Читать книгу: «Шигырьләр / Стихи», страница 3
Ямь
Тарыксам хәсрәтем күптән,
Күңелдән һәм янып көйсәм,
Китәм читкә халыктан мин,
Дәхи гыйффәт вә ямь сөйсәм.
Халыктан читтә бар гыйффәт,
Халыктан чит ни бар ямь дә,
Алардан чит, еракта бик
Тыныч шатлык, рәхәт гамь дә…
Рухымнан бар ачу, бар кер
Бетәр төсле, чыгып китсәм
Хәяттән һәм аңа читтән
Торып ләгънәт көлен сипсәм.
Бу ямьсез көннәрем шунда
Гаҗиб бер ямь алыр төсле,
Мәхәббәт мәгъбәде60 күңлем
Мәхәббәт тә табар төсле.
Күңелле булмадым…
Күңелле булмадым, булмам гомергә,
Туганмындыр тугандук кайгы берлә…
Аяз кичләр булып, күктән карансам,
Карыйм үз йолдызымны, тик табалсам,
Табам нурсыз, сүнәр төсле тора ул,
Җиһанга бер бикяр61 ләгънәт ора ул.
Лев Толстой хатирәсенә. Ул үлде
Таң иде һәм күк йөзе гел нур иде,
Җир тыныч һәм ул көмеш дик юл иде,
Ул матур әтраф62, һава тын, саф иде,
Солтанәт63 иткән фәкать инсаф иде.
Читтәрәк юлдан агач бер өй тора,
Ул да бер сирри64 вә гали уй тота…
Кем тора анда вә яхуд кем ята?
Тәрзәдән бер карт мадам ник күз ата?
Нинди сер сөйли ишектән кыз кеше,
Ник мадам керми, ябык ник өй эче?
Бер килә карчык тәрәзәгә, бер китә,
Бар җаныннан тилмерә, аһ-зар итә…
Нинди өй соң ул гади өй, нур ата?
Ул өйдә зөлкибрия65 Лев карт ята.
Ул ята, чын мәңге ямь тапмак була,
Мәңге чын ямь, ул аңа үлмәк була.
«Ямь халыктан чит», – диде ул, җан биреп
Чит бер өйдә һәм аңа шан, дан биреп.
Күрмәде хәтта рәфика66 карчыгын
Һәм баласы – бер кызыннан артыгын.
Кыз ишекне ачты да, ул ни диде?
«Әнкәй, инде кер, әти үлде», – диде.
Үлмәде ул, ул терек, мәңге ул – ай,
Тик халыктан читтә ямь тапты шулай.
1914–1917
Лермонтов шигырьләреннән парчалар
* * *
Язам, язам гамьсез кулым белән,
Монда бик күп еллардан соң дип,
Кыска, әмма авыр бу гомремнән
Нинди булса бер эз калмасын дип…
* * *
Күңелемдә минем, зур диңгездәге кебек,
Җимерек өмидләрдән тау ята.
* * *
Кешеләргә күренгәннән мин яхшырак,
Тышымнан эчем минем күп яктырак…
Ант итәм: тәхкыйрь67, ачу, кинә түгел,
Күңелемдә илгә каршу янган чыраг…
* * *
Күк берлән мин тату булмак телим,
Телим сөю, сөйим димен мин,
Телим табыну, табынып Ходаема,
Игелеккә иман итим дим…
Некрасовтан бер парча. Аналар
Сука белән Пушка (Туп)
(Мәсәл)
Сука бабайны күрде дә Пушка:
– Әй бабай, бире
Карале! – диде. –
Саңгырау мәллә син?
Көн буена мин
Утлар атамын, йортлар ватамын,
Ишеттеңме, йә?
Әйт әле син, я!
Хи-хи, хи-хи, хи!
Син нишләдең? – ди.
Аңа җавапта Сука бабаем
Һич чикми ваем:
– Мин җир сөрдем, – ди.
– Сөрдем дисеңме?! – ди, Пушка сорый. –
Куйсана юкны, көлдермәсәнә,
Юкка сүземне бүлдермәсәнә;
Авылда җан юк, сөрү булырмы,
Миннән яшергән серең бу берме?..
Беләмен инде, эшең беткәндер,
Ял итәр көнең инде җиткәндер, –
Дигәндә Пушка, карт бабай Сука
Җавапта һаман бер сүзне суга:
– Җир сөрдем мин, ди,
Гел сөрәчәкмен! – ди.
Ташлык кына белән чәнечкелек
Булып калган кырда армыенча,
Буразнаны өзми эшләгез гел,
Таң нурыннан – шәфәкъ янгыенча.
Сезнең тату бу эш мөкатдәс ул,
Мәңге аксын аның агышы!
Туп тавышында, утта, кан эчендә
Бар күңелнең сездер сагышы.
Әй сайрашып очкан кыр кошлары!
Кыр-җирләргә төшми калмагыз,
Кыр-җирләргә төшеп, гөлгә кунып,
Сукачыга сәлам сайрагыз!
Күлмәк җыры
(Т. Щепкина-Куперниктан)
Һәрбер каюларын тигез каеп,
Төн ултырып күлмәк тегәмен,
Сугышларга киткән җан дустыма
Шушы булсын минем бүләгем.
Сызлый күңлем, аңар кан савадыр…
Мин соң тагы нишли аламын?
Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын.
Менә тиздән эшем әзер була,
Тегеп бетәм өч-дүрт сулышта…
Тик кем кияр сине, күлмәккәем,
Куркынычлы ерак сугышта?
Кияр микән сине, бәйрәмлектәй,
Сугышка дип җыена башлагач,
Әллә окоплардан чыккач алмашырмы,
Канга баткан киемен ташлагач.
Ничек кисә кисен, име тисен,
Капламасын эчтән уямын,
Хак Тәңремә ихлас коллык кылып,
Бер догалык тегеп куямын.
Әй Ходаем, исән торырмынмы?
Әмма дошман аны атмасын,
Бу күлмәгем гаҗиб калкан булып,
Туп-ядрәдән җанын сакласын!
Сызлый күңлем, аңар кан савадыр…
Мин соң тагын нишли аламын?
Мәгәр егълый-егълый теләк теләп,
Сау кайтуын көтеп каламын.
Ломоносов
Шулай итеп, Архангель мужигы,
Зәхмәт72, мәгарифне чын сөеп,
Үз теләге һәм дә Хода теләгәнчә,
Гакыллы зат булды бер бөек.
Басма сүз
Татар гәзитәләре чыга башлаганга ун ел тулган көнгә багышлана
Дөм караңгы бер хәяттә
Тәңремез тоткын иде,
Анда иркен бер иманга
Юк ирек, ул кол иде.
Тәңредән зур бәхеш73 ителгән
Сүз ясак, уй сер иде,
Сердә дә бер кодсият юк:
Эч нифак74 һәм кер иде…
Ашты чиктән ул хәятнең
Золмәте75… Золмәт һаман
Көн сөрәлмас! Юк, канун бу!
Һәм килер киң бер әман76.
Раст бу булды: күпме күз яшь
Дәрьяларча акты да,
Ерды бикле сүз буасын,
Ерды киң юл яктыга.
Балкыды «Нур», килде «Вакыт» ы,
Исте саф, хөр «Таң» җиле,
Шул заманнан иңде җиргә
Басма сүзләр Җибриле…
Әй, яшә, хөр басма сүз! Яз,
Яз: данлыкла Тәңрене!
Нәрсә корбан китсә дә – бир,
Урнына илт әмрене!
Күр дә, күңлем, Тәңрене бер,
Уйларың тазарт хәзер,
Инде иркен бер иман ит,
Тәңремез азат хәзер!
Киң иман77
…Юк, канәгать итми күңелем!
Тар миңа чикле иман.
Мин мөселман диң имеш тә!
Үсмә, тар тор, тар инан?!
Ник яралганмын, алайса,
Мин адәм дип, аң белән,
Уй, тәфәккер78 миндә мәхдүд79
Булса мәгьдүд80 сан белән?
Туңдымы бер ноктада дин?
Үсмәдеме ул һаман?
Һәрдәм81 әкъса82 бер әмәлгә
Илтмәдеме ул? Әман83!
Юк, канәгать итми күңлем!
Тәкфир84 әһле аңласын,
Эзли, эзли, тынмый күңлем,
Тынмый эзли Алласын!
Ул йоклый
Ул торды
Ах, ул ачкан күзен тутрып,
Карый, ал, ди, кулын сузган,
Алыйм, дим дә карыйм утрып
Чәчен, йә, бер матур тузган!
Ирен, каш, күз, – күрәм, – күнми,
Кушылмый зәүкыма87 бер дә,
Вөҗүдем88 корбан, ул күрми;
Елый, тып-тын ятар җирдә…
Ярый. Әй таң! Талигъ89 агъзып,
Матурлап сип нур-утыңны!
Чырагын бәхтенең кабызып,
Кадап куй, юл бул! Ул торды!
Тәсәлла90
Очрыймсың бәлаләргә, башым, очра!
Шөбһә юк, бер чыгарсың барып очына…
Талдым
1917–1926
Гладиаторлар җыры
(Р. Джованьолиның «Спартак» романыннан)
Азатлык, әй мөкатдәс гам азатлык93!
Мөбарәк ит нурыңла күңелебезне!
Кыен тарткан итәр арзу94 асатлык,
Үзең көч бир, чыдам ит күбебезне!
Золым кыскан белән бетмәс мәхәббәт,
Сиңа теккәнбез, алмый күзебезне!
Нурың күгән чагын безгә мәшәкъкать95
Ләшәйдер96, тик батыр ит үзебезне!
Азатлык, әй мөкатдәс чын азатлык!
Йөзеңне ач, чәчеп үз балкуыңнан,
Очыр бер очкынын, тиз ташла җиргә –
Хакыйкатьнең әзәллек97 ялкыныннан!
Ул очкыннан булып пәйда зур ут бер,
Көчәйсен бар уф орган җан тыныннан!
Вә колларның хәкарәтле98 богавын
Кылычларга әверсен ялкыныннан!
Азатлык, әй мөкатдәс гам азатлык!
Мөбарәк ит нурыңла күңелебезне!
Кыен тарткан итәр арзу асатлык,
Үзең көч бир, чыдам ит күбебезне!
Спартак җыры
(Р. Джованьолиның «Спартак» романыннан)
Туган иде пәлван99 үз илендә,
Азат иде киек кош кебек,
Тау-сахралар иде йөргән җире…
Калган хәзер барсы төш кебек.
Дошманнары басып килделәр дә
Богау салып әсир иттеләр,
Туган йорты, сөйгән ватаныннан
Аерып, ерак алып киттеләр…
Кансыз илгә хәзер ирмәк100 өчен
Үләргә дип пәлван сугыша,
Ачык кырда түгел, тар циркта
Хурлык чигә актык сулышта.
Кан шәүләсе
(«Мәсихы хөррият»101 әсәреннән империалистик сугыш хатирәсе)
Дөньяның бер шомлы чагы иде,
Хәйрәтеннән102 акыл буталган:
Кеше берсен берсе турый-кисә,
Бөтен дөнья йөзен ут алган…
Җир яңгыратып тора туп тавышы,
Кан шәүләсе төшкән күкләргә…
Сатлык җаннар
(«Мәсихы хөррият» әсәреннән)
Урман кисәр балта сабы шулар,
Оят белмәс кара күңелләр…
Ходай үзе биззат103 ясыйм дисә,
Адәм була торган түгелләр.
Сүзем һәм үзем
I. Сүзем
Тутыкмый ул сүз кылычым, кынысында
Тору берлән хаклы бердәм тынышында,
Сайкалыны106 ачарга дип куелган ул
Кара каннан, япкан ирек сугышында.
Җиһадында107 ләшәй108 аңар атар ук та,
Юл өстендә ятар дәрья, янар ут та,
Вәләкин ул әрәм җиргә, ялтрау бирми
Буш һавада, әзерләнгән зәмин юкта.
Күрерсез сез хасимемнең109 аптырашын,
Хак алдында батыйльнең110 дер калтырашын,
Әгәр зәмин әзер булып тоталсагыз
Сез һавадан аның яшен ялтырашын.
Сүз көчле ул, мәгънәле ул, сирәк булса,
Тыңлаучы да сүз аңлаучы зирәк булса;
«Көн» дигәнмен, беләсез, «фәякүн»111 булган,
Тагы әйтермен, тагы булыр, кирәк булса.
Тугры юллы көрәштем мин Алла белән,
Гарше көрси112 ваттым сүздән балга113 белән,
Чөнки үзе бәндә мәхлугы114 булса да,
Патшаларга шул сакчы иде алдау белән.
II. Үзем
Мин тормышта күңел белән генә торып,
Тормыш аны рәхим-шәфкатьсез изсә дә,
Һаман янам сәгадәтне идеал корып,
Барып җиткәч ләкин аннан җил иссә дә.
Һаман бер көй кайгырам тик рәхмәт эзләп,
Бер көй миндә сүрелмәс кан, сүнмәс җан бар,
Йокымны да бүлсә бүлә, рәхәтсезләп,
Миңсылулар, Миңҗамал һәм Миңҗиһаннар…
Аһ!..
Чорналганмын шул мәхәббәт богавына!
Ик-чик белмим матурлыкның мин багына:
Бер зур эштән – бер җиһадтан бушадыммы,
Һаман күңлем матурлыкка тик табына.
Сәгадәттән бер дә өмет кискәнем юк:
Хәят белән арам төенен чишкәнем юк.
Кәсәсеннән хәятнең, раст, авыз итсәм дә,
Ләкин әле төбенә хәтле эчкәнем юк.
Дания Заһидуллина. Сәгыйть Рәмиев иҗаты: тематика һәм образ-сурәтләр үзгәреше
Замандашлары С. Рәмиевнең күперенке чәчле, бөркет карашлы, матур тавышлы чибәр кеше булуын, сәхнәләрдә яттан шигырьләрен укып, бөтен залны үзенә каратуын язалар. Чыннан да, гасыр башы татар дөньясында шагыйрьнең һәр шигыре бер вакыйга кебек кабул ителә, шау-шу тудыра. Чөнки һәр яңа әсәр белән автор татар кешесен үз тормышына, үз тирәлегенә яңача карарга мәҗбүр итә, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланырга чакыра. Зур булмаган иҗат мирасындагы һәр шигырь ярдәмендә шагыйрь укучы – милләттәше, кандашы, рухташы белән сөйләшә.
Рәмиевнең тәүге иҗат җимешләреннән берсе – «Уку» шигыре – риторик эндәш формасында язылган. Лирик герой укучыны белем алырга өнди, укуны бәхетле киләчәк төзүнең бердәнбер юлы итеп күрсәтә. Укуны мактаучы бу шигырьдә строфаның һәр соңгы тезмәсе кабатлана, тезмә ахырларында да кабатлауның бер төре – рәдиф кулланылган. Кабатлау төп фикерне игътибар үзәгенә куя. Автор өчен уку, – кешене югары күтәрүче, хакыйкатькә алып чыгучы, уңай әхлак сыйфатлары тәрбияләүче, байлык һәм дәрәҗәгә ирешергә ярдәм итүче көч. Шигырьдә аның ирләргә дә, хатын-кызларга да иң кирәк, мөһим эш булуы ассызыклана.
Шагыйрьне таныткан «Таң вакыты» шигырендә дә мәгърифәтчелек карашлары урын алган. Бер яктан, лирик герой, – милләтнең киләчәге өчен борчылып, тынычлык тапмый «шашучы» кеше. Шигырьнең язылу сәбәбе дә әйтерсең шуның белән бәйле: лирик герой, үзенең «йокы» дагы милләтенә эндәшеп, аны «мәгърифәтле анадан» туарга, ягъни белемле булырга, тырышырга чакыра.
Шигырь композицион яктан катлаулы. Әсәрнең исеменә үк чыгарылган «таң вакыты» символы аның төп эчтәлеген тәшкил итә. Төп өч (1905 ел хасил иткән яктыру вакыты, татар халкы өчен торгынлыктан чыга башлау чоры, милләтнең киләчәк хакында уйлану дәвере) һәм өстәмә мәгънәләргә ия символ шигырьдә зур бер иҗтимагый катлам булдыра. Ул татар җәмгыятенә бәя бирә: аның «йокы» да – торгынлыкта булуын күрсәтә. Халыкны ике төркемгә аерып, берсенең шушы хәл турында уйлана башлаганлыгын билгели. Ләкин бу төркем дә хәрәкәтсез: «тормыймын үзем, ятам». Шушы күренеш «атадан калган хата» гыйбарәсе белән бәяләнә. Бу төркемгә хас хәрәкәтсезлекнең тарихи факторларга барып тоташуы ассызыклана.
Икенче төркем – тыныч йокыдагылар. Шуның белән янәшә ислам диненең татар җәмгыяте өчен тоткарлык, богау булуы искәртелә.
Шигырьдә уйлап бетерәсе сурәтләр, кинаяле фикер дә урын тапкан. «Хата» гыйбарәсе билге вазифасын үти. Хәзерге вакытка карата хата – бәхетне Алладан көтү, дип әйтелә. Үткән вакытка, тарихка мөнәсәбәтле хатаның нидән гыйбарәт булуы ачык кына күрсәтелми.
Шигырьдә ритм, яңгыраш тудыруның төп чарасы – ялгау.
Таң вакыты… Татар йоклый…
Мин, йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик бер үзем уйланам.
Уйланам, уема батамын…
Ул әһәмиятле гыйбарә яки сүзләрнең тезмә ахырында һәм аннан соңгы тезмә башында кабатлануын тәэмин итә.
Риторик эндәшнең икенче бер формасы «Сызла, күңелем» шигырендә чагылыш таба. Күңеленә мөрәҗәгать итеп, лирик герой аны сызланырга чакыра. Күңелнең сызлануы мәхәббәт-бәхеткә илтүче, яктыга алып баручы чара дип белдерелә. Шуның белән шагыйрь битарафлыкның җәмгыятьтәге кайгы-караңгылыклар сәбәбе икәнлеген күрсәтә. Кабатлаулар ярдәмендә тудырылган төп сурәт – сызлаучы күңел – лирик геройга гына түгел, ә милли җәмгыятьтәге бер төркем кешеләргә дә фәлсәфи бәя бирә. Ләкин әсәр милләт хәленә бәйле сызлану кебек тә, гомумән кешелек турында борчылу булып та укыла ала. Ул кешенең үзенә дошмани тормышта яшәү һәм шул тирәлекне үзгәртү мөмкинлеге, юлы рәвешендә гомумиләшә.
Рәмиев күп кенә шигырьләрендә кешене милләтнең бер вәкиле итеп карый. «Кеше» шигырендәге лирик герой хисләренең, хәл-халәтенең сәбәбе милли җәмгыять белән бәйле. Лирик герой үзен «шул татарның бер баласымын» дип атый. Аның борчылулары да милли җирлекле. Шагыйрь гасыр башы әдәбиятында мәгълүм «кара көч» символына мөрәҗәгать итә, ләкин бу символга гадәти булмаган мәгънә салына. Әйтерсең кара көч – татар халкында буыннан-буынга тапшырылучы явызлык, ягъни башка кешегә начарлык теләү һәм эшләү. Шушы фикер соңгы строфада тагын бер тапкыр кабатлана: «елан – эчтән, болай – тыштан» гыйбарәсе ярдәмендә «кеше» нең төп сыйфаты аерып чыгарыла. Нәтиҗәдә милли мәсьәләләр дә татар җәмгыяте «кеше» ләренә хас шушы сыйфатка барып тоташа кебек күренә. Лирик герой һәм башкалар кискен ике якка аерып куела. Шуның белән лирик геройның бүтәннәр кебек булмауда ялгызлыгы, көчсезлеге хис көчәйтү чарасына әверелә. Ләкин лирик геройның «елан» түгеллеге әхлак кануннарын югалткан җәмгыятьтә башка типтагы кешеләрнең дә булуына өмет уята.
«Минутлар» шигырендә әлеге ялгыз лирик герой чын бәхетне татырга ярдәм итә алуын белдерә. «…Шул татарлык башына кунмак булам» гыйбарәсе лирик геройның халыкны үз артыннан ияртү, милли сафларның башында бару теләге кебек яңгырый. Халыктан аерып куелган лирик герой үзенең миссиясен «яшерен бер фәрештә – ак бәхет» булуда күрә.
«Басма сүз» шигыре «татар гәзитәләре чыга башлаганга ун ел тулган көнгә багышлана». Әсәрдә башка милли мәсьәлә – вакытлы матбугат туу хакында сүз алып барыла. Шагыйрь аның бер сыйфатын – «Тәңре» дип аталган иманны азат итүен югары күтәрә, шуңа шатлануын белдерә. «Киң иман» шигырендә башланган сөйләшү дәвам итә: лирик герой иманны икегә – мөселманлык һәм шәхси яки милли иманга аера. Мөселманлык аша белдерелгән иман белән канәгатьләнмичә, киң иман – үз Алласын эзләүче герой тудыра. Милли җәмгыятьтәге кешеләр ике чиккә бүленә: мөселманлык иманы белән яшәүчеләр һәм үз иманын эзләүчеләр. Нәтиҗәдә гасыр башы татар дөньясына бәя бирелә. Мөселман булып яшәүчеләрдә фикернең чикләнгән булуы, яңа иман эзләүчеләрдә рухи хөрлеккә омтылыш шушы бәянең төп кыйммәтләре итеп күр- сәтелә.
Шулай итеп, С. Рәмиевнең күп кенә шигырьләре милли проблемаларга мөрәҗәгать итү, милли-иҗтимагый бәя бирергә омтылу белән аерылып тора. Аларның лирик герое – татарның бер баласы, үз милләтенең хәле өчен борчылучы һәм ачынучы, халыкны үзе артыннан ияртеп, башка тормышка алып чыгу хакында хыялланучы, милли җәмгыятькә ачык күз белән карый алган кеше. Милләтнең үзгәрүенә комачаулый торган сыйфатлар, тарихи сәбәпләр хакында уйланучы лирик геройның карашлары үзгәреш кичерә. Беренче шигырьләрендә мәгърифәтчеләрчә, халыкны уку, белем алу ярдәмендә үзгәртергә мөмкин дип ышану көчле булса, тора-бара лирик герой милләт өчен үзгә яшәү баскычына аяк басу вакытының ерак икәнлеген аңлый, ләкин шушы мөмкин булмау дәрәҗәсендәге миссиягә үз өлешен кертергә, үз гомерен корбан итәргә әзер булуы белән сокландыра. Бу тип шигырьләрнең лирик герое – драматик характер. Әсәрләрдә символлар, кабатлаулар, кабатлауга нигезләнгән башка стилистик фигуралар әһәмиятле роль уйный.
Бер төркем шигырьләрдә фәлсәфә, милли-иҗтимагый тамырлы булмыйча, гомумән Яшәешкә мөнәсәбәтле белдерелә. Лирик герой да үзгәрә.
Шундыйларның берсе – «Алданган» шигыре. Лирик герой – дөньядан ваз кичү хәленә аяк баскан кеше. Ул, хакыйкатьне таба алмыйча, тормыш – үзе дә иллюзия, дигән фикергә кадәр килеп җитә. Яшәешкә бәя биреп, аның кешегә – газап чыганагы, мәхәббәт урынына – аерылу китерүче, башка кешеләрне елан кебек күрсәтүче булуы хакында сөйләнә. Градация алымы – тормышның иң начар якларын бер-бер артлы санап баруның ахырында дөньяга ләгънәт һәм нәфрәт белдерелгәч, соңгы строфада сорау яңгырый. Лирик геройның өмете – яңадан шат-рәхәт вакытлар килүгә ышанычы бетмәгәнлекне күрсәтеп, ул кешенең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә ташланулы халәтен күз алдына бастыра. Димәк, яшәүнең дөньядан ваз кичү һәм бәхет тату кебек бер-берсен алыштырып килүче этаплардан гыйбарәт булуы – шигырьдәге фәлсәфәнең үзәге. Кешене шушы халәтләрнең үзгәреп торуы яшәтә, ул – яшәеш механизмы.
Охшаш дулкындагы «Мин үләм» шигыре дә борчылулы-кайгылы халәтне тергезә. Аның сәбәбе шулай ук фәлсәфи планда белдерелә: ул тормышның үлем белән төгәлләнү заруриятен үз эченә ала. Сызлану фәлсәфәсе шушы заруриятнең җир йөзенә кайгы китерүен аңлата. Табигать, дөнья, кеше яшәүнең үлемгә якынаю икәнен аңлаган минутта, кайгы хисе пәйда була. Шигырьдә яшь гөл-чәчәкләрнең, урман-суларның, агач-бакчаларның моңда, кайгыда булуы тасвирлана. Бу хистән азат яшәү мөмкин түгел, ди шагыйрь («Һәммәсе бер кайгылы көй / Көйлиләр: ул – «мин үләм»). Һәм табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген ассызыклап, шуның юкка чыгуына – кешенең дә үлемгә баруына – үкенеч хисе белдерелә. Матурлыкка соклану, аның юкка чыгачагын аңлап үкенү, кайгыру шигырьдә лирик герой хисләренең капма-каршы ике чиге булып тора. Антиномия алымы хисләр каршылыгы һәм сурәтләр каршылыгында чагыла.
Мөбарәк – бәхетле, җитешле.
Нурыңла – нурың белән.
Зәмин – җирлек.