбән ага. Ул ара да булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төн йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора. Хәтта чит-читләрендә төнбоеклар үсүгә дә каршы килми. Аның мондый урыннарын үрдәк-каз кебек кошлар бик яраталар, ләкин тормышлары өчен куркыныч барлыгын белмиләр алар: күл кебек тыныч, төнбоеклы суга булган мәхәббәтләренә каршы килә алмыйча йөзеп китәләр дә чоңгылда яткан усал җәен авызына барып кергәннәрен дә сизми калалар. Ә Агыйдел аларны күрмәмешкә салыша, бөтенләй дөньясын оныткан төсле тынып тик тора… Күп тә үтми, тагын, бик кирәкле эшен исенә төшергән кеше сыман, яңа тауларга таба борылып ашыга башлый. Ташларга бәрелүдән туган кечкенә-кечкенә дулкыннар күп булып җыелышалар да, кызык күрергә ашыккан төркемдәй, берсен берсе төртешә-төртешә, үзара әрләшә-әрләшә алга йөгерәләр. Шулай бер котырып, бер басылып ага ул. Барган юлында очраган кечкенә-кечкенә елгаларны үзенә ияртеп зурая бара, зурайган саен «акылга утыра». «Ай уймаккай кебек сызылып аккан Ашказар» ны, төбенә шом яшереп аккан тыныч Димне, «нәзеккәй» билле, ак тәнле кызлар» үстергән Уфа суларын ияртеп, ул шактый үсеп җитә, зур хезмәтләргә ярый башлый: пароходлар, баржалар йөртергә хәленнән килә. Шулар белән бергә Кама, Идел кебек абзыйларына кушылып, Каспийга – диңгезгә чыга – киң тормыш эченә керә…

Без төшкән тәңгәлдә Агыйдел каты акмый: өзлексез акрын гына күчеп торган киң, шома көмешкә охшый аның ул җире. Аргы як ярында үскән бөдрә таллардан асылган күләгәләр аның иртәнге серен тагын да арттыралар. Без уң яклап күтәрелгән урманлы тау белән яр арасында булган шактый зур тугайлык буйлап түбәнгәрәк – чит-читләре чуерташлар белән тигезләнгән чистарак урынны эзләп барабыз. Тугайлыкны каплаган куе яшеллек эчендә санап бетергесез төрдәге кошлар бергә кушылып сайрыйлар. Матур иртәгә көлеп ачылган гөлҗимеш, зелпе чәчәкләреннән чыккан хуш исләр, тын яткан Агыйдел өстеннән бөркелгән салкынча һава һәм яңа гына елмаеп күтәрелгән иртәге кояштан сибелгән рәхәт җылылык белән бергә кушылып, барлык тойгыларны да иркәлиләр, сөяләр. Тойгылар үткенләшә, күңел үзеннән-үзе романтикага бирелә. Җитди әйберләр турында уйлыйсы да, сөйлисе дә килми. Уйныйсы, шаярасы, җырлыйсы килә; сөясе, сөеләсе килә; күкрәкләрнең иркенлеге, тавышның көр булып яңгырап чыгуы, кәефнең әйбәт булуы белән масаясы килә, җырлап җибәргәнеңне сизми дә каласың.

Без дә, Гаяз белән сүз берләшкән кебек, бер үк җырны беравыздан сузып җибәрдек:

 
Ямьле Агыйдел буйлары
Бетерәдер хәсрәтле уйларны…
 

Кызыл яр астына җәелгән чиста чуерташларга йомшак сандалиларыбыз белән басып, иртәнге тынлыкны чатната-чатната, су читенә якынлаштык. Төн уздырыр өчен чуртаннан куркып сайга чыккан ташбашлар төркеме, Идел читен вак кына дулкыннар белән бизәкләп, тирәнгәрәк китте. Без, кечкенә-кечкенә яссы ташлар белән «коймак» җибәреп, ялтырап яткан Агыйдел өстен боҗралар белән чобарлый-чобарлый чишенә башладык. Ялангач калгач, үз тәннәребезнең тазалыгына үзебез сокланышып, тән хәрәкәтләре ясадык.

Салкынча һавада пыяла төсле тигез булып яткан су башта безне бераз куркытты. Кинәт кенә кереп китәргә тәннәребез карыша, без, кулбашларыбызны җыерып, бер-беребезгә караша идек.

– Болай булмый, тәвәккәллек кирәк, – диде Гаяз. – Әйдә! Раз, два, три…

 

Агыйдел өстенең пыяла тигезлеге челпәрәмә килде. Һавага караганда җылырак булган суның чисталыгына, йомшаклыгына сокланып туя алмыйча, аргы як ярдагы бөдрә талларга карап, колач сала башладык.

– Аркылы чыгабызмы?

– Чыгабыз!

Яр шактый ерак иде. Колач сала-сала беләкләр арыгач, сырт өстенә әйләндек. Аяк белән генә йөзеп – кулларны, кул белән генә йөзеп, аякларны ял иттерәбез. Шулай, мәшәкатьсез генә йөзә-йөзә, икенче як ярга шактый якынлашкан идек инде.

– Әйдә тагын колач салабыз, – диде Гаяз, кинәт кенә талларга күмелгән ярга таба йөзе белән әйләнде. Ләкин шундый ук тизлек белән йөзеп китә алмады, кинәт тукталып, бөтенләй хәрәкәтсез диярлек хәлдә калды.

– Тукта! – дип пышылдады ул миңа. – Кара, кем бу? Нинди сын бу?

Көтелмәгәндә күз алдына килеп баскан бу гаҗәп күренешкә мин дә телсез калдым.

Каршыбызда, акыл ирешә алмаслык сер булып, бөтенләй диярлек ялангач кыз басып тора иде. Ул гәүдәсенең бөтен авырлыгын сул аягына салган да, уң аягын аз гына алгарак басып, аны үз уңаена гына куйган, уң кулын артка каерыбрак бөеренә таянганлыктан, күкрәге текә булып алга омтылып тора, – әйтерсең лә аның зифа буе үзеннән-үзе дулкынлана. Нечкә булып сузылып киткән кара кашлар астыннан тыныч, рәхәт итеп карый торган чем-кара күзләр күксел тауларга йотылганнар. Түгәрәк битнең бөтенлегенә аз гына да кимчелек китермәслек булып урнашкан кечкенәрәк борын, тамарга торган чия төсле иреннәр… Матурлык, чиксез матурлык. Барлык Венераларга алмаштырмаслык җанлы матурлык…

Бөтен җире тигез килгән алсу-көрән тәнле бу кызның, үз тәне төсле үк материядән тегелгән су киемнәреннән генә булуына карамастан, безгә шулкадәр якын җирдә, шулкадәр тирән тынычлык белән басып тора алуын күреп каушап калдык.

Кызлар белән очрашканда каушау түгел, киресенчә, күп вакытта әрсезләнеп, теле ачылып китә торган иптәшем Гаяз да, үзенең кайда икәнлеген онытып, таянычсыз хәлдә калды: аның тулы кара күзләре, зарыгып җавап көткән төсле, билгесез кызның серле торышына текәлеп тукталды. Куллары да инстинкт белән генә үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнеп, тыгыз гәүдәсен су өстендә тоталар иде…

Кем ул? Шәһәрдән читтә, Агыйделнең дә пароходлар йөрми торган җирендә, Башкортстанның шактый караңгы почмакларыннан исәпләнгән тәңгәлендә шундый матурлыкка, кыю батырлыкка ия булырлык серле кыз кем ул? Җәйге иртәдә кояш белән бергә торып, Агыйделдә су коенуның ләззәтен аңларлык культуралы кыз бу якка кайдан килеп чыккан?..

Бу сорауларга җавап таба алмау тәэсирендә нишләргә белмичә байтак азапланган булыр идек, Гаяздагы кыюлык ярдәмгә килде. Ул, әле һаман да селкенми торган кызга карап, кыю, батыр тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Бәхетле иртәгез белән тәбрик итәбез!

Кызның тауларга текәлгән кара күзләре кинәт безгә борылды. Тамарга торган чия төсле иреннәр, сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә елмаю билгесе күрсәтеп, җай гына хәрәкәтләнделәр:

– Рәхмәт!

Тал арасына сибелгән сандугачлар музыкасын күмеп, шыңгырдап чыккан көмеш тавыш белән әйтелгән бу җавап безгә шулкадәр якын, шулкадәр ягымлы булып ишетелде, моңа кадәр татып каралмаган яңа, рәхәт тойгы бөтен тәнебезне чолгады. Әллә кайдан тирәннән, керсез күңелдән чыккан төсле булып ишетелде ул рәхмәт. Якын киләчәктә кадерле очрашулар вәгъдә иткән төсле булып яңгырады ул музыка.

Мин, кызның серле карашын үземә тартырга теләп, бөтен көчем белән аның күзләренә карый идем. Билгеле, Гаязның да шул теләктә икәнлегендә, аның да кара күзләре (ул көчле кара күзләр бу минутта минем өчен куркыныч тоелдылар) мин караган сихерле нокталарга тартылган булуында шигем юк иде. Ләкин серле кызның сихерле карашын үзебезгә тарту өчен барган бу көрәштә икебез дә җиңелдек. Кыз беребезгә дә аерым караш бирмәде, җитез хәрәкәтләр белән куе таллар арасына кереп югалды.

Икебез дә, телсез калып, кызның яңадан күренүен көттек. Бик озак көттек. Кыз яңадан күренмәде. Су өстендә озак тору – өзлексез хәрәкәт – безне арытты. Агыйдел бу тәңгәлдә кызу акмаса да, безне шактый алып китеп өлгергән иде инде. Арыган булуыбызга карамастан, кыз күренгән ярга чыгып ял итәргә батырлыгыбыз җитмәде, ерак булса да, кайту ягына борылдык… Кире кайткан вакытта инде без килгәндәге төсле шаян түгел идек. Кыз безнең йөрәкләрдән нәрсәнедер алып киттеме, нәрсәсендер безгә калдырып киттеме, ни булса да булды, безнең уйда да, телдә дә шул булды. Тик никадәр генә уйласак та, никадәр генә сөйләсәк тә, аның кем булуы, каян килеп чыгуы турында рәтләп бернәрсә дә белә алмадык. Агыйделнең бу тәңгәленә килүенә карап кына, Кинҗә исемле кечкенә башкорт авылында булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.

– Очратырбыз әле без аны, Гаяз, ә?

– Бәлки…

Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»