Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…

Текст
0
Отзывы
Читать фрагмент
Отметить прочитанной
Как читать книгу после покупки
Юлда булу хәерле… / Лучше быть в пути…
Шрифт:Меньше АаБольше Аа

Язучы бәхете

Һәрбер яңа китапны эчке бер дулкынлану, шатлык катыш борчылу белән кулга аласың. Бу аңлашыла да, чөнки син әдәби әсәр аша язучының күптөрле уй-фикерләре, хис-кичерешләре тупланган сурәтле дөньясына аяк басасың. Әмма Ринат Мөхәммәдиевнең сайланма әсәрләр тупланмасын мин рухи ихтыяҗларыма җавап табачагыма ышанып һәм иҗат процессында автор кичергән хис-кичерешләрне тоеп шатлану теләге белән ачып кердем һәм… үкенмәдем. Язучының исеме татар укучысына яхшы таныш булып, китапларының күпсанлы тиражлар белән татар, рус, төрек, инглиз һ. б. телләрдә чыгуын һәм мәртәбәле әдәби премияләргә лаек булуын беләбез. Аның «Чияләнгән төен», «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял», «Кенәри – читлек кошы», «Сират күпере», «Утлы таба өстендә», «Күз ачкысыз буран», «Кош булып очар идем» кебек китап-җыентыклары күптән инде үз укучысын тапты, алар буенча телевизион фильмнар төшерелде, мәктәп һәм вуз дәреслекләренә кертелде.

Безнең кулдагы җыентыкка әдипнең төрле елларда дөнья күргән хикәяләре һәм повестьлары туплап бирелгән. «Беренче умырзая», «Истәлек өчен Гыйлемханга», «Ак кыялар турында хыял» повестьлары белән Р. Мөхәммәдиев язучы буларак танылды. Алар матбугатта югары бәя алып, татар әдәбиятына телгә талымлы, хискә мул, сүз-сурәтнең бай төсмерләренә ия язучы килүен хәбәр итте. Тирән лиризм белән сугарылган әсәрләр татар авылының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар, гыйбрәтле вакыйгалар, үзенчәлекле геройлар язмышы аша ачылып, үз чоры әдәбиятының иң уңышлы үрнәкләре рәтендә урын алды. Ә менә җыентыктагы хикәяләр соңгы утыз ел аралыгында язылып, әдипнең дөньяга карашын, уй-фикерләре үзгәрешен эзлекле тоемлау мөмкинлеге бирә. Шуңа да безнең игътибар үзәгендә язучының хикәяләре тора.

Хикәя – проза төренең иң актив һәм иң авыр жанры. Ул язучыдан оста күзәтүче булуны, телне бөтен нечкәлекләренә кадәр белүне һәм, барыннан да бигрәк, берничә эпизод аша вакыйганы ачып, берничә сыйфаты белән бирелгән геройның кабатланмас образын укучы күз алдына бастыруны таләп итә. Тәҗрибәле язучы буларак, Р. Мөхәммәдиев боларны яхшы аңлап эш итә, шуңа да һәрбер хикәясе үткен сюжеты, композицион төгәллеге, автор позициясенең ачыклыгы белән җәлеп итә. Бу яктан әдип татар хикәя жанрының бөек осталары булган Ф. Кәрими, Ф. Әмирхан, Ш. Камал, Г. Рәхим, Ф. Хөсни, Ә. Еники, М. Хуҗин, Ф. Яруллиннардан килә торган традицияләрне дәвам итә һәм аларны яңа алым-чаралар белән баета, хикәя жанры табигатен киңәйтеп җибәрә. Аның әсәрләренә фикер тыгызлыгы хас, иркен рәвештә диалог һәм монолог төрләрен файдалана, вакыйгаларда төрле әдәби катламнарны үзара ялгап, үреп, яңа хасиятләрен ача. Бу исә хикәя геройларын эш-гамәлләренә бәйле психологик яссылыкта ачу һәм укучыга эстетик һәм эмоциональ тәэсир итүне арттыру мөмкинлеге бирә.

Р. Мөхәммәдиев әсәрләренең нигезен үзе күргән-белгәннәр тәш-кил итә. Аңа исә, язучы һәм редактор, сәясәтче һәм депутат, иҗтимагый һәм мәдәни эшлекле буларак, дөньяны күп гизәргә туры килә. Болар әдипкә бай тормыш тәҗрибәсе бирә, әдәби материал булып та хезмәт итә. Язучы үз хикәяләрендә яшәешнең гаять актуаль мәсьәләләрен сурәтләп, аларны укучысы игътибарына чыгара. Аның бөтен иҗатын иңләп, шул ук вакытта илһам чыганагы һәм күңел ярасы булып туган як, туган җир, балачак иле тора. Бу темага ул кат-кат әйләнеп кайта һәм аны яңадан-яңа яссылыкларда һәм фәлсәфи тирәнлектә ача. Әдип туган ягын бөтен барлыгы белән ярата һәм сагынып яши. Аның өчен туган җир туып үскән туфрак кына түгел, бәлки кадерле әти-әнисе, бергә уйнап үскән яшьтәшләре, тормышка күнектергән авылдашлары, чишмә-сулары, болыннары белән җанга сеңеп калган табигате, шуңа да ул, шагыйрь әйт-мешли, «төшләргә кереп гел йөдәтә». «Чияләнгән төен», «Безнең әниләр бәхете» хикәяләрендә ата белән ананың онытылмас образлары алга килеп баса. Тормыш шартлары безне туган яктан читкә алып китә дә, ата-анага булган якынлык гомер буе озата бара. Әлеге аерылу газабы аркасында «ата-ана белән очрашуда бала күңелендә була торган моң»ны автор кичереш халәте буларак ача. Меңнәрнең күңел сыкравы булып калган ата-ана белән очрашу һәм саубулла-шу мизгеле, бу мизгелне үзгәртү мөмкин түгеллеге гаҗәеп уңышлы ачкыч-метафора булып килгән «Чияләнгән төен» исеменә чыгарыла.

Р. Мөхәммәдиев, чынбарлык вакыйгалары аша реализмга йөз тотса да, романтик сурәтлелектән һич тә баш тартмый. Аның истәлек-хатирәләр буларак язылган «Прәннекле төшләрем…», «Фәрештә канаты», «Күңел күзе» хикәяләре хис-кичереш тирәнлеге, геройның рухи халәтен психологик анализ ярдәмендә ачуы белән игътибарны җәлеп итә. «Прәннекле төшләрем»дә алты-җиде яшьлек малайның әтисе белән кышкы буранлы көнне Өчиле базарына сыер сатарга баруы сурәтләнә. Чынбарлык һәм малай төшендәге хыял дөньясы үзара үрелеп, тормыш кыенлыкларын салкын акыл белән үтә алган аталардан балаларга күчә барган матурлыкны күрә белү сыйфаты тормыш-көнкүреш вакыйгасында гаять җанлы итеп күз алдына бастырыла.

Җир кешесенең тормышы бервакыттада җиңелдән булмаган. Сугыштан соңгы чорда, бигрәк тә «кукурузлы» елларда яшәү аеруча авырая. «Һәртөрле кимсетелүләргә ничек каршы торырга да халык күңелендә миһербанлык орлыгын ничек саклап калырга?» дигән сорауга «Әкбәр бабай» хикәясендә җавап табабыз. Аның тамыры ата-бабадан килгән яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрне саклауда һәм яклауда, ди автор. Әбисенә ияреп, авыз ачу мәҗлесенә баргач, җиде яшьлек малай өлкәннәрнең үзара ягымлы, ярдәмчел мөнәсәбәтләренә, ризыкка булган ихтирамына сокланып кайта. Ә инде колхоз рәисе Сафинның кукуруз арасыннан чүп үләне җыйган малайларны рәнҗетүенә, аларны яклаган Әкбәр бабайга чыбыркы белән сугуына бәйле, аның күңелендә бу кешегә карата үч алу теләге тудыра. Берникадәр вакыттан соң әлеге шикле-шөбһәле уйларына җавап булырдай хәбәр ишетә: Әкбәр бабай башкалар икеләнеп калган буранлы төндә егылып имгәнгән колхоз рәисен район хастаханәсенә илтеп, аның гомерен саклап кала. Үзенең бу адымын ул болай аңлата: «Барыбыз да бер күк астында йөрибез, ул да – кемнеңдер газиз баласы ич». Шул рәвешле, автор, акыл сатмый гына, гыйбрәтле вакыйга аша тәрбия дәресе биргән Әкбәр бабай алдында тирән хөрмәт белән баш ия.

Р. Мөхәммәдиевнең иң яхшы хикәяләреннән булган «Күңел күзе»ндә табигать сукыр итеп яраткан Зөфәрнең үзенчәлекле образы тудырыла. Әсәрдә лирик башлангыч өстенлек итә, шуңа да үзәктә кешенең күңел дөньясы, хис-кичереш байлыгы торып, аны үзгә бер моң иңләп үтә. Гармунчы һәм җырчы Зөфәрнең күпне күрүче, белүче, тоючы күңел күзенә сокланып та, әрнеп тә карый хикәяләүче. Җыр-моңга гашыйк егетнең күңелендә ярату бар, ярату яши икән. «Яраткан, ярата алган кеше кызганыч та, бәхетсез дә була алмый ул», – ди Зөфәр. Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясендә сурәтләнгән ана белән бала арасындагы рухи матурлыкның башка шартларда һәм яңа төсмерләрдә дәвам ителүен күрәбез бу хикәядә. Маңгай күзеннән бигрәк күңел күзе булган кешенең хис-кичерешләргә бай булуын, дөнья һәм табигать матурлыгын, ярату матурлыгын тоюын искәртә автор.

Халыкның әдәп-әхлагын, иң матур менталь сыйфатларын, сагыш-моңын яклап һәм саклап торучы туган як кешеләренә әдип гомере буе рәхмәтле булып яши. Шуннан килә торган тапкырлык-җорлык, яшәеш фәлсәфәсе, җыр-моң аңа таяныч-терәк булып хезмәт итә. Язучы кешеләре белән бергә туган як табигатен, аның җәнлек-хайваннарын да сокланып сурәтли. Гомумән, кеше табигать дөньясы белән аңлашып, үзара ярдәмләшеп яшәгәндә генә, җәмгыятьтә гармония булачак дип саный ул. «Муенсалы күгәрчен», «Нәни арыслан белән ике саескан», «Алабай», «Урман карачкысы» кебек хикәяләрендә тасвирланган вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмый. Автор, тере җан ияләренең тормышын күзәтеп, берничә мөһим нәтиҗә ясауга китерә: «кешеләрдән аермалы буларак, алар алдый, хәрәмләшә белми»; «аш атканга – аш, таш атканга – таш» белән җавап бирәләр; «табигатьнең тәртибе шундый аның, үзенә игелек кылганны бер җанвар да онытмый – иң кыргый һәм ерткыч дигәннәре дә». Әлеге хикәяләр арасында «Урман карачкысы» дигән гыйбрәтле сюжет көтелмәгән финалы һәм кеше – табигать бергәлеген бөтен тулылыгында аңларга мөмкинлек тудыруы белән аерылып тора. Хикәя герое – урман каравылчысы Нургаязның поши баласын үтергән, үзен атып яралаган браконьерга гаять үзенчәлекле әхлакый сабак бирүе – табигатьне үз иткән кешенең барлык җан ияләренә, шул исәптән кешеләргә дә булган тирән хөрмәтенең чагылышы ул.

Ярату, табигать тарафыннан бирелгән сыйфат буларак, еш кына кешенең асылын билгели. Язучының байтак геройлары мәхәббәттә сыналу үтә. Ярату һәм яраттыра белү дә бәхет чыганагы булып тора. Җыентыктагы «Мадам Анет», «Сания» һәм «Аязучан болытлы һава» хикәяләрендә ярату хисе культ дәрәҗәсенә күтәрелеп сурәтләнә. Хикәяләүче Франция башкаласы Париждан егерме чакрымдагы Изге Женева шәһәрчеге зиратында, атаклы биюче Рудольф Нуриев кабере янында Анет фон Тумен ханымны очрата. Зур булмаган әңгәмәдән аның шулай ук биюче булуы, үзенең Рудисен яратуы һәм хәзер һәр көнне каберенә чәчәк ки-терүе аңлашыла. Әлеге ханымның «Мин үземне Рудольф белән янәшә куерлык биюче идем дип әйтә алмыйм» диюендә Нуриевнең бөеклеген танып, аның таланты алдында баш июе һәм аңа булган хисләренең гаять тирәнлеге чагыла. Мадам Анетның көн саен сәгатьләр буе сөйгәне кабере янында утыруы реалистик әдәбиятта аскетлык күренеше дип бәяләнсә дә, автор әлеге хатын хисләрен шәрык әдәбиятына хас төсмерләрдә, җан мәхәббәтенең суфичыл бирелешендә сурәтли.

Реалистик һәм романтик башлангычлар кушылып киткән «Сания» хикәясенең нигезенә билгеле дәүләт эшлеклесе Ринат Смаковның Сания исемле кызга булган фаҗигале, үкенечле мәхәббәте салынган. Гомере буе сөйгәненә тугрылык саклап, аның якты образын йөрәгендә йөрткән герое алдында автор баш ия. Алар мәхәббәтенең шаһиты булган башкорт җыры «Азамат» – сагыш хисен тагы да көчәйтеп, тормыш драмасын ачуга хезмәт итә.

Татар халкы ярату-яратышуны һәрвакыт яшьләрнең әдәп-әхлагы белән бәйләп бәяләгән. Буыннардан-буыннарга күчеп килгән мәхәббәт тарихлары да нәкъ менә рухи матурлык аша саф мәхәббәткә ирешү турында. Хөсрәү һәм Ширин, Таһир һәм Зөһрә, Сөһәйл һәм Гөлдерсен, Хәлил һәм Галиябану һ. б. язмышлары фаҗигаләр белән тулы булса да, әлеге мәхәббәт каһарманнары, араларына хыянәт кертмичә, тугрылык, сафлык өлгесе булып калалар. «Ачык тәрәзә» хикәясендә бүгенге яшьләрдәге үз-үзенә һәм бер-беренә карата җавапсызлыкның иң матур хисләрне дә юкка чыгаруын, бөреләнә генә башлаган мәхәббәтнең борчу гына алып килүе тасвирлана. Сөйли торган исемнәр дә шуңа ишарә итә. Альбинос һәм Альбиноза – әлеге бер үк төрле мәгънәдәге егет һәм кыз исемен пристаньда эшләүче шкипер агай аңлата: «витамин җитешмәгәнгә, үз төсен югалткан җан иясе». Бу – яшьләргә бирелгән бәя. Әдәп-әхлакны, язылмаган кануннарны оныту, инстинктлар буенча гына яшәү аларның чын асылларын югалту куркынычы алдына куйган. Егет, әлеге халәтеннән арынырга теләп, кызның ачык тәрәзәле йортын эзләп килә. Әмма «берөзлексез яңа тойгылар өермәсендә булырга күнеккән» кызны икенче бер ир-ат куенында күрүе бу омтылышны юкка чыгара. Димәк, ул да, үз «юлы»на кайтып, «агач башында посып, үзенең чираттагы корбанын көтеп утырган урман мәчесе» булып калачак. «Ачык тәрәзә», метафора буларак, кызның өеннән бигрәк, аның эчке дөньясын, биге булмаган күңел халәтен аңлата. Кызның «ачык тәрәзәсе» киләчәктә дә буш тормас – берәүләр керер, икенчеләр чыгар…

 

Вакыйга тәмамланмыйча кала, автор хәтта әлеге азгын яшьләргә хөкем дә чыгармый. Андыйларның яшәү рәвешен икенче хикәясендә башка яктан ача. «Фатыйма апа» хикәясе ике төрле яшәешне гаилә кыйммәтләренә ике төрле карашны тасвирлаган конфликтка нигезләнә. Гомере буе сугыштан кайтмаган ирен көтеп ялгыз яшәгән, намусына «кер түгел, тузан да кундырмаган» Фатыйма әбигә колхозга бер атнага эшкә килгән Эльмира фатирга керә. Ягымлы сөйләшүе, эчкерсезлеге, ихласлыгы белән әби аны үзенең яшь чагына охшата. Әмма кызны беренче көнне үк, ярты төн үткәч кенә, чит кешеләр машинада кайтарып куя. Бу күренеш алдагы көннәрдә дә дәвам итә. Әби, моны авыр кичерсә дә, кызның «нур сибеп» торган йөзен күргәч тынычлана. Соңгы көнне өйгә килеп кергән чит-ят кешене Эльмираның ирем дип атавын, өйдә яшь баласы булуын белгәч, Фатыйма әби аң-акылын югалткан кешедәй тораташ катып кала. Әлеге ике хикәядә дә нәтиҗә ясауны автор укучыга калдыра.

Р. Мөхәммәдиев хикәяләре арасында кешенең яшәеш фәлсәфәсен ачуга хезмәт иткән тулы бер цикл бар. Без еш кына тормыш авырлыгыннан, заман үзгәрешләреннән зарланабыз, башкаларга төртеп күрсәтәбез. Ә үзебезне… күрмибез. Җыентыктагы «Бөҗәк», «Карак», «Бәлеш исе», «Үз кешеләр», «Шамил абый» кебек әсәрләрне, төрле елларда язылган булсалар да, бернәрсә берләштерә – җылы урын, төшемле эш яисә матди байлык өчен теләсә нинди әхлакый кануннарны таптап үтәргә әзер кешеләрнең рухи түбәнлеге. «Бөҗәк» хикәясендә С. Щедрин, А. Чехов, Ф. Әмирхан, Ф. Хөсни һ. б. иҗатында урын алган көлүнең уңышлы традицияләре дәвам ителә. Әсәр совет чоры җәмгыятенә сатира буларак язылган, әмма бүген дә гаять заманча яңгырый. Бернигә дә сәләте булмаган Гаян Баянович түрәләр каршында баш иеп, ялагайлануы белән үзенең кешелек сыйфатларын җуя барса да, коллективта дәрәҗәсе үсә, арта бара. Автор аның кебек меңнәрнең яшәү рәвешен бөҗәккә тиңли. Табигатьне күзәтергә яратучы Гаян Баянович кызыклы нәтиҗәгә килә: «Бөҗәкләрнең һәркайсы… югары үрмәли икән. Ә инде җил исеп куйса, дәррәү түбән коела бөҗәкләр. Бөҗәкләрдә хикмәт бар». Әлеге фәлсәфәне тормыш принцибы итеп алган герой моңа кадәр эшләгән директорлар турында мәгълүмат язылган унике битле дәфтәрнең унберенче битенә үзен теркәп куя, ә соңгы битне ертып ала. Әмма бу вакытта арткы рәттә утырган бер егет унике битле юка дәфтәргә нидер яза башлаган була… Шул рәвешле, әлеге бюрократик системаның кабатланып торуы турында нәтиҗә ясала. Ә инде «Карак» хикәясендә үзләрен җирнең кендеге дип санаган банк хуҗасы, министр, генерал һәм депутатның кешелексез йөзләре ачыла. Үзе белән таныш булган өчен генә зур дәрәҗәгә ирешкән әлеге бәндәләр «халык ни дә, сарык көтүе ни, аермасы калмады» дип сөйләргә дә оялмыйлар. Аларга капма-каршы рәвештә музыкант һәм җырчы Ирфан сурәтләнә. Һәртөрле кимсетелүгә халык җыры белән җавап биргән «карак» кушаматлы Ирфан беренче карашка шулай ук акчага сатылган кебек тоелса да, аның чын караклардан бер башка өстен торуы ачыла. Әлеге квартет башкарган «караклар маршы» үз-үзләренә бирелгән бәя булып тора.

Р. Мөхәммәдиевнең бер төркем хикәяләрендә тәнкыйди башлангыч өстенлек итә. Әдипнең андый әсәрләре йә совет чорын, йә «кыргый капитализм» алып килгән яшәү рәвешен фашлауны максат итә. «Җавап эзлим»дә хикәяләүче сөт-каймак алырга утыз җиде тиен акчасы җитмәгән элекке укытучысын танып ала. «Кайчандыр туган тел һәм әдәбият матурлыгын танырга ярдәм иткән апаны кем шундый хәлгә калдырган?» дигән сорау аның җанын телгәли. «Кыргый атауга сәяхәт» хикәясендә чечен афәтләрен кичеп кайткан Айрат һәм Сергей кебекләрнең туган җирләрендә беркемгә кирәк булмауларын ача автор. Намуслы рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган егетләр шәһәр җитәкчеләре йөзендә чын «мафия» белән очраша һәм туганнарын, якын дусларын югалтып, ерак җирләргә качып китәргә мәҗбүрләр. Автор әлеге система шартларында илдә гаделлек булмаячагына кат-кат инандыра.

Халыкта «ата – улны, ана кызны белми» дигән әйтем булып, ул яшәп килгән тәртипләр, гадәт-йолалар буталып бетүне аңлата. Яңа җәмгыять шартларында әхлакый кыйммәтләрнең алышынуы туганлык мөнәсәбәтләренең бозылуына китерә. Әдип «Бәлеш исе» хикәясендә ялагайлану, яхшатлы булып кылану өчен туганлык сыйфатын аяк астына салып таптаган Бәйрәмгали белән Миләүшә кебекләрне фаш итә һәм аларның эш-гамәлен ачу катыш әрнү белән сурәтли.

Язучының бөтен иҗаты милләт гаме белән сугарылган. Милли яшәеш ул туган җир, аның кешеләре, әхлакый кыйммәтләр системасы, традицияләр дәвамчанлыгы аша туган телгә, халыкның җыр-моңына килеп тоташа. Әдип өчен милләтнең һәр кешесе кыйммәт, шуңа да ул туган телен онытып та үзен татар дип санаучыларны якын итә, аларга ярдәм кулы суза. «Мәҗит абыйдан сәлам…» хикәясендә Американың Нью-Йорк шәһәре читендә яшәүче Мәҗит Гаязетдин улының гыйбрәтле язмышын күз алдына бастыра. Туган җирдән еракта да телен-моңын саклап яшәгән, күңелендә милли хис йөрткән бу кешегә хөрмәте зур аның. Аңа милләтнең бер улы дип карап, үзара ярдәмләшү юлларын эзли. Ә инде «Ай былбылым»да татарча белүчеләрне генә татар дип санап, туган телен начар белүче яисә онытканнарны кире кагучы Тайфунга капма-каршы рәвештә, татарча белмәсә дә, татар моңын тыңлаучы Америка банкирын сурәтли. Авторның карашы ачык: без – бер милләт балалары, бер-беребезне кайсы телдә сөйләшсәк тә аңларга тырышыйк. Безнең бүләр нәрсәбез юк. Бер-беребезне югалту җиңел ул, ә бер югалтканны кире кайтару бик тә авыр… Мөмкин булса әле… Шуңа да ул ерак бабасы Саттар исемле булган Сэм Сатерның татарча җыр тыңларга теләвен аңлап кабул итә. Банкирның «Нинди матур җыр… бер үк җырны, татар җырын җырладык бит без, ә… Ай былбылым… вай былбылым…» дигән сүзләрен милли үзаң, хәтта милли аң чагылышы дәрәҗәсендә кабул итә.

Шулай итеп, Р. Мөхәммәдиев үз хикәяләрендә, лирик-эмоциональ, тәнкыйди, публицистик башлангыч алымнарын иркен файдаланып, яшәешнең төрле якларын сурәтләргә алына, укучысын әхлакый һәм фәлсәфи нәтиҗәләр ясауга китерә. Әдипнең серле, аһәңле теленә, һәр сүзнең тәмен белеп, тоеп язуына сокланмый мөмкин түгел. Әсәр геройларының эш-гамәлләрен, характер сыйфатларын ачу максатында метафора булып килгән күренешләргә, ачкыч-сүзләргә, символларга мөрәҗәгать итә. Шулар аша сурәтләнгән күренешләрне бөтен тулылыгында күз алдына бастыра һәм укучысын әлеге серле әдәби дөньясына алып керә. Үз укучың булып, аның белән серләшә-бәхәсләшә алу – язучының бәхете әнә шунда. Р. Мөхәммәдиев тудырган матурлык дөньясына рәхим ит, кадерле укучы!

Әлфәт Закирҗанов

Хикәяләр

Чияләнгән төен

Ата-ана өенә кайтып керүдән дә күңеллерәк ни бар икән тагы… Капка келәсенә үрелергә өлгермисең, болдырга чыгып җиткән әни тавышын ишетәсең: «Балакаем…» Ул да булмый, бакча ягыннан кулына бер учлам кычыткан, урак тоткан әти күренә. Ул инде сабыррак, ләкин барыбер шатлыгын яшерә алмый, әни алъяпкыч итәген сыпыргалап торганда, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-ике сорау бирергә өлгерә. Шунда гына иркен итеп сулыш аласың: «Исән-саулар…»

Ул да түгел, итәгенә ут капкандай, әни өйгә кереп китә. Күп тә үтми, бер кочак коры утын күтәргән әти дә аның артыннан юнәлә. Күңелгә рәхәтлек иңә, әмма шул рәхәтлектә ниндидер моң да бар. Әйтеп, аңлатып бирүе мөмкин булмаган бер моң…

Ә ишегалдын тутырып тавык-чебеш кайнаша, алар өчен яшел кычытканнан да тәмлерәк әйбер юк диярсең. Йөгерә тавык, йөгерә чебеш, йөгерә каз… Олыгаеп беткән әти дә, әни дә йөгерә. Әле келәттән чыгалар, әле бакчадан, әле кар базыннан. Инде бер яшь әтәчне дә тотарга өлгергәннәр. Ишегалдын ду китереп, ак маңгайлы бозау уйнаклап ала. Аннан курыккан кош-корт, су чәчрәгәндәй, читкә сибелә.

Ул арада чәй дә кайнап чыга. Табын янына утырасың, табыннан җылылык, нур бөркелә. Каян килә ул нур, ул җылылык? Кояшлы тәрәзәләрдәнме? Тәрәзә төбендәге гөлләрдәнме? Әллә инде пар бөркеп утырган самавырданмы? Белмәссең… Ә күңелдә әнә шул җылылыгы, нуры белән бергә моң да бар. Әйтү, аңлату мөмкин булмаган моң газаплый. Шуны куарга, онытырга теләгәндәй, сүз башлыйм:

– Һаман дөнья куасыз инде, ә?

– Юк шул, улым, дөнья безне куа башлады инде.

Әтинең җавабы әзер булган, ахры, ул моны шундук әйтеп ташлады. Әйтеп ташлады… Мин аңламаганга сабыштым.

– Кош-корт, мал-туар асрыйсыз һаман дип әйтүем.

– Әниең бит әнә…

Беләм, әнидән сорасаң, ул әтигә күрсәтәчәк. Ләкин икесе дә абзар-кураларның буш торуы белән килешә алмыйлар. Кетәклекләр ялгыз калса, каз ояларының кирәге бетсә, таң атканда, сыер мөгрәп, әтәч кычкырмаса, аларга нидер җитмәячәк. Нидер җитмәячәк…

Шундук өстәл тартмасыннан хатлар алып, илнең алты тарафыннан килгән хәбәрләр, яңалыклар сөйли башлыйлар. Берсен берсе бүлдереп, сөенешеп, яңа бер дәрт белән… Аннан бераз тынлык урнаша һәм, теләр-теләмәс кенә дигәндәй, әти көрсенеп куя.

– Безгә шул хатлар инде…

– Бөтенләй таралышып беттегез шул… – дип, аңа әни дә кушыла. – Әле яңа гына өй тутырып, шау-гөр килеп йөргән кебек иде.

– Таралыштык шул… – дип килешүдән башка чарам юк. – Тик әлегә берсенең дә борчу китергәне юк бит.

– Шулаен-шулай, улым, – ди әти, – барыгыз да укыдыгыз, эшегез дә ярарлыктыр… Тик без генә менә…

– Соң, әти, нишлисең, язмыштыр инде…

– Язмыш дип, улым, рәнҗеми дә булмый, алты малай үстереп, төп йортта калырга бер улың да булмагач…

– Үзегез ич, әти, балачактан «укыгыз, укыгыз» дип үстердегез.

– Дидек тә бит, укып кеше булсыннар, дип үстерәсең инде аны.

– Соң, кеше булмадыкмыни, әлегә йөзгә кызыллык китергән булмады бит?

– Китермәдегез дә… Әнә күрше Гайнулла ике малай үстерде, икесе дә авылда. Көн җитте исә, капка төпләренә берсе машина, икенчесе трактор белән килә дә туктый. Балкып торган киленнәре, өй тулы бала-чага…

– Без дә кайтабыз бит, Сабантуйлары җиткәч, өйдә баш төртерлек урын калмый.

Бер читтә чынаяклар сөртеп торган әни сүзгә кушыла:

– И-и-и улым, ул Сабантуйларын көтеп алу гына рәхәт. Кыштан саный башлыйбыз, күпме кала, дип. Килеп җитсә, ничек үтеп киткәнен дә сизми калабыз.

– Ярар инде, юкка моңаеп утырмыйк әле, – дим, сүзне икенчегә борырга теләп.

Әти, чәй эчеп утырган җирдән генә үрелеп, бакча як тәрәзәсен ачып җибәрә. Йөзгә җиләс һава килеп бәрелә. Бәрәңге бакчасының куе яшел төсе карашларны иркәләп уза. Өйгә елышып үскән кура ботаклары табынга үрелә, кызарып пешкән җиләкләре менә-менә учыңа өзелеп төшәргә әзер.

– Бакча һаман шулай матур, – дип, соклануымны яшерә алмыйм. – Тагын алмагачлар утырткансыз икән… Әнә ничек матур булып күтәрелгәннәр.

Әти мәгънәле генә итеп башын кашып алды.

– Корыды дип, бакчаны алмагачсыз тотып булмый инде. Өйдәге бушлыктан да туйган.

– Соң, бар җирегез җитеш. Өй дисәң, менә дигән, ашарга бар. Баладан балага кунакка йөреп кенә үткәрерлек, чакырып торабыз.

– Еллар гына имин булсын инде, – дип куйды әни, – шөкер, барысы да бөтен.

Әти генә әйтерсең лә бөтенләй ишетми, чәшкесенә куе итеп чәй ясады да үзалдына сөйләнгәндәй дәвам итте:

– Алмагачы үсәр анысы, боерган булса, алмагачы үсәр. Үткән гомер генә кире кайтмас…

– Зарланасың килә түгелме, әти? Үткәннәрне сагына башладың… Элегрәк, үткән эшкә – салават, дип әйтергә ярата идең.

– Хәзер дә шулай дим, үкенерлек итеп яшәмәдек…

Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы тоныкланыбрак киткәндәй булды. Шулай да ниндидер үкенү чаткысы сизелә иде сыман аның сөйләшүеннән.

– Инде, әти, сез дә үкенсәгез, безгә ни кала? Сугышның башыннан ахырынача танктан чыкмагансың… Көн дими, төн дими эшләгәнсез. Алты бала үстереп, кеше иткәнсез, һаман нидер җитмәгәндәй кыланасыз. Күпме куарга була дөньяны? Сатыгыз да өйне, йөрегез кунактан кунакка, ил буенча, моңа гына хакыгыз бар дип беләм!

 

– Акыллы сүз әйттем дип ялгыша күрмә, улым. Андый киңәшләрегезне туксан тугыз тапкыр ишеткән. Ләкин хет берегезнең менә шушы болындай өй хакында, ата-баба нигезе хакында, аның киләчәктә кем кулына калуы турында уйлап караганы бармы-юкмы?.. Менә шушы нигездә гомер-гомергә бабагызның бабалары яшәп, өй тутырып бала-чага үстергән… Әле әти белән әни мәрхүмнәр җүнләп укый да белми иде… Ә сез алтыгыз да югары белем бетереп, таралышып беттегез.

– Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар…

– Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!

– Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең…

– Дисә, – дип куйды ул шундук, сабырсызланып, – сезгә җирдән аерылыгыз димәгән бит…

Шулчак ачык тәрәзәдән бер баланың елавы ишетелде. Берәр хәл булдымы әллә дип, тастымалга кулын сөртә-сөртә, әти ишеккә юнәлде. Чарасыз, хәрәкәтсез утырудан котылуга шатланып, мин дә аңа иярдем.

Тавыш күрше Гайнулла абыйлар бакчасыннан икән. Киленнәре, әле һаман безне абайламыйча, дүрт-биш яшьлек малайны орышыпмы-орыша.

– Ничә әйтергә була ә, күпме әйтергә?! Ник керәсең кеше бакчасына! – дип, малайга кычыткан белән яный. Ә тегенең, орчык кадәр генә булса да тәҗрибә бар, ахрысы, әнисе кычытканны якынайтырга өлгерми, «чырый»лап кычкырып җибәрә. Билгеле инде, болай иткәч, кычыткан эләкми кала. Үзе елагандай итә, ә күзендә яшьнең бөртеге дә күренми.

– Нәрсә булган, нигә җылатасыз күршене? – дип сорарга өлгермим, әнисе ялт кына карап ала да башын күтәрә. Иелгәндә, ташып чыккан күкрәкләрен каплап, кабалана-кабалана, җиңсез, кыска күлмәгенең итәкләрен тарткалап ала һәм, тиз генә борылып, ни әйтергә дә белми аптыраган хәлдә, бакча капкасына таба «йөзеп» китә. Куе яшел төстәге бәрәңге сабаклары аның тулы, тыгыз балтырларына уралырга теләгәндәй дулкынланып кала.

Ул арада әти килеп җиткән, ул рәшәткә аша гаҗәпләнеп карап торган нәни күршесенә эндәшә:

– Нәрсә, Айдар, бурлыкта эләктеңмени?

– Җук, Мөхәммәтсапа бабай! Сезнең чиянең тәмен генә татып караганыем.

– Ничек соң, тәмлеме?

Малайның авызы ерылып китте. Борынын тартып алды да гел үз итеп сөйләшә башлады:

– Тәмле булмаса ашамасыем. Мин гел тәмлене генә яратам…

– Соң үзегезнеке тәмле түгелмени?

– Җук, безнекен җыялар бит. Ә сезнеке мәмрәп пешкән, ашаучыгыз да җук. – Айдар, рәшәткә янына ук килеп, кара янып пешкән тагы бер чияне өзеп авызына капты. – Сезнең чиядән дә тәмлерәк әйбер дөнҗада җук, Мөхәммәтсапа бабай. Әни генә менә ачулана да ачулана, кычыткан белән куркыта… Ә мин аны җылап куркытам.

– Нигә ачулана соң? – дип, мин дә кушылам. Ә ул әйтерсең минем белән сөйләшергә теләми, җитдиләнеп кала.

– Ә син кем?

– Аларның малае, – дип әтигә ымлыйм.

– Аларның малае җук, җангаллама! Мөхәммәтсапа бабай белән Тәмле апа икәү генә.

– Соң, мин кем булам алай булгач? – дип үҗәтләнгән булам.

– Ә син кунак, малай ул өйдә була, – ди Айдар, мактангандай итеп, – менә мин, малай булгач, өйдә бит…

– Маладис, – дип ачылып китте әти. Айдарның сүзләреннән аның күңеле булган иде. – Ну әйттең үзенә, маладис, Айдар! Күпме газапланып аңлата алмый йөдәгән сүзләремне әйттең дә салдың. Маладис, Айдар!

Дегет чиләгедәй каралып, кояшта янган малай бөтенләй үз булып китте. Кадерен белеп кенә, инде һич тартынусыз чия сыпыртуын белә иде ул. Бер дә алай искитәрлек сүз әйттем дип уйламаса да, үзен мактаулары ошый иде аңа. Чия төшләре аяк астына сибелеп кенә тора.

– Мин бит бур түгел, коймадан карап торганнарын гына ашыйм, әни шуны да белми. Безнең якка карап торгач, ул безнеке була бит, иеме, Мөхәммәтсапа бабай?!

– Шулай булмыйни, күрше, – дип, әти малайның керпедәй тырпаеп торган кара чәчләреннән сыйпап алды. Аннан, купкан рәшәткәгә күрсәтеп, Айдарны үз янына чакырды. – Син аны, Айдар, әниең күрмәгәндә менә шушыннан гына кер дә уртасына утырып рәхәтләнеп аша моннан ары, яме! Әниең күрсә, мин кушты диярсең. Яле, сыясыңмы икән?..

Айдар янә серле генә елмаеп куйды. Ник сыймасын, янәсе. Йомры башын тыгып, керергә генә иткәндә, тәрәзәләреннән әнисе тавышы ишетелде:

– Айдар, мин сиңа нәрсә әйттем?!

– Әниең нәрсә дип әйтте соң, Айдар?

– Бу тишек янына бүтән бармаска кушканые, – диде ул, тәвәккәллеген югалтып, һәм, борынын тарта-тарта, өйләренә таба атлады. Аркан белән тарталармыни – үзе атлый, үзенең күзе чиялектә. Әти, елмаюын яшерә алмыйча, аңа серле генә күз кысып ала. Айдар да, килештек дигәндәй, авызын ерып җавап бирә. Бәрәңге сабакларына абынып-сөрлегеп алгач, миңа телен күрсәтеп, йөгереп кереп китә. Кара син аны… Бер дә үзенә күрә түгел.

Кичен, әти белән әни йокларга яткач, бер ялгызым урамга чыгып уйланып йөрдем, балачак хатирәләрен барладым. Күңелдә әйтеп аңлату түгел, үзем дә тәгаен генә төшенә алмаган каршылыклы уйлар чуалышып беткән иде. Аларның берсен сүтәм, очына чыгам дип тотынасың, икенчесе бәреп керә, аны яңасы бүлдерә. Әти-әни янына, туып үскән җиргә кайтып, шулай тинтерәп йөрү сәер, әлбәттә.

Кеше күзенә чалынасым килмәде, шыпырт кына бакча артларын, су буйларын, тар тыкрыкларны урадым. Тәрәзәләрдә берәм-берәм утлар сүнде. Соң гына, мөгаен, иң соңгы булып Гайнулла абыйларның верандасы да караңгылыкка чумды. Балачакны кайтарырга теләгәндәй, печәнлеккә менеп яттым.

Күзгә йокы керми газаплады. Тынлык газаплады. Ялгызлык газаплады. Хәер, тынлык дигәннең дә үз авазы бар икән – каяндыр чикерткә тавыш биреп ала, сыер күшәгәне ишетелә, кетәклектәге тавыкларның, тигезлек сакларга теләп, кузгалышып алуына кадәр колакка керә. Күз йомыла башлады дигәндә генә, әтинең борчулы сүзләре ишетелгәндәй итә, тәннәр чымырдап куя. Алты бала үстереп тә икәүдән-икәү генә торып калган әти белән әнинең язмышы йөрәкне чәнчеп ала.

…Иртәгә юлга. Калага. Гаиләмә һәм күңел үз иткән эшемә. Нигә сагышланырга соң, бары да анда ич. Бары да анда!.. Ә күңел сыкрый, җанга тынычлык юк. Ә дөнья тып-тын. Ул да түгел, шыгырдап өй ишеге ачылганы ишетелә. Тагы тынлык, аннан капка келәсе шылтырап ала. Тагы тынлык. Тагы келә шылтырый, ишек шыгырдый…

Шулай озак, бик озак ятканнан соң гына, хуш исле печән түшәлгән сәндерәдән торып, ишегалдына, капка төбенә чыгып утырам. Сискәнеп куйганымны абайламый калам. Капка төбендә әни икән.

– Бүген үк китәсеңмени инде, улым, и-и-и бала…

Кама урман хуҗалыгы, 1985
Купите 3 книги одновременно и выберите четвёртую в подарок!

Чтобы воспользоваться акцией, добавьте нужные книги в корзину. Сделать это можно на странице каждой книги, либо в общем списке:

  1. Нажмите на многоточие
    рядом с книгой
  2. Выберите пункт
    «Добавить в корзину»